Брази́лия, рәсми атамасы Брази́лия Федерати́в Респу́бликасы (порт. República Federativa do Brasil) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләтләр арасында өслек мәйданы һәм халык саны буенча беренче урында торучы дәүләт. Кыйтганың көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен алып тора.

Бразилия Федератив Җөмһүрияте
República Federativa do Brasil
Flag of Brazil.svg Coat of arms of Brazil.svg
Байрак Илтамга
Шигарь: «порт. Ordem e Progresso
(«Тәртип һәм тәрәккыять»)»
Һимн: «Hino Nacional Brasileiro»
Brazil (orthographic projection).svg
Рәсми тел португал теле (португал теленең барзил варианты)
Башкала Бразилиа
Идарә итү формасы президент җөмһүрияте
Президент
Вице-президент
Мишел Темер[1]
Мишел Темер
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

8 514 877[2] км²
0,65%
Халык саны
• Бәя (2014)
• Җанисәп (2014)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg201 009 622[3]
189 987 291 кеше
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2014)
  • Кеше башына

 (6)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

2 346 076 315 118±1 $[5] $
КПҮИ (2014) 0,744[6] (югары
Акча берәмлеге Бразилия реалы (BRL)
Интернет-домен .br
ISO коды BR
ХОК коды BRA
Телефон коды +55
Сәгать кушаклары UTC−02:00, UTC−02:00, UTC−03:00, UTC−03:00, UTC−03:00, UTC−04:00, UTC−04:00 һәм UTC−05:00
Балигъ булу яше 18 яшь

Башкаласы – Бразилиа шәһәре.

Француз Гвианасы, Суринам, Гайана, Венесуэла, Колумбия, Перу, Боливия, Парагвай, Аргентина һәм Уругвай белән чиктәш. Коры җирдәге чикләренең озынлыгы якынча 16 мең км. Көнчыгыштан берничә утравы (иң мөһиме – Фернанду-ди-Норонья) Бразилиянеке булган Атлантик океан белән юыла. Яр сызыгы озынлыгы – 7,4 мең км.

Эчтәлек

ТарихҮзгәртү

Бразилия территориясендә кешенең пәйда булуы неолит дәверенә туры килә. 16 гасыргача Бразилиядә берничә эре индей кабилә яшәгән. Алар күчмә хәят алып барганнар, тупи-гуарани кабиләсе генә утрак яшәгән. Индей кабиләләре аучылык, балыкчылык белән беррәттә игенчелек белән шөгыльләнгән. 1500 елның апрельдә Португалия диңгезчесе Педру Кабрал Бразилия ярларына барып җитә һәм кәшеф иткән җирне Португалия биләмәсе итеп игълан итә.

ГеографияҮзгәртү

 
Бразилиянең топографик картасы

Бразилия – Латин Америкасының иң зур дәүләте, континентның яртысын диярлек биләп тора. Башкаласы – Бразилиа. Территориясе коры җир өслегенең 5,7 %ын тәшкил итә (8 514 215,3 км²). Бразилия – зурлык буенча дәүләтләр арасында бишенче урында тора (Русия, Канада, Кытай һәм Америка Кушма Штатларыннан соң).

Илнең төньгында Амазония үзәнлеге урнашкан. Төньякта ул Гвиана яссы таулыгының төньяк өлешенең калкулыклы тигезлегенә күчә. Калган территория исә тулысынча диярлек Бразилия яссы таулыгында урнашкан.

Бразилиянең иң югары ноктасы – Неблин тау түбәсе (2 994 м).

СәясәтҮзгәртү

Дәүләт башында халык тарафыннан 4 елга сайланучы президент тора.

Югары закон чыгаручы орган булып ике палаталы (федераль Сената (81 урын) һәм Депутатлар Палатасы (513 урын)) Милли конгресс тора.

Югары мәхкәмә хакимияте Бразилия Конституциясенең дөрес шәрехләнүе һәм кулланылуы өчен җавап бирүче Югары Федераль Суд тарафыннан чынлыкка ашырыла.

ХалыкҮзгәртү

Халык саны – 198,7 млн (2009 елның июль бәяләмәсе, дөньяда 6нчы урын).

Еллык арту – 1,2% (фертильлек – бер хатын-кызга 2,2 тудыру).

Уртача гомер озынлыгы – ирләрдә 68 ел, хатын-кызларда 76 ел.

Телләр – португалча (рәсми һәм иң таралган), шулай ук испанча, немецча, итальянча, японча, инглизчә һәм индеец телләре.

Диннәр – католицизм (номиналь рәвештә) 73,6%, протестантизм 15,4%, спиритуалим 1,3%, банту/вуду 0,3%, башкалар 2%, атеистлар 7,4% (2004 елгы исәп буенча).

Укый-яза белү – 89% (2004 елгы бәяләмә).

ИкътисадҮзгәртү

Бразилия — куәтле аграр җи­тештерүгә ия, продукцияне күпләп читкә сатучы ил. Соя һәм терлекчелек продук­цияләре белән бергә экспорт күләме 100 миллиард доллардан арта. Тимер рудасына бай. Русия кебек үк, Бразилия дә күпләп чимал сатуны арттырырга сәләтле.[7]

ИскәрмәләрҮзгәртү