Чуел өязе (рус. Цивильский уезд, чуаш. Çĕрпӳ уесĕ) — Казан губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Чуел өязе
рус. Цивильский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
3 466 км²
Халык саны
161 948 кеше[1]

Өяз үзәге — Чуел шәһәре.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Өяз яки губерна
Төньяк Чабаксар өязе
Көнбатыш Ядернә өязе
Төньяк-көнчыгыш Зөя өязе
Көньяк-көнчыгыш Тәтеш өязе
Төньяк Сембер губернасы

Тарих үзгәртү

Чуел өязе 1781 елда Казан наместниклылыгы (1796 елдан — губерна) эчендә барлыкка килә.

1920 елның 24 июньдә Чуаш автонмияле өлкәсе составына кертелгән. 1921 елда аның составыннан Батыр өязе аерылып чыгарылган.

1925 елның 21 апрельдән Чуаш АССР составына кертелә.

1927 елда өяз юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Цивльск районы оештырылган.

Административ бүленеш үзгәртү

1913 елда Чуел өязендә 12 волость бар иде.

Халык үзгәртү

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча):

Чуел өязе
Тел Кешеләр саны %
чуаш 130 903 80,83
татар 16 323 10,08
рус 14 678 9,06
мордва 24 0,01
поляк 6 ~0,00
алман 5 ~0,00
чирмеш 4 ~0,00
украин 1 ~0,00
яһуд 1 ~0,00
башка 3 ~0,00
Чуел шәһәре (2 336 кеше)
Тел Кешеләр саны %
рус 1 904 81,51
чуаш 374 16,01
татар 45 1,93
поляк 4 0,17
чирмеш 4 0,17
украин 1 0,04
литва 1 0,04
башка 3 0,13

Искәрмәләр үзгәртү