Озын Куак (чуаш. Ыхра Çырми, рус. Долгий Остров) - Чуашстанның Батыр районына керүче татар авылы.

Озын Куак
Нигезләнү датасы 1601
Рәсми исем Озын Куак һәм Ыхра Çырми
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Долгоостровское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Долгоостровское сельское поселение[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 874 (2010)[2],
962 (2012)[3]
Почта индексы 429272
Рәсми веб-сайт dolgi-ostrov.ucoz.ru
Җирле телефон коды 8 3532 64
Карта

Тарихы

үзгәртү

Озын Куак – элек Сембер губернасының Буа өязе Шыгырдан вулысы авылы. Авыл урнашкан урында элек агачлар аеруча биек булып үскәннәр. Шуңа күрә аңа Озын Куак дип исем кушканнар. Чөнки борынгы заманнарда Озын Куак авылы урынында тоташ куе урманнар үскән. Авылның татарча һәм чувашча исемнәре бөтенләй туры килми. Ыхра Çырми – бу авыл яныннан агучы елга исеме. Ә русча исеме бөтенләй башка мәгънә аңлата: долгий остров – озак утрау, длинный остров – озын утрау.

Озын Куак авылына Гөбенә елгасы белән кисешкән җирдә төзелеш тәмамланганнан соң, ә Карлы елгасы белән кисешкән җирдә төзелеш башланганнан соң нигез салына. Рус дәүләтенең чикләре ногай гаскәрләренең һөҗүменнән азат ителгәч, хәзерге Батыр районы барлыкка килә. Кисешкән урындагы төзелештә эшләргә чуашлар, татарлар, мордвалар, руслар җәлеп ителә башлый. Аларга җир бүлеп бирелә, гаилә корырга рөхсәт ителә. Шунда хезмәт итүче татарлар 1600 нче еллар башында Озын Куак авылына нигез салалар.

Рухи тормыш

үзгәртү
 
Озын Куак мәчете

Беренче мәхаллә – агач, соборлы мәчет, халыктан җыелган акчага төзелгән. 1 катлы, озынлыгы – 9 саж., киңлеге – 3,5 саж.., биеклеге – 9,5 саж. Мулла Нуретдин Валеев 1886 нчы елда имам-хатыйб, мөгаллим итеп билгеләнә. Мәхәлләдә 19нчы гасыр ахырында 476 өй хуҗасы, 152 аксакал саналган.

1936нчы елда ЧАССРның башкарма комитет үзәге тарафыннан мәчетнең ябылуы раслана. Мәчетнең бинасы сакланмаган. 1901 елда яңа мәчет ачу эше артыннан йөрү башлана. Яңа мәхәллә ачу рөхсәте белән мөрәҗәгать итү турындагы җыелыш була. Ләкин Сембер губернасы идарәсе 1902нче елның 7 июлендә бу үтенечне кире кага. Үтенечне кире кагуның сәбәпләре: акча булмау, урынының таләпләргә туры килмәве, авыл халкының күп өлешенең өйдә тормавы һәм ярлылыгы. Әмма берничә ел дәвамында авыл халкыннан яңа гаризалар килеп тора һәм 1906нчы елда яңа мәчет төзергә рөхсәт бирелә. 1905 нче елда Иш-Суринск авылы крестьяны Сибгатулла Абдрахманов мулла булып сайлана. Ул 1875 нче елгы, Казанда 1905нче елда 4 сыйныфлы шәһәр училещесын тәмамлый һәм шул ук елда имам-хатыйб, мөгаллим исеме бирелү турында Ырынбур Рухи Магометан Җыенының таныклыгын ала.

1923 нче елда икенче мәхәллә мәчете төзелә. Ул агачтан, алты почмаклы, бер катлы, озынлыгы – 9 саж., киңлеге – 3,75 саж., манара белән бергә озынлыгы – 10 саж.

1938нче елда ЧАССРның Югары советы президиумы тарафыннан мәчет ябыла һәм мәктәп итеп үзгәртелә. Мәчетнең бинасы сакланмаган, яңа мәктәп төзелгән.

1990-1991 нче елларда яңа мәчет төзелә. Ул ике катлы, беренче каты таштан, икенчесе агачтан, озынлыгы – 9,5 саж., киңлеге – 3,75 саж., манара белән бергә озынлыгы – 9саж. Мәхәлләдә 20 кеше. Имам-хатыйбы – Фәизов Рәхимулла Шәфигулла улы. Ул 1929 нче елгы, 7 сыйныф белемле, 1990нчы елда Уфа мәдрәсәсен читтән торып бетерә.

1999 нчы елда авылның тыныч һәм матур почмагында икенче мәчет ачылды. Мулласы – Даутов Ахмадулла Зәйдулла улы. 1935нче елгы, 9 сыйныф белемле. 2008нче елда мулла булып сайланган. Мәчет авыл халкыннан җыелган акчага төзелгән. Бинасы Сәхәлин һәм Колхоз урамнарына якын “Текә” елгасының яр буенда урнашкан.

Күренекле кешеләре

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, населённых пунктов Чувашской Республики
  3. Численность населения районов Чувашской Республики