Төп менюны ачу

«Ватан-ана» һәйкәле

«Ватан-ана» мемориаль комплексыТатарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Чаллы шәһәрендә 1975 елда ачылган мемориаль комплекс. Чаллы шәһәрен гәүдәләндерүче төп символларның берсе. Ватандашлар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан чаллылылар хөрмәтенә, Муса Җәлил проспекты белән Студентлар урамы кисешкән чатта куелган. Мемориаль комплексны төзүдә турыдан-туры 69 оешма катнашкан. Һәйкәлнең авырлыгы 3 мең тонна, биеклеге 14 м, озынлыгы 24 м.

Һәйкәл бик кыска срокларда, 1975 елның гыйнвар аенда башланып, 9 майга, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына, төзелеп бетәргә тиеш була. Һәйкәл төзелешен оештыручы итеп, Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитеты рәисенең капиталь төзелеш һәм коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча (беренче) урынбасары Биктимер Гыйниятулла улы Мурясов, монументның архитекторы итеп Чаллы шәһәренең баш архитекторы Р.С. Насыйров, корылманың баш конструкторы итеп «Татаргражданпроект» институтының эшләрне проектлау бүлеге баш инженеры В.И. Матвеев, проектның баш инженеры итеп Хәлиулла Абдрахман улы Айдабулов билгеләнә. Һәйкәлнең авторы – Илдар Ханов.

↪ Дәвамы


Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте (рус. Научное общество татароведения) — 1923 елда Казанда хасил була. Татарларны, аларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән. Җәмгыятьнең беренче тантаналы утырышы 1923 елның 30 маенда татар һәм рус галимнәре катнашында үткәрелә. Рәисе итеп — Н. Н. Фирсов, рәис урынбасары итеп — Г. Ибраһимов сайланалар. Җәмгыятьнең беренче утырышында ук М. Г. Худяковның Казан ханлыгы тарихы буенча язылган хезмәтенең нәтиҗәләре белән таныштырган чыгышы тыңлана.

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең эшләү юнәлеше билгеләнә һәм түбәндәге план кабул ителә:

  1. Тарих буенча эшләү
  2. Статистика һәм икътисад буенча эшчәнлек
  3. Әдәбият буенча эшләү
  4. Сәнгать өлкәсендә эшчәнлек
  5. Этнография буенча эшчәнлек
  6. Табигать буенча эшчәнлек
  7. Татар халкын өйрәнү буенча библиография төзү.

Җәмгыятьнең эшчәнлеге матди нигез булмау белән авырлаша. Нәкъ әлеге фактор Казан Кирмәне яисә болгар харәбәләре урыннарында археологик эзләнүләр үткәрергә комачаулый. Шуның белән бергә, бу авырлыкларга карамастан, кайбер нәтиҗәләргә ирешелә. Н.Н. Фирсов Мәскәүдә Үзәк Дәүләт Архивында Идел буе татарлары тарихы буенча документларны нөсхәләү бәхетенә ирешә. Икенчедән, М.Г. Худяков Татарстан Республикасының археологик картасын төзи. Болардан тыш, Г. Ибраһимов татарлар турында яңа тарихны, массачыл көрәш тарихын, XX гасырда татарлар арасында инкыйлаби һәм эшчеләр хәрәкәтен өйрәнү эшен башлый. Г. Гобәйдуллинның бик зур хезмәт көче белән татар халкы тарихын өйрәнү буенча библиографик күрсәтмә төзелә.

Җәмгыять 1925 елдан русча һәм татарча “Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” журналын чыгара (1930 елда ябыла). ↪ Дәвамы


Ateshgah - "Fire Temple".JPG
Shihabetdin Marcani.jpg



Украина бәйсезлеге көне

Жан-Мишель Жарр


Ilham Shakirov.gif Бу атнада өмә арабыздан киткән олуг җырчы Илһам Шакировка (1935–2019) багышлана.

Соңгы өмәләр:
1 атна элек: {{Сәйяр (1907–1918) труппасы}}
2 атна элек: 1637 tat.jpg Татарлар — Советлар Берлеге Каһарманнары исемлеген мәкаләләр белән тулыландыру
3 атна элек: Medistub.svg Медицина турында мәкаләләр язу һәм яхшырту


Ярдәм бүлеге — Википедияны үзгәртү эшендә ярдәм итү бүлеге.
Җәмгыять үзәге — Яңалыклар, проектлар һ.б.
Бәхәслек — Татар Википедиясе форумы.


Wikipedia проекты табышсыз Wikimedia Фонды тарафыннан оештырылды. Wikimedia шулай ук ирекле эчтәлек белән күптелле булган башка wiki проектларны да алып бара:


Башка телдә уку