Ядернә өязе (рус. Ядринский уезд, чуаш. Етĕрне уесĕ) — Казан губернасы, Чуаш автономияле өлкәсе һәм Чуаш АССР эчендә административ-территориаль берәмлек.

Ядернә өязе
рус. Ядринский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
2 881 чакрым²
Халык саны
154 493 кеше[1]

Өяз шәһәре — Ядернә (рус. Ядрин, чуаш. Етĕрне) шәһәре.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Өяз яки губерна
Төньяк Козьмодемьянск өязе
Көнчыгыш Чабаксар өязе
Көньяк
Көньяк-көнбатыш
Сембер губернасы
Көнбатыш Түбән Новгород губернасы

Тарих үзгәртү

Ядернә өязе 1590-елларда 1590 елда нигезләнгән Ядернә шәһәре тирәсендә оешкан. 1708 елга кадәр Казан сарае Приказы белән идарә ителгән. 1708 елда Казан губернасына кертелгән; алты үткәч, Түбән Новгород губернасына кертелгән; 1719 елда аның Алатыр провинциясенә теркәп куелган. 1796 елда Казан губернасына кертелгән.

1920 елның 24 июньдә Чуаш автонмияле өлкәсе составына кертелгән.

1925 елның 21 апрельдән Чуаш АССР составына кертелә.

1927 елда өяз юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Ядернә районы оештырылган.

Административ бүленеше үзгәртү

1913 елда 13 вулыска бүленгән.

Халык үзгәртү

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча):

Ядернә өязе
Тел Кешеләр саны %
чуаш 140 404 90,88
рус 47 607 9,05
татар 41 0,03
мордва 26 0,02
украин 15 0,01
поляк 10 0,01
литва 3 0,01
алман 2 ~0,00
башка 13 0,01
Ядернә шәһәре (2 454 кеше)
Тел Кешеләр саны %
рус 2 379 96,94
чуаш 58 2,36
поляк 7 0,29
литва 3 0,12
мордва 3 0,12
алман 1 0,04
татар 1 0,04
башка 2 0,08

Искәрмәләр үзгәртү