Швейцария Конфедерациясе

(Швейцария битеннән юнәлтелде)


Швейца́рия (алм. die Schweiz, фр. la Suisse, итал. Svizzera, ром. Svizra, төр. İsviçre, рәсми исеме – Швейца́рия Конфедера́циясе (алм. Schweizerische Eidgenossenschaft, фр. Confédération suisse, итал. Confederazione Svizzera, ром. Confederaziun svizra) – Үзәк Аурупада урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Төньякта Алмания, көнбатышта Франция, көньякта Италия, көнчыгышта Австрия һәм Лихтенштейн белән чиктәш.

Швейцария Конфедерациясе
Flag of Switzerland.svg Швейцария илтамгасы
Байрак Илтамга
Швейцария милли һимны
Europe-Switzerland.svg
Рәсми телләр алман теле[1], Итальян теле[1] һәм француз теле[1]
Башкала Берн[2]
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

8 211 700±100 кеше кеше (сентябрь 2014)[3]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

701 037 135 966±1 $[4] $
КПҮИ  0,809, 0,815, 0,831[5], 0,846, 0,888[5], 0,904, 0,924[5], 0,925[5], 0,927[5], 0,928[5] һәм 0,93[5] 
Акча берәмлеге Швейцария франкы[d][6]
Интернет-домен .ch[7][8]
ISO коды CH
ХОК коды SUI
Телефон коды +41
Сәгать кушаклары Үзәк Аурупа вакыты[d], UTC+01:00, UTC+02:00 һәм Europe/Zurich[d]
Балигъ булу яше 18 яшь

[9]

Эчтәлек

Берләшү нигезләреҮзгәртү

Швейцария Конфедерациясе – тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен саклап килүче алман, француз, итальян һәм ретороман (романш) төбәкләреннән торган федератив дәүләт. Бу тарихи, этнографик һәм мәдәни феноменга карата алман теленнән алынган "Willensnation" төшенчәсе кулланыла, аның мәгънәсе – ирекле рәвештә берләшкән ил (милләт). Кайвакыт аны "Willensgemeinschaft" – ирекле рәвештә берләшкән җәмгыять дип тә атыйлар.

"Дәүләт милләте" (Staatsnation) һәм "мәдәният милләте" (Kulturnation) төзү концепцияләренең үзгәрәк ысулы яки бөтенләй капма-каршысы булган бу күренешнең теоретик нигезләрен француз телле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эрнест Ренан (Ernest Renan, 1823-1892) эшләгән. Бу төр бердәмлек чыгышы белән төрле милләттән булган ватандашларның аңлы рәвештә һәм үзара килешеп уртак тормыш итүен күздә тота. Һәм аны үзәкләштерелгән дәүләт төземи, ул – ирекле һәм тигез хокуклы кешеләр тарафыннан "астан өскә таба" корыла торган ватандашлык җәмгыяте. Берничә буын яшәешендә дистә елларга сузыла торган бу сөрештә дәүләт турыдан-туры катнашмый, ул бары тик моның өчен тиешле шартлар гына тудыра. Һәм ирекле ватандашлык җәмгыяте үзәк хакимиятне торган саен ныгыту юлында түгел, ә киресенчә – вәкаләтләрне җирле органнарга мөмкин кадәр күбрәк тапшыру аша үстерелә.

Бу җәһәттән Швейцария Конфедерациясе күпмилләтле илләр өчен үрнәк булып тора. Бүген мондый үсешне Көньяк Американың Боливия дәүләте максат итеп куя.

ТарихҮзгәртү

Дәүләт төзелешеҮзгәртү

Швейцария догасыҮзгәртү

(Швейцария Конфедерациясенең дәүләт һимны) [10]

Монах Альберих Цвиссиг (алманча Alberich Zwyssig, 1808-1854), дини гыйбадәтләреннән тыш, музыка белән мавыккан һәм псалмнар язу белән шөгыльләнгән. 1841 елда ул үзе элегрәк иҗат иткән көйне яшьтәше Леонһард Видмерның (алманча Leonhard Widmer, 1808-1868) дини-патриотик калыптагы шигыренә яраклаштырган. Яңа әсәр 1843 елда матбугатта да басылып чыккан, шул ук елны аны Цюрих фестивалендә башкарганнар. Халыкта бик популяр булып китсә дә, озак еллар буе “Швейцария догасы” дәүләт түрәләре игътибарыннан читтәрәк калган. Ниһаять, 1961 елда аны, өч еллык сынау мөддәтен шарт итеп, армиядә һәм чит илләрдәге рәсми чараларда һимн буларак куллана башлыйлар. Тышкы дөньяда “дога” бу илнең һимны буларак таныла. Шуңа да карамастан, аны Швейцариянең 12 кантонында гына кабул итәләр, 7 кантон сынау мөддәтен озайтырга кирәк дип саный, ә 6 кантонда (шул җөмләдән Цюрихта да) аны бөтенләй кире кагалар. Ахыр чиктә уртак уңай фикергә киләләр: “сынау” әле бүген дә дәвам итә. Заманча һәм эчтәлеге дини булмаган текстлар да иҗат ителгән, аларны төрле җәмәгатьчелек оешмалары зур тырышлык белән алга сөрәләр. Ләкин “Швейцария догасы” барыбер бу илне дөньяга танытып килә.

(алман телендә)
Trittst im Morgenrot daher,
Seh’ ich dich im Strahlenmeer,
Dich, du Hocherhabener, Herrlicher!
Wenn der Alpen Firn sich rötet,
Betet, freie Schweizer betet.
Eure fromme Seele ahnt,
Eure fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Kommst im Abendglühn daher,
Find’ ich dich im Sternenheer,
Dich, du Menschenfreundlicher, Liebender!
In des Himmels lichten Räumen
Kann ich froh und selig träumen;
Denn die fromme Seele ahnt,
Denn die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Ziehst im Nebelflor daher,
Such’ ich dich im Wolkenmeer,
Dich, du Unergründlicher, Ewiger!
Aus dem grauen Luftgebilde
Bricht die Sonne klar und milde,
Und die fromme Seele ahnt,
Und die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Fährst im wilden Sturm daher,
Bist du selbst uns Hort und Wehr,
Du, allmächtig Waltender, Rettender!
In Gewitternacht und Grauen
Laßt uns kindlich Ihm vertrauen!
Ja, die fromme Seele ahnt,
Ja, die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

(тәрҗемәсе)
Килсәң таң шәфәгындә,
Күрәм нур диңгезендә,
Тәңрем, Сине – кодрәт иясен!
Альп карлары алсуланса,
Бәндә гыйбадәткә баса.
Һәм тәкъва җан инана,
Һәм тәкъва җан инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Кичке эңгер-меңгердә
Табам күкләр түрендә
Сине, Ярлыкаучы, Сөюче!
Хыялларда күккә ашып,
Шат күңелле уйга батып,
Тәкъва җаннар инана,
Тәкъва җаннар инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Күк өртелсә томанга,
Эзлим Сине болыттан,
Акыл ирешмәслек, Мәңгелек зат!
Соры пәрдәләрне ертып,
Ягымлы нур сипсә кояш,
Тәкъва җаннар инана,
Тәкъва җаннар инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Бураннар кар ураса,
Безгә терәк-ышаныч,
И Яралтучы, Коткаручы!
Яшен яшьнәп күк күкрәсә,
Сиңа гына сыгынабыз!
Һәм тәкъва җан инана,
Һәм тәкъва җан инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Тагын карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү