Вараха
Вара́ха (санскр. वराह) — Вишнуның кабан дуңгызы образында килгән өченче Аватарасы.
Вараха Җирне(Притхиви) Галәми Гарбходака төбенә алып киткән Хираньякша шәйтанын үтерү өчен килгән.[1] Мең ел дәвам иткән каршы яклар арасындагы бәрелештә Вараха җиңеп чыккан.[1] Үзенең казык тешләрендә (кайвакыт - бер казык тешендә) ул Җирне океаннан алып чыгып аны Галәмнең тиешле урынына кире куйган.[2] Бу Аватарада Вишну Притхивига өйләнгән. Бу Аватара яңа кальпаның башының символы булып тора.
Сәнгатьтә образы
үзгәртүСәнгатьтә Варах я тулысынча хайван (кабан дуңгызы) кыяфәтендә, я кайбер антропоморфик хасиятләр белән, кеше тәнендә кабан башы белән сурәтләнә.[2] Үзенең соңгы формасында аның дүрт кулы бар, аларның икесендә ул көпчәк һәм кабырчыкны тота. Ике калганы, кагыйдә буларак тукмарны, кылыч яки лотосны, я бөтенләй бер мудраны күрсәтә. Вишну-Вихараның сыны дүрт торышта була:[2]
- кулларын ботларына куеп ялгыз тора торган итеп.
- Адишеша еланының капюшонында утыручы Бхуми-дэвины кочаклап торучы итеп.
- сукх-асана торышында калкулыкта утыручы итеп.
- тезендә Лакшми белән калкулыкта сукх-асана торышында утыручы итеп.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Булич, Сергей Константинович, Варага-Аватара
- Жуковский, Владимир Ильич, Копцева, Наталья Петровна, Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие.,Красноярский государственный университет, 2005
- ↑ 1,0 1,1 Булич С. К. Варага-Аватара // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Жуковский, Копцева, 2005