Чуашстан Республикасы (Чуашия, чуаш. Чӑва́ш Республики́, Çovaş Respupliki, چأۋاش رەسپوپلېكې, рус. Чувашская Республика) — Россия Федерациясе составына кергән республика. Башкаласы — Чабаксар шәһәре.

Чуашстан
Байрак
Илтамга
Башкала Чабаксар
Халык саны 1 207 875 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 13 февраль 1992 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү
Рәсми тел рус теле, чуаш теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 18,300 км²
Координатлар 55.45944°N 47.09611°E Edit this on Wikidata
RU-CU Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Олег Николаев (1969)
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Халык саны – 1 251 619 кеше (2010). Мәйданы – 18 300 км².

Дәүләт телләре буларак чуаш һәм рус телләре исәпләнә.

География үзгәртү

Як Россия субъекты
Төньяк Мари Ил
Көнбатыш Түбән Новгород өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Мордовия
Көньяк Сембер өлкәсе
Көнчыгыш Татарстан

Чуашстан Республикасы Көнчыгыш Европа тигезлегендә, күбесенчә Иделнең уң ярында, Сыры һәм Зөя елгалар арасында урнаша. Чуашстанның иң биек ноктасы — 286,6 м (Шомырша районының Яблоновка авылы янында).

Файдалы казылмалар үзгәртү

Фосфоритлар, янучан сланец (запаслар — 199,1 млн. т.), торф чыганаклары.

Климат үзгәртү

Климат — уртача континенталь, июльнең уртача температурасы — +19,3 °С, гыйнварның уртача температурасы — -12,7 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 450—500 мм.

Гидрография үзгәртү

Төп елгалар — Идел (Чабаксар сусаклагычы), Сыры, Цивиль, Аниш, Бездна, Киря, Меня, Гөбенә, Бола.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үзгәртү

Республиканың төньяк районнарда — кәсле-көлсу туфраклар, көньяк-көнбатышында — кара туфраклар. Республика күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша (Идел аръягындагы өлеше төньяк тайга кече зонасында урнаша). Урманнар территориянең якынча 32% өлешне биләп торалар; нарат, чыршы, каен, имән, юкә күпчелеген тәшкил итәләр.[1]

Хайваннар дөньясы: көрән аю, бүре, төлке, урман мәчесе, сусар, ондатра, тиен, сөркә, янутсыман эт, поши, һ.б.

Тыюлыклар үзгәртү

  • Сыры буе тыюлыгы
  • «Чăваш Вăрмане» («Чуаш урманы») милли паркы

Тарих үзгәртү

Чуашия территориясендә неолит, палеолит һәм мезолит памятниклары сакланып калганнар. Безнең эрага кадәр 3-нче меңъеллыкта Урта Иделгә фин-угыр кабиләләр арасында көньяктан килгән Фатьяново һәм Баланово археологик культуралары кабиләләре барлыкка киләләр; безнең эрага кадәр 2-нче меңъеллыкта монда Абашево һәм бура археологик культуралары кабиләләре киләләр. Алар белән монда терлекчелек, китмән игенчелеге барлыкка киләләр.

X гасырда Урта Иделдә Идел буе Болгары барлыкка килә. 1236 елда Идел буе Болгарны Алтын Урда гаскәрләре яулап алалар. Чуашиянең төньяк районнарга күчереп урнашкан болгарлар һәм фин-угыр халыклары аралашу нәтиҗәсендә XV гасырда чуаш халкы барлыкка килә.

1551 елда тау ягында торучы, ә 1552 елда болын ягында торучы чуашлар территорияләре Мәскәү дәүләтенә кушылалар. 15521600 еллар эчендә Чабаксар (беренче тапкыр 1469 елда телгә алына), Алатыр, Чуел һәм Ядернә ныгытмалары төзеләлгәннәр.

Казан ханлыгы яулап алуыннан соң чуашларга православ дине көчләп кертелә башлый.

1552 елдан чуаш җирләре Казан сарае Приказы белән идарә иткәннәр. 1708 елда алар Казан губернасы составына кертеләләр.

18911894 елларда Мәскәү-Казан тимер юлының АлатырШәехран (Канаш) — Казан тимер юл сызыгы төзелә.

1917 елның революциягә кадәр хәзерге Чуашстан җирләре Казан (Козьмодемьянск, Чабаксар, Ядернә, Чуел өязләре) һәм Сембер (Курмыш, Алатыр, Буа өязләре) губерналары составында булганнар.

1920 елның 24 июнендә Чуаш автономияле өлкәсе барлыкка килә. 1925 елның 25 апрелендә ул Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

19291936 елларда республика Түбән Новгород крае (1932 елданГорький крае) составында булган.

1992 елның 13 февральдә «Чуаш ССРның исемен үзгәртү турында» законы кабул итүдән соң, Чуаш ССР үз исемен Чуашия Республикасына алыштыра.[2]

Административ-территориаль бүленеше үзгәртү

Чуаш Республикасында 21 административ район , 9 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы бистә, 1700гә якын авыл исәпләнә.

Башкала үзгәртү

Башкаласы — 500 меңнән артык кеше яшәгән Чабаксар шәһәре.

Муниципаль районнар үзгәртү

 
Чуашия административ картасы
Район Чуашча исеме Үзәге
1 Алатыр районы Улатăр районĕ Алатыр шәһәре
2 Әлек районы Элĕк районĕ Әлек авылы
3 Батыр районы Патăрьел районĕ Батыр авылы
4 Урнар районы Вăрнар районĕ Урнар бистәсе
5 Епрәч районы Йĕпреç районĕ Епрәч бистәсе
6 Канаш районы Канаш районĕ Канаш шәһәре
7 Кузлаука районы Куславкка районĕ Кузлаука шәһәре
8 Комсомол районы Комсомольски районĕ Комсомол авылы
9 Красноармейски районы Красноармейски районĕ Красноармейское авылы
10 Кызыл Чутай районы Хĕрлĕ Чутай районĕ Кызыл Чутай авылы
11 Мария Посады районы Сĕнтĕрвăрри районĕ Мария Посады шәһәре
12 Моргауш районы Муркаш районĕ Моргауш авылы
13 Порецк районы Пăрачкав районĕ Порецки авылы
14 Ормар районы Вăрмар районĕ Ормар бистәсе
15 Чуел районы Çĕрпӳ районĕ Чуел шәһәре
16 Чабаксар районы Шупашкар районĕ Күгеш бистәсе[3]
17 Шомырша районы Шăмăршă районĕ Шомырша авылы
18 Шөмерлә районы Çĕмĕрле районĕ Шөмерлә шәһәре
19 Ядернә районы Етĕрне районĕ Ядернә шәһәре
20 Ялчык районы Елчĕк районĕ Ялчык авылы
21 Янтык районы Тăвай районĕ Янтык авылы

Халык үзгәртү

Моны да карагыз: Чуашия халкы

Милли составы үзгәртү

2010 ел буенча Республикада 106 төрле милләт вәкиле яши дип санала.

Милләт 1926 ел,
мең кеше (*)
1939 ел,
мең кеше (*)
1959 ел,
мең кеше (*)
1970 ,
мең кеше (*)
1979,
мең кеше (*)
1989,
мең кеше (*)
2002,
тыс. чел. (* 2011 елның 10 октябрь көнендә архивланган.)
2010 ел
мең кеше [4]
чуашлар 667,7 (74,7 %) 777,2 (72,2 %) 770,4 (73,0 %) 856,2 (70,0 %) 887,7 (68,4 %) 906,9 (67,8 %) 889,3 (67,7 %) 814,8 (67,7 %)
руслар 178,9 (20,0 %) 241,4 (22,4 %) 263,7 (24,0 %) 299,2 (24,5 %) 338,2 (26,0 %) 357,1 (26,7 %) 348,5 (26,5 %) 323,3 (26,9 %)
татарлар 22,6 (2,5 %) 29,0 (2,7 %) 31,4 (2,9 %) 36,2 (3,0 %) 37,6 (2,9 %) 35,7 (2,7 %) 36,4 (2,8 %) 34,2 (2,8 %)
мордвалар 24,0 (2,7 %) 22,5 (2,1 %) 23,9 (2,2 %) 21,0 (1,7 %) 20,3 (1,6 %) 18,7 (1,4 %) 16,0 (1,2 %) 13,0 (1,1 %)

2002 ел нәтиҗәләре буенча Чуаш Республикасы милли составы[5]:

Милләт Саны (кеше) Процентларда
Чуашлар 889 268 67,69 %
Руслар 348 543 26,53 %
Татарлар 36 401 2,77 %
Мордвалар 16 383 1,25 %
Украиннар 6 422 0,49 %
Чирмешләр 3 600 0,27 %
Белоруслар 1 881 0,14 %
Әрмәннәр 1 261 0,14 %
Әзериләр 857 0,07 %
Чегәннәр 751 0,06 %
Алманнар 520 0,05 %

Торак пунктлар үзгәртү

 
Чабаксар
 
Яңа Чабаксар
 
Канаш

Урын Шәһәр Чуашча исеме Русча исеме

 
Алатыр
 
Чуел
 
Мария Посады

1 Чабаксар Шупашкар Чебоксары
2 Яңа Чабаксар Çĕнĕ Шупашкар Новочебоксарск
3 Канаш Канаш Канаш
4 Алатыр Улатăр Алатырь
5 Шөмерле Çĕмĕрле Шумерля
6 Чуел Çĕрпӳ Цивильск
7 Күгеш Кӳкеç Кугеси
8 Кузлаука Куславкка Козловка
9 Урнар Вăрнар Вурнары
10 Ядернә Етĕрне Ядрин
11 Мария Посады Сĕнтĕрвăрри Мариинский Посад
12 Епрәч Йĕпреç Ибреси
13 Яңа Лапсар Çĕнĕ Лапсар Новые Лапсары
14 Порецки Пăрачкав Порецкое
15 Ормар Вăрмар Урмары
16 Батыр Патăрьел Батырево
17 Шыгырдан Шăнкăртам Шыгырдан
18 Комсомольски Комсомольски Комсомольское
19 Красноармейски Красноармейски Красноармейское
20 Шомырша Шăмăршă Шемурша
[6]


Икътисад үзгәртү

Чуаш Республикасы Идел-Нократ икътисади районына керә.

Сәнәгать үзгәртү

Республиканың сәнәгате күбесенчә Чабаксарда һәм Яңа Чабаксарда урнаша (монда Чуашиядә сәнәгый продукциясенең 72,7% өлеше җитештерелгән).[7] Яңа Чабаксарда Чабаксар ГЭСы урнаша.

Канашта автоагрегатлар заводы һәм вагоннар ремонтлау заводы, Алатырда приборлар төзү заводы, Шөмерледә автофургоннар комбинаты махсус автомбильләр заводы урнашалар.

Мәдәният үзгәртү

Дәүләт төзелеше үзгәртү

 
Чуашстан хөкүмәте йорты

Республиканың төп кануны — 2000 елда кабул иткән Чуашия Республикасы Конституциясе.

2012 елга кадәр, Чуваш республикасы рәсми рәвештә дәүләт статусына ия иде. Чувашия конституциясендә (6 нчы версия — 2011 елның 13 сентябре 46 46) түбәндәгеләр төзәтелде: "Чуаш Республикасы — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт)."

Чуашия Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Чуашия Республикасы башлыгы (2012 елга кадәр — Чуашия Республикасы Президенты).

Чуашстан Президентлары үзгәртү

Чуашстан Башлыклары үзгәртү

Чуашия Республикасы Дәүләт Советы — иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы, 44 кәнәфидән тора.

Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы. Башлыгы — премьер-министр.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү