Портал:Индуизм

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
үзгәртү 

Индуизм

Ом. Кулланучыларга Индуизм (Һинд дине) порталы тәкъдим ителә. Монда Индуизм турында мәкаләләр урнаштырырга, шулай ук һинд динен күп кеше тоткан илләр, шәһәрләр, авыллар турында мәгълүмат өстәргә җыенабыз.

үзгәртү 

Шәп мәкалә

Һинди свастикасы, дини билге

Һинд дине яки Һиндуизм Көньяк Азиядә, иң күбесе Һиндстанда доминант дин яки яшәү рәвеше. Гәрчә Һинд дине составында төрле фәлсәфәләр булса да, ул уртак концепцияләр, шул ук текст чыганаклары, уртак йола техникалары, космология һәм изге урыннарга зиярәт кылу белән берләштерелгән. Аның составына (башка деноминацияләр арасында) Шайвизм, Вайшнавизм һәм Шактизм керә , һәрберсе уралган ышанулар һәм гамәлләр төрлелеге белән. 1 миллиард тарафдар белән Һинд дине Христианлык һәм Исламнан соң дөньяда өченче иң зур дин.

Һинд дине дөньяда "иң борынгы дин" дип аталган. Кайбер кулланучылар аны (Санатани, санскр. (IAST) Санатана Дхарма), "мәңге канун" яки "мәңге ысул" дип атыйлар. Көнбатыш галимнәре Һинд динен төрле һинд мәдәниятләре һәм йолалары синтезы буларак күрәләр. Аның тамырлары арасында соң Веда чорының Веда дине һәм аның Брахманнар статусына йогынтысы, әмма шулай ук Һинд Үзәне Цивилизациясе диннәре һәм киң таралган җирле йолалар һәм бер нигезләүче юк булу. Ул самимилек, тере җанварларны җәрәхәтләмәү (аһимса), түземлелек, хәлгә керү, үзеңне чикләү, мәрхәмәтлелек һәм башка шундыйлар кебек мәңге бурычлар үтәргә куша.

үзгәртү 

Шәп рәсем

Сингапурда Гопурам сыны
үзгәртү 

Беләсезме

үзгәртү 

Яңа мәкаләләр

"Махашиваратри" ул күбесенчә Шива Ходае хөрмәтенә ел саен уздырыла торган Һинд дине фестивале. Һинду календареның һәрбер ай-кояш аеның "Шиваратри" бар, бу айның 13-енче/14-енче көне, ләкин елына бер мәртәбә (Февраль/Мартта яки Фалгунада һәм аңа кадәр яз килгәнче, "Маха Шиваратри" билгеләнә, бу "Шиваның Бөек Төне" аңлата.

Бу Һинд динендә төп фестиваль, ләкин ул изге һәм тормышта һәм дөньяда "караңгылыкны һәм наданлыкны җиңеп чыгу"ны истә тотуны аңлата. Ул Шиваны истә тотып һәм догалар укылып, Индуизмда ашаудан тыелулар, Йога эшләүдән һәм әхлак һәм корбаннар турында, мәсәлән үз-үзеңне контрольдә тоту, самимилек, башкаларны җәрәхәтләмәү, гафу итү һәм Шиваны ачуны үзенә кертә. Дәртле тугрылыклылар төн буе йокламыйча уздыралар. Башкалар Шива гыйбадәтханәләренә баралар яки дини сәяхәтләр өчен Джьйотирлингамларга баралар. Бу борынгы Һинду фестивале һәм аның кайчан барлыкка килүе мәгълүм түгел.
үзгәртү 

Мин булыша алганым

Википедияның татар-телле бүлегендәге Индуизм белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Шәхес

Джигме Палбар Биста яки Джигме Дордже Трандуиль Биста (1930 ел, Ло Мантанг, Непал) - Непалга керүче Мустанг патшалыгының соңгы патшасы, 1965 елдан 2008 елның 7 октябрь көненә (илдә монархия юкка чыгарылганына) кадәр вазифаларны башкара.

Ул патшалыкны 1400-енче елда нигезләгән риваять сугышчысы Аме Палның туры варисы, 25-енче хөкемдар. Аның рәсми титулы Гьялпо яки Непал формасында Раджа.

Джигме Палбар 1930-ынчы ел тирәсендә патшалыкның башкаласында, Ло Мантанг сараенда туган, Ангун Тенцинг Тандул патшаның кече улы булган. Ул Көньяк-көнбатыш Тибетта, Шигадзеда шәхси укуларын тәмамлаган һәм 1950-нче елда өйләнгән. Патша рәсми рәвештә һинд динен тота һәм өстәмә исем Биста ала. Турыдан туры варислары булмау сәбәпле, Джигме Палбар Биста үзенең туганының улын (энесен) варис итәргә ниятләнә. Джигме Биста Амарасингхе Палбар.

Мустанг Патшалыгы, халыкта шулай ук Ло буларак билгеле, Аннапурна массивыннан төньякка таба, Кали Гандаки елгасының үзәнендә Непал һәм Тибет арасындагы чигендә 2563 квадрат километр колачлый. 32 торак пунктта 6000 тирәсе яшәүче Тибет диалектларында сөйләшә һәм Буддизм динен тота. 20 гасырның уртасына кадәр Мустанг Непал дәүләтендә автономияле территория булган. Тибетны Кытай басып алгач һәм сәүдә юллары таркалудан соң, ил үзенең бәйсезлеген югалта һәм Непал административ структурасында төньяк Мустанг районының тулысынча интеграцияләнгән өлеше булып китә. Хәзерге вакытта (2007) Ло патшалыгына җәяү яки җайдак буларак барып җитәргә мөмкин.

үзгәртү 

Төркемнәр

үзгәртү 

Мәкаләләр

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Диннәр

Ибраһими диннәр: Ислам • Христианлык • Яһүдилек
Һинд диннәре: Буддизм • Джайнизм • Индуизм • Сикхизм
Көнчыгыш Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Даосизм • Конфуцийчылык • Фалун гон • Шинто
Үзәк Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Тәңречелек
Көнбатыш Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Бахаи • Зороастризм
Яңа диннәр: Рамакришнаизм • Саентология • Фалун гон
Аурупа диннәре: Викка • Грек мифологиясе • Мәҗүсилек • Эллинизм
Башкалар: Астрология • Атеизм • Мифология • Нонтеизм

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү