Праваслаулык

(Православие битеннән юнәлтелде)

Праваслаулык яки Ортодокслык (грек. ὀρθοδοξίαдөрес хөкем, дөрес белем, дөрес Ходай сүзе, дөрес Ходай данлыклау) — монотеизм һәм христианлык диненең бер исеме һәм юнәлеше. Ул Көнчыгыш Рим империясендә туып, Балканнарга, Кафказ белән Россиягә кергән. Хәзерге вакытта дәвләте чиркәүләргә бүленә.

Праваслаулыкның дөньяда таралышы

Праваслау христианлыгы, Рим империясе бүленгәч (395), Христианлык Көнчыгыш тармагы буларак оешкан төп һәм борынгы юнәшләрнең берсе. Дине нигезләре 9-11. йөзләрдә Византия билгеләнә. 1054. елда Праваслау Христианлыгы мөстәкыйль чиркәү буларак формалаша. Акрынлап берничә автокефал чиркәүгә бүленә.

Татарстан җирендә Праваслаулык 1552. елдан Казан Ханлыгынн Рус дәүләте яулап алгач һәм төбәктә колониал изү сәясәте башлангач, киң тарала. (кара Керәшен Татарлар)

2001. елның 1 июленә Татарстанда 172 Праваслау христианлык җәмгыяте, ш.и. 9 Керәшен Татарлар мәхәлләсе теркәлгән.

СылтамаларҮзгәртү