Рус теле

урысларның милли телләре, БМО-ның алты рәсми телнең берсе
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Рус теле (шулай ук урыс теле, рус. русский язык, мукш. рузонь кяль) — русларның милли телләре, БМОның алты рәсми телнең берсе. Татарстанда татар теле белән бертигез дәүләт теле. Рус теле Беларусьның ике дәүләт телләренең берсе, Казакъстан, Кыргызстанның һәм берничә башка илнең рәсми телләренең берсе. Сөйләшүчеләр саны якынча 278 млн кеше. Шулардан 170 млн өчен[чыганагы?] рус теле — ана телләре. Рус теле шулай ук элеккеге ССРБ илләре халыклары арасында да таралган.
Рус теленең лексик составы нигезендә электән булган рус теле сүзләре. Сүзлек фондын тулыландыру ысуллары — үз модельләре буенча сүзләр барлыкка китерү һәм алынма сүзләр. Электән килгән алынмаларга славянизмнар, грецизмнар һәм тюркизмнар керә. XVIII гасырдан бирле һолланд теленнән, алман теленнән һәм француз теленнән алынмалар керә, XX гасырдан бирле — англицизмнар.

Рус теле
Үзисем:

Русский язык

Илләр:

Россия, СНГ илләре, Балтыйк буе илләре, Көнчыгыш Европа илләре, Гөрҗистан, Исраил, Монголия, Финляндия, Алмания, Бразилия, Франция, АКШ, Канада, КХҖ, Австралия, Норвегия, Көньяк Осетия, Абхазия, ПМР

Күзәтүдә тора:

РФА В.В. Виноградов исемендәге урыс теле институты

Сөйләшүчеләр саны:

Россия: 137,5 млн кеше (2010), бөтен дөнья: 254,0 млн кеше (2009)

Халәт:

иминлектә[d][1]

 Классификация
Төркем:

Һинд-аурупа телләре гаиләсе

Балт-славян телләре
Славян телләре
Көнчыгыш славян телләре
рус теле
Язу:

рус әлифбасы[d] һәм кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

рус 570

ISO 639-1:

ru[2]

ISO 639-2:

rus[2]

ISO 639-3:

rus[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү



 
Википедия

Википедиянең
рус телендә бүлеге бар!
ru:Заглавная страница