Дашавата́ра (санскр. दशावतार, санскр. (IAST) daśāvatāra) — Пураналарда тәфсилләп тасвирланган Вишну Ходаеның ун төп аватары (Вайшнавизмның кайбер традицияләрендә - Кришнаның). Вайшнавизм фәлсәфәсендә аватара (санскр. अवतार, санскр. (IAST) avatāra) гадәттә "чагылыш" яки "килү" мәгънәсендә кулланыла, ә даша (санскр. दश, санскр. (IAST) daśa) сүзе Санскритта "ун" сүзен аңлата. Болар шулай аталган маха-аватарлар (бөек аватарлар). Дашаватарларның исемлеге «Гаруда-пурана»да китерелгән (1.86.10-11). Анда шулай ук миссиялары иң әһәмиятле булган аватарлар ассызыклана. Бу исемлектә күпчелек аватарлар лила-аватарлар буларак сыйфатлана. Беренче дүртесе Сатья-югада килгән (Һинд дине циклында дүрт юга яки эпохаларның беренчесе). Киләсе өч аватар Трета-Югада килгән, сигезенче чагылыш Двапара-югада, ә тугызынчысы Кали-югада. Унынчы аватара хәзерге Кали-юга эпохасының ахырында киләчәк дип алдан әйтелгән.

Аватар Позиция Юга[1]
Матсья 1 Сатья Юга
Курма 2
Вараха 3
Нарасимха 4
Вамана 5 Трета Юга
Парашурама 6
Рама 7
Баларама (8) Двапара Юга
Кришна (8, 9)
Буддха (9) Кали Юга
Калки 10

Тикшерүчеләр фикеренчә, Вишну аватарларның концепциясе Шатапатха-брахманада бар[2][3][4].

Дашаватарлар үзгәртү

  1. Матсья (санскр. मत्स्य, санскр. (IAST) matsya, «балык»)[5] — балык булып чагылып, Вишну Бөтендөнья су басу вакытында җиденче Мануны коткара — Вайвасватаны, һәм шулай ук күп ришиларны һәм Ману үзе белән корабка алган барлык үсемлекләрнең орлыкларын. «Бхагавата-пурана» юрамасы буенча, Вишну бу аватарада Хаягрива шәйтанын үтерә һәм шәйтан тарафыннан урланган Ведаларны кайтара.
  2. Курма (санскр. कूर्म, санскр. (IAST) kūrma, «ташбака»)[5] — Вишну Ходае ташбака буларак дөнья океаны төбенә төшеп су басу вакытындагы беткән зиннәтләрне коткара. Ходайлар һәм асуралар ташбака өстендә Мандара тавын болгаткыч итеп куялар, аның тирәли Васуки(Шеша) еланын ураталар һәм океанны яза башлыйлар, аннан алар амританы, Лакшмины, Айны, Рамбхаапсарасын, Сурабхины һәм кайбер башка изге мәхлукатларны һәм предметларны алалар.
  3. Вараха (санскр. वराह, санскр. (IAST) varāha, «вепрь»)[5] — Хираньякша шәйтаны океанда батырган җирне коткарыр өчен, Вишну кабан дуңгызы булып чагылып шәйтанны мең ел дәвам иткән бәрелештә җиңгән һәм җирне үз казык тешләрендә күтәргән.
  4. Нарасимха (санскр. नरसिंह, санскр. (IAST) narasiṃha, «арслан-кеше»)[5]. Бу аватарда Вишну җирне Хираньякашипу шәйтаны тираниясеннән арындыра, ул аны Арслан башлы һәм кеше тәнле җанвар - Нарасимха кыяфәтен алып кисәкләргә өзә.
  5. Вамана (санскр. वामन, санскр. (IAST) vāmana, «кәрлә»)[5] — дайтьялар патшасы Бали үзенең аскетик батырлыкларына күрә өч дөнья трилока (күк, җир, җир асты) өстеннән хөкемдарлыкка ия булган һәм Дэваларны буйсындырган. Ходайлар анасы Адити Вишнуга ярдәм өчен мөрәҗәгать иткән һәм шунда ул кәрлә кыяфәтендә Бали алдында пәйда булып, аннан өч адым белән үлчи алган кадәр җирне сораган. Рөхсәт алып, Вишну беренче ике адым белән бөтен Галәмне каплаган, әмма өченче адымны ясамаган, чөнки Бали аңа атлар өчен үзенең башын тәкъдим иткән.
  6. Парашурама (санскр. परशुराम, санскр. (IAST) paraśurāma, «балталы Рама»)[5] — Джамадагни брахманының улы буларак чагылып, Вишну биниһая кшатрийларны юк итеп дөньяда хөкемдарлыкны брахманнарга биргән.
  7. Рама (санскр. राम, санскр. (IAST) rāma, «сокландыргыч»)[5] — Айодхьяның патшасы һәм патшазадәсе, Трета-югада килгән. Вишну ходаеның идеаль патша һәм ир буларак чагышылышы.
  8. Кришна (санскр. कृष्ण, санскр. (IAST) kṛṣṇa «караңгы» яки «бар нәрсәне дә үзенә җәлеп итүче»)[5] — Двапара-югада үзенең туганы Баларама белән килгән. Гаудия-вайшнавизм, нимбарка-сампрадая һәм валлабха-сампрадая кебек Кришнаизм традицияләрендә Кришна Аватар дип түгел, ә Сваям-бхагаван дип санала - Ходайның иң югары формасы һәм барлык аватарларның чыганагы, шул исәптән, Вишнуның да. "Бхагавата-пурана" буенча Кришнаның бертуганы Баларама Ананта-шешаның чагылышы булган. Вайшнавизмның күпчелек агымнарында Баларама шулай ук Вишнуның Аватары буларак кабул ителә. Будда турында искә алу булмаган дашаватар исемлекләрендә, Баларама Вишнуның тугызынчы Аватарасы буларак искә алына.
  9. Гаутама Будда (санскр. गौतम बुद्ध «яктыртылган»)[5] — Кали-юга да асурларны Ведалар изгелегендә кире инандырып аларны көчләреннән мәхрүм итү максаты белән килгән. Вишнуның бу чагылышының икенче сәбәбе булып гөнаһлы һәм динсез кешеләрдә Ведаларның изгелегендә һәм изге ритуалларның башкаруының мәҗбүрилегендә кире инандырып, аларны юк итү булган. Будда Ведик хикәяләргә соңрак кертелгән дигән фикерләр дә бар. [5]
  10. Калки (санскр. कल्कि, санскр. (IAST) kalki «мәңгелек», яки «вакыт», яки «гөнаһны юк итүче»)[5] — ак атта кара Вишну, аның кылычы ялтырый торган, ул явыз кешеләрне юк итә, Дхарманы торгыза һәм дөньяның киләсе яңартылуын әзерли. Бу "киләсе", Вишнуның мәһди аватары һәм ул Пурана хронологиясе буенча Кали-юганың ахырында киләчәк, ягъни безнең эраның 428 899 елда бетәчәк Һинд дине вакыт циклында.
 
Вишнуның Дашаватарасы. 1771-79 еллар, Андхра-Прадеш, Һиндстан. Виктория һәм Альберт Музее, Лондон.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Жуковский, Владимир Ильич, Копцева Н. П., Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие., Красноярск, Красноярский государственный университет, 2005

Сылтамалар үзгәртү

  1. J.P. VASWANI (2017). Dasavatara. Jaico Publishing House. pp. 12 - 14. https://books.google.com/books?id=eSNADwAAQBAJ&pg=PT13&dq=Matsya#v=onepage&q=Matsya&f=false. 
  2. Мифы народов мира. П. А. Гринцер «Зарождение представления об Аватарах засвидетельствовано в брахманах. Согласно „Шатапатха-брахмане“, Праджапати однажды воплотился в вепря и поднял на клыках землю из мирового океана (XIV 1,2,11), а в другой раз — в черепаху, которая породила все живые существа (VII 5,1,5). В той же „Шатапатха-брахмане“ (I,8,1) Праджапати воплощается в чудесную рыбу, которая спасает первочеловека Ману от всемирного потопа. Миф об аватарах всех богов во главе с Нараяной».
  3. Индийская Философия. Энциклопедия. В. К. Шохин «Однако к середине I тыс. н. э. формируется представление о десяти основных Аватарах Вишну: 1) Рыба (Матсья), спасшая от потопа прародителя людей Ману, его семью, семь муррецов-риши и Веды (сюжет заимствован из „Шатапатха-брахманы“ I.8.1); 2) Черепаха (Курма), добывшая погибшие во время потопа сокровища из мирового океана, в их числе напиток бессмертия (амрита), „корову желаний“ Сурабху и богиню Лакшми (сюжет заимствован из той же „Шатапатха-брахманы“ VІІ.5.1); 3) Вепрь (Вараха), убивший демона Хираньякшу и поднявший землю из вод космич. океана на своих клыках (ср. Шатапатха-брахмана XIV.1.2)»
  4. Древнеиндийская цивилизация. Г. М. Бонгард-Левин «В „Шатапатха-брахмане“ впервые прямо говорится, что „Вишну был карликом“. Наиболее древней считается та часть теории аватар, в которой фиксируется связь Вишну с обитателями вод — черепахой (курма) и рыбой (матсья). В брахманах она выступает в качестве космического символа: две створки её панциря обозначают небо и земную твердь, пространство между ними — атмосферу и населяющий её мир богов. Эта своеобразная „тройственность“ делает черепаху аналогом „космического Вишну“ с его тремя шагами. Причины вхождения „вселенской черепахи“ в ведийский пантеон, строго говоря, неясны; известно только, что уже в „Шатапатха-брахмане“ Праджапати перед творением мира принимает её облик. Характерно, что Праджапати иногда принимает облик варахи, предваряя (как и в случае с другими зооморфными аватарами) последующую „функцию“ Вишну».
  5. 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 Жуковский, Копцева, 2005