Парашура́ма (санскр. परशुराम, санскр. (IAST) paraśurāma, турыдан-туры мәгънәдә «балта белән Рама») — Вишну Дашаватарның алтынчысы, ике куллы, җәя һәм сугыш балтасы тота торган сакаллы ир кеше. Вишну Парашурама буларак брахманнар варнасын кшатрийлар җәберләвеннән коткарыр өчен килгән.[1] Ренука һәм Джамадагниның бишенче улы, Бхишма, Дрона һәм Карнаның укытучысы. Парашурама Курукшетрада Сугыштан баш тарткан. "Вишну-пурана"да Парушараманың тарихы тәфсилләп сөйләнә. Парашурама Ренука һәм Джамадагниның улы булган. Бер юлы, Картавирья исемле патша, сунар вакытында Джамадагни алачыгына килгән. Джамадагни Патша якыннарын үзенең теләсә нинди үтенечне үти торган Камадхену сыеры ярдәмендә мул итеп сыйлаган. Патша, сыерның могъҗизалы сыйфатлары белән шак катып, хәкимнән бу могъҗизалы хайванны бирергә сораган. Хәким моннан баш тарткан, шунда патшаның улы Джамадагнины үтергән. Патшаның сунардан кайтуы вакытында Парашурама моның турында белеп изгелекне хурлаудан ярсуы килеп, Картавирья артыннан куган, куып җиткән һәм үтергән. Шуннан соң Парашурама кшатрийлар варнасын бетерергә булган һәм җирдә барлык кшатрийларны 21 мәртәбә юк иткән. Бу үтерүләрне башкарып, ул ярлыкау ритуалларын башкарып, яуланган җирләрне Кашьяпа ришига биргән, ә үзе тауларга китеп, изге Мандара тавында гөнаһларыннан ярлыкау сораган. Җир, кеше һәм беренче кеше яратылуның мәгънәсен аңлаткан башка элегрәк килүче чагылышлардан аермалы буларак, бу юлы Вишну илаһи тәртип яратылышы актын күрсәткән.[1]

Парашурама һәм Рама

үзгәртү

Кшатрийларны юк иткәч, Парашурама сугыш коралын бер генә мәртәбә үзенең ышануын ныгыту өчен алган. Дашартханың кәрваны Митхиладан чыкканда, зур җил купты һәм яңа өйләнгән Рама каршына Парашурама чыккан, ул Раманың илаһи табигатендә икеләнгән. Ул Рамага Вишнуның илаһи җәясен тәкъдим иткән, - Шива җәясенең игезәге булган, ул беренче җәя искереп ватылучан булып киткән дип санаган. Әмма Рамага якын килгәч, аңа ышанган һәм аңа бу бөек җәяне Вишну Ходаена бүләк буларак биргән. Бу җәя белән Рама Ланка утравына киткән һәм Парашураманың бүләге Рамага бик булышкан.

Сынчылыкта Парашурама

үзгәртү

Парашураманың буй озынлыгы 120 ангул булырга тиеш (сын ясаучының урта бармагының урта фалангасының киңлеге). Ул джата таҗын һәм изге бауны һәм шулай ук боланның тирене кияргә тиеш. Аның куллары ике, я дүрт. Әгәр дә аның кулы ике икән, уң кулда ул парашаны (сугыш балтасын) тотарга тиеш [1], ә сул кулы - шучи-мудрада - бу берәр нәрсәгә ишарә. Әгәр дә аның кулы дүрт икән, ул аларда сугыш балтасын, кылычны, җәяне һәм укны тотарга тиеш.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Жуковский В. И.,Копцева Н. П., Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие.,Красноярский государственный университет, 2005

Сылтамалар

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Жуковский, Копцева, 2005