Мордва

(Мордвалар битеннән юнәлтелде)

Мордва́ (үзаталышлары: мукшыларның — мукш. мокшет, эрзяларның — эрз. эрзят) — үз эченә ике халыкны кертүче фин-угыр халкы. Мордва телләренә керүче мукшы һәм эрзя телләрендә сөйләшәләр.

Мордва
Үз аталышы

мукш. мокшет,эрз. эрзят

яшәү җире

Россия

Теле

мукшы, эрзя

Дине

христианлык

Этник төркемнәре

эрзя, мукшы

 Мордва Викиҗыентыкта

Этнографик төркемнәре: эрзяларның — шокша, мукшыларның — каратайлар. Мукшы һәм эрзя кешеләре үзара рус телендә сөйләшеп аңлаша. Инде XIX йөз галимнәре үк билгеләп үткәнчә, мордва халкы руслашуга иң тиз бирелә торган халык булган. Бу процесс хәзер тагын да куәтлерәк тизләнеш алган. Руслашу күренеше XVII гасырда мәҗүси мордва халкын көчләп христиан диненә кертү чорыннан ук башланган дип санарга мөмкин.

Барысыда диярлек Россиядә яши. Халыкның өчтән бере Мордовиядә[1] яшәсә, калганнары бөтен Россия субъектлары буенча да таралган, аеруча Түбән Новгород, Пенза, Тамбов, Рязань, Самара, Мәскәү өлкәләрендә саннары күп. Татарстанда 19 меңгә якын мордва булып, шуның 3100 дән артыгы Тәтеш районында яши. Әле XX гасыр урталарында гына да биредә уннан артык мордва авылы була. Аларның күбесе хәзер я ассимиляциягә бирешеп, руслар арасында «эреп» юкка чыккан, я төрлесе-төрле якка таралып беткән.[2]

Төп диннәре — православие христианлыгы, лютеран дине[3]. Үз диннәре: эрзянь раскень озкс[4], мокшень кой.

Мордва атамасы, күпчелек халыклардагы кебек үк, фарсы-скиф теленнән алынган «Марти» сүзеннән ясалып, «кеше», ягъни «ир кеше» дигән мәгънәгә ия. Мордва — борынгы халык. Аларның тарихына күз салсаң, аның бүгенге атамасы 1500 еллар чамасы элек ук билгеле булган. Алар Идел-Урал киңлекләрендәге су, куе урман буйларында яшәгәннәр.

Күгәй, Бакырчы, Кәвәл авылларына мордваның элек заманда ук нигез салулары һәм күпләрнең Саранск якларына күчеп китүләре, ә кайберләренең шул авылларда (Бакырчы, Күгәй авылларында) яшәп калулары һәм ислам динен кабул итүләре турында, Акъегет авылына да мордваның нигез салулары турында мәгълумәтлар бар дигән язма Чабаксар шәһәрендә Гуманитар институтның фәнни архивында саклана.[5]

Искәрмәләр

үзгәртү