Чуашстан татарлары
Чуашстан татарлары — татарларның Чуашстанда яшәүче территориаль төркеме.
Чуашстан татарлары | |
Үз аталышы |
татарлар |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине |
мөселманнар |
Бүтән халыкка керүе |
Тарихлары
үзгәртүРеспублика территориясе алдан Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Казан губернасы составына кергән.[1]
XVI гасрының икенче яртысында Сыры елгасы юуенча чик буе ныгытмаларын саклау өчен йомышлы татар-мишәрләр күчерелә, XVII гасырда Гөбенә һәм Бола елгалары бассейннары үзләштерелә.[1]
XVIII гасырда казан татарлары авыллары (Янгелде һәм Әлмән авыллары) нигезләнә.[1]
Таралышлары
үзгәртү2010 елда Чуашстанндә 34 214 татар кешесе яшәгән[2][3] (1959 елда — 31 357,[4] 1989 елда — 35 689,[5] 2002 елда — 36 279 кеше[6][1]).
Татарлар, тупланып, Чабаксар (2010 елда — 4777 кеше), Канаш (3956), Яңа Чабаксар (1600) шәһәрләрендә; Батыр (10512), Комсомол (7370), Шомырша (1601), Епрәч (656), Козловка (605) һәм Ялчык (332) районнарында яшиләр.[1]
Республикада унтугыз татар (Каенлык, Кече Шыгырдан, Кызыл Камыш, Кызыл Чишмә, Кыр Бикшеге, Озын Куак, Сориле, Татар Согыты, Татар Тимәше, Татар Шорыты, Тигәнәле, Тукай, Урмай, Шыгырдан, Янгелде, Яңа Бикшек, Яңа Чепкас, Әлмән, Әхмәт) һәм ун чуаш-татар (Албус-Сөрби, Асан, Байтирәк, Баскак, Имәнкисәге, Көчек, Муллалы, Татар Ивашкиносы, Яңа Александровка (Комсомол районы), Өч Балтай) 2 чуаш-мордва-татар (Мордва Төкесе, Буа) авылы бар.
Күренекле кешеләре
үзгәртү- Советлар Союзы Геройлары Г. Г. Гобәйдуллин, Б. С. Рәхимов һәм М. Г. Салихов,
- Дан орденының тулы кавалерлары Я. Г. Бикчәнтәев һәм Б. С. Төхфәтуллов,
- биология фәннәре докторы Р. А. Абзалов,
- техник фәннәр докторлары С. М. Миңнуллин һәм ТР ФА академигы Җ. Ш. Сөләйманов,
- философия фәннәре докторы Ә. З. Фәизов,
- журналист Д. М. Гыйсметдинов.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2019-01-07, retrieved 2021-03-08
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Красноярская область
- ↑ Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Красноярская область
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
Чыганаклар
үзгәртү- Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л. М. Айнутдинова, Б. Л. Хамидуллин. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. — 336 с.