Чуашлар

күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык

Чуашлар (tat.lat. Çuaşlar, үз исемнәре — чӑвашсем) — күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык. Гомуми халык саны — 1842,3 мең кеше. Россия Федерациясендә 1776,3 мең чуаш яши. Татарстанда — 132,4 мең.

Чуашлар
Үз аталышы

Чӑвашсем

гомуми сан

1 509 300 кеше кеше[1]

яшәү җире
Теле

Чуаш теле

Дине

Православие

Commons-logo.svg Чуашлар Викиҗыентыкта

ТелҮзгәртү

Төп мәкалә: Чуаш теле

АтамаҮзгәртү

Әүвәл веда дип аталган бу халыкка чуваш, исеме бик соң килеп кергән.

Бу исемнең этимологиясен аңлау өчен, мариларның чувашларны суасламари дип атауларына игътибар итәргә кирәк.

Суаслар (болгарларның җирле бабалары) марилар белән гасырлар буе аралашып яшәгәннәр. Суас һәм мари кушылуыннан хәзерге чувашларның борынгы бабалары формалашкан булырга тиеш.

Башта алар үзләрен веда дип атаганнар. Веда — борынгы марича су төшенчәсен белдерә торган сүз ул.

Руслар — элек, мордвалар хәзер дә чувашларны веда (ветьке) дип атыйлар. Ләкин суас һәм мари кушылуыннан барлыкка килгән халыкта суаслар өстенлек алганнар булса кирәк, чөнки ал арда соңрак веда этнонимы суас сүзе белән алмаштырылган.

Бу процессны суас үзатамасының, әкренләп, татар этнонимы белән алмашынуы да тизләткән булырга мөмкин. Суасламариларның, ягъни чувашларның төп өлеше Болгар дәүләтенә кермәгәндер, мөгаен, чөнки чувашларда Болгардан калган эзләр юк дәрәҗәсендә.

СубэтносларҮзгәртү

Чувашлар 3 субэностан торалар.

  • югарылар (вирьял, тури) — Чуашиянең төньягында
  • урта (анат енчи) — Чуашиянең уртасында
  • түбәннәр (анатри) — Чуашиянең көньягында

ДинҮзгәртү

Чуашларның күбесе хәзер Православ динендә. Православ дине чуашларга Казан ханлыгы руслар тарафыннан яулап алынгач кына кечләп кертелә башлый. Шулай ук борынгы ышанулар мөһим урын алып тора. Араларында Ислам динен тотучылар бар.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү