Испа́н яки касти́лия теле (исп. español, castellano) – Кастилия урта гасырлар корольлегендә туган ибер-роман теле. Һинд-Европа телләре гаиләсенә керә (роман телләре төркеме). Язуы латин алфавитына нигезләнгән. Испан яки кастеллано теле Американың унтугыз илендә рәсми тел булып тора, шулай ук Испаниядә һәм Экваториаль Гвинеяда, Филиппиннарда билгеле танылу дәрәҗәсенә ия һәм Көнбатыш Сахарада сөйләшелә, әмма испан телендә сөйләшүчеләр биш континентта бар.

Испан теле
Үзисем:

español [espa'ɲol], castellano [kaste'ʎano]

Илләр:

Испания, Мексика, Колумбия, Аргентина, Америка Кушма Штатлары, Перу, Венесуэла, Бразилия, Чили, Куба, Эквадор, Доминикан Республикасы, Гватемала, Һондурас, Боливия, Сальвадор, Никарагуа, Парагвай, Коста-Рика, Пуэрто-Рико, Уругвай, Панама, Филипин, Франция, Португалия, Гаити, Марокко, Бөекбритания, Япония, Италия, Экваториаль Гвинея, Германия, Көнбатыш Сахара, Канада, Кытай, Гайана, Швейцария, Исраил, Австралия, Белиз, Күрасау

Төбәкләр:

бөтен дөнья

Рәсми халәт:

Аргентина, Боливия, Венесуэла, Гватемала, Һондурас, Доминикан Республикасы, Европа берлеге, Көнбатыш Сахара, Испания, Колумбия, Коста-Рика, Куба, Мексика, Никарагуа, Нью-Мексико (АКШ), Панама, Парагвай, Перу, Пуэрто-Рико (АКШ), Сальвадор, Уругвай, Чили, Эквадор, Экваториаль Гвинея

Күзәтүдә тора:

Испан теле академияләренең берләшмәсе[d]

Сөйләшүчеләр саны:

500 миллион (икенче тел булган кешеләрне исәпләп, 600 миллион)

Дәрәҗә:

2-3 (исәпләү методикасына бәйле)

Халәт:

иминлектә[d][1]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

исп 230

ISO 639-1:

es[2]

ISO 639-2:

spa[2]

ISO 639-3:

spa[2]

Википедия
Википедия

Википедиянең
испан телендә бүлеге бар!
es:Portada

Лексикасы үзгәртү

Испан теле лексикасында 70 % сүз латин теле килеп чыгышлы, 10 % сүз юнан теленнән, 8 % гарәп теленнән, 3 % сүз гот теленнән һәм 9 % сүз башка телләрдән килеп чыгышлы. Испан теле сардиний һәм итальян теле белән беррәттән латин теленнән кечкенә дәрәҗә аермага ия (якынча 20 %). Испан телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле һәм билгесез артикльләр кулланыла.

Испан теле рәсми булган илләр кызыл белән билгеләнгән

Географик таралышы үзгәртү

Испан теле дөнья буенча 20 илдә беренчел тел булып тора. 2020 елга 463 миллион кеше испан теле үз теле итеп сөйләшә дип фараз ителә, бу аны сөйләшүчеләр саны буенча икенче тел итә. Шуңа өстәп 75 миллион кеше испан телендә икенче яки чит тел буларак сөйләшә, бу аны инглиз теле, мандарин кытай теле һәм һинди теленнән соң дөньяда дүртенче иң күп сөйләшелә торган тел итә; тулаем сөйләшүчеләр саны 538 миллион кеше. Испан теле шулай Интернетта инглиз теленнән һәм кытай теленнән соң кулланылыш буенча өченче тел булып тора.

Испанча сөйләшүчеләр саны үзгәртү

  1. Мексика (106 255 000)
  2. Колумбия (45 600 000)
  3. Испания (44 400 000)
  4. Аргентина (41 248 000)
  5. Америка Кушма Штатлары (41 000 000)
  6. Перу (26 152 265)
  7. Венесуэла (26 021 000)
  8. Бразилия (19 700 000)
  9. Чили (15 795 000)
  10. Куба (11 285 000)
  11. Эквадор (10 946 000)
  12. Доминикан Республикасы (8 850 000)
  13. Гватемала (8 163 000)
  14. Һондурас (7 267 000)
  15. Боливия (7 010 000)
  16. Сальвадор (6 859 000)
  17. Никарагуа (5 503 000)
  18. Парагвай (4 737 000)
  19. Коста-Рика (4 220 000)
  20. Пуэрто-Рико (4 017 000)
  21. Уругвай (3 442 000)
  22. Панама (3 108 000)
  23. Филипин (2 900 000)
  24. Франция (2 100 000)
  25. Португалия (1 750 000)
  26. Гаити (1 650 000)
  27. Марокко (960 706)
  28. Бөекбритания (900 000)
  29. Япония (500 000)
  30. Италия (455 000)
  31. Экваториаль Гвинея (447 000)
  32. Германия (410 000)
  33. Көнбатыш Сахара (341 000)
  34. Канада (272 000)
  35. Кытай (250 000)
  36. Гайана (198 000)
  37. Швейцария (172 000)
  38. Исраил (160 000)
  39. Австралия (150 000)
  40. Белиз (130 000)
  41. Күрасау (112 450)
  42. Россия (112 000)

Әдәбият үзгәртү

Прус Н.А. - УНИВЕРСАЛЬНЫЙ РУССКО-ИСПАНСКИЙ РАЗГОВОРНИК - МːЭКСМО, 2012 - ISBN 978-5-699-56624-2
Матвеев С.А. - Самоучитель испанского языка - МːАСТ, 2014 - ISBN 978-5-17-086539-0

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү