Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы

РСФСРга кергән автоном республика
(Чуаш АССР битеннән юнәлтелде)

Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Чувашская Автономная Советская Социалистическая Республика, чуаш. Чăваш Автономиллĕ Социаллă Совет Республики, иске офографиясе:Ꚋăваш Автономлӑ Сотсиаллă Совет Респуплӗкӗ) — РСФСР эчендәге автономияле республика.

Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы
рус. Чувашская Автономная Советская Социалистическая Республика
чуаш. Чăваш Автономиллĕ Социаллă Совет Республики


21 апрель 1925 ел — 24 октябрь 1990 ел



Байрак Герб
Шигарь
рус. «Пролетарии всех стран, соединяйтесь!»
чуаш. «Пĕтĕм тĕнчери пролетарисем, пĕрлешĕр!»
Башкала Чабаксар
Тел(ләр) чуаш, рус
Акча берәмлеге сум
Мәйдан 18 343 кв. км
Халык 1 338 023 кеше (1989)
Идарә итү төре Совет республикасы
Чуашия байрагы Чуашия тарихы

Чуашиядә борынгы җәмгыять
Урта гасырлар

Һуннар империясе (434 — VI гасыр)
Хәзәр каһанлыгы (650—969)
Идел буе Болгары (X гасыр — 1240)
Алтын Урда (1240 — 1438)
Казан ханлыгы (1438 — 1552)

Русия патшалыгы составында

Казан сарае Приказы (1552 — 1708)

Русия империясе составында

Казан губернасы (1708 — 1920)
Сембер губернасы (1796 — 1924)

ССРБ составында

Чуаш автономияле өлкәсе (1920 — 1925)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1925 — 1990)
Чуаш Совет Социалистик Республикасы
(1990 — 1992)

Русия Федерациясе составында

Чуаш Республикасы (1992 елдан)


«Чуашия» порталы

Башкала — Чабаксар шәһәре.

Тарих үзгәртү

Чуаш АССР Чуаш автономияле өлкәсе территориясендә 1925 елның 21 апрелендә оештырыла.

1926 елның 31 гыйнварында Чуаш АССР-ның беренче Конституциясе кабул ителә. Чуаш АССР Конституциясе тексты РСФСР Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Советлары съезды тарафыннан расланмый. Нәтиҗәдә, Чуваш АССРның эшчәнлеге 1924 елгы СССР Конституциясе һәм 1925 елгы РСФСР Конституциясе, шулай ук Чуаш АССРда кабул ителгән закон актлары нигезендә гамәлгә ашырыла[1].

19291936 елларда республика Түбән Новгород крае (1932 елданГорький крае) составында булган.

1937 елның 18 июлендә Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы Конституциясе кабул ителә.[2]

1961 елда республика Яңа Чабаксар шәһәренең төзелеше башлана.

1990 елның 24 аперлендә Чуашиянең Югары Советы суверенитет турында декларацияне һәм республиканың яңа исемен (Чуаш Совет Социалистик Республикасы, Чуаш ССР) кабул итә.

1992 елның 13 февральдә «Чуаш ССРның исеме үзгәреш турында» законы кабул итүдән соң, Чуаш ССР үз исемен Чуаш Республикасына алыштыра[3].

Халык үзгәртү

Мииләт 1926,
мең кеше (*)
1939,
мең кеше (*)
1959,
мең кеше (*)
1970,
мең кеше (*)
1979,
мең кеше (*)
1989,
мең кеше (*)
чуашлар 667,7 (74,7 %) 777,2 (72,2 %) 770,4 (73,0 %) 856,2 (70,0 %) 887,7 (68,4 %) 906,9 (67,8 %)
руслар 178,9 (20,0 %) 241,4 (22,4 %) 263,7 (24,0 %) 299,2 (24,5 %) 338,2 (26,0 %) 357,1 (26,7 %)
татарлар 22,6 (2,5 %) 29,0 (2,7 %) 31,4 (2,9 %) 36,2 (3,0 %) 37,6 (2,9 %) 35,7 (2,7 %)
мордва 24,0 (2,7 %) 22,5 (2,1 %) 23,9 (2,2 %) 21,0 (1,7 %) 20,3 (1,6 %) 18,7 (1,4 %)
барлыгы 849,2 (100,0 %) 1 076,8 (100,0 %) 1 097,9 (100,0 %) 1 223,7 (100,0 %) 1 298,6 (100,0 %) 1 338,0 (100,0 %)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү