Швейцариядә ислам

Швейцариядә ислам (алман.  Islam in der Schweiz, фр. Islam en Suisse) — Швейцария Конфедерациясе территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Швейцария халкының (8 591 мең кеше) 5,20 % ы (440 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Цюрихта әхмәдияләрнең Мәхмүт мәчете

Демография үзгәртү

Ислам — илдә яшәүче тарафдарларының саны буенча Швейцариядә христианлыктан кала икенче урындагы дин. 2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча илдә 310 807 мөселман теркәлгән булган (ил халкының 4,3 % ы). 2009 елга бәяләмәләр буенча, илдә 400 мең мөселман яки ил халкының 5,0 % ы яши. 2020 елда ил халкының 5,20 % ы (440 мең кеше) — Ислам дине тарафдары.

Урнашуы үзгәртү

Мөселманнарның күпчелеге Швейцариянең алман телле төбәгендә, аерым алганда, зур шәһәрләрдә (Базель, Берн, Цюрих һ. б.) яши, аларның һәрберсендә мөселманнарның өлеше 5-8 % тәшкил итә. Француз телле Романдиядә мөселманнар Женева шәһәрендә күп яши (5 %). Аз санда мөселманнар илнең көньягында итальян телле Тичино кантонында (1,8 %) яши.

Милләтләр үзгәртү

Швейцариядә мөселманнарның зур өлешее — сөнниләр, шулай ук әхмәдияләр, сәләфиләр бар. Илнең күпчелек мөселманнары — беренче һәм икенче буын иммигрантлар һәм аларның күпчелеге (88 % тан артык) гражданлык алмаган шәхесләр. Мөселманнар арасында элекке Югославия республикаларыннан күчкәннәр (босниялеләр, албаннар) зур күпчелекне (56,4 %); тәшкил итә. 20,2 % — Төркиядән килгәннәр (төрекләр, шулай ук көрдләр). 23,4 % — Азия, Африка, БДБ илләреннән һәм башка илләрдән килгән мөһаҗирләр һәм качаклар.

Тарих үзгәртү

Беренче мөселманнар (гарәпләр һәм бәрбәрләр(ингл.)) ил территориясенә Альп тауларындагы 2 469 метр биеклектәге үткелБөек Сен-Бернар(ингл.) аша IXX гасырларда Урта диңгезнең пират базаларыннан берсе булган Җәләл әл-Һиләлдән(ингл.) (Фраксинет, лат. Fraxinetum, гарәп. جبل القِلال‎, 888972) килгән. Ул заманда (972 елның көзенә кадәр) мөселманнар Савойя(ингл.) һәм Швейцария сәүдә юлларын контрольдә тоткан[2].

1945 елдан соң илгә шактый күп санда гастарбайтерлар(ингл.), шулай ук мөселман илләреннән (Балкан, Кече Азия) сәяси һәм икътисади качаклар килә башлый.

Мөселманнарның саны артуга Швейцариянең алман телле кантоннарының Югославия конфликтында(ингл.) мөселманнар ягында чыгыш ясавы да ярдәм иткән.

Мәчетләр үзгәртү

 
Ванген-Ольтен коммунасында төрекләр мәчете

Беренче мәчет 1963 елда Цюрих шәһәрендә төзелгән. 1978 елда Согуд Гарәбстаны Женева шәһәрендә икенче мәчет төзүне финанслый. Хәзерге вакытта илнең манаралы 4 мәчете бар. Мөселманнарның саны арту сәбәпле, илдә мәчетләр җитешми. Намаз уку өчен мөселманнар склад бүлмәләрен, ташландык биналарны, йорт подвалларын файдалана. 2009 елда Швейцариядә манаралар төзүне тыю буенча референдум(алм.) уздырыла, ил халкының 58 % ы яңа манаралар коруга каршы чыккан[3]. Француз телле кантоннар, киресенчә, манара төзүне тыюны хупламаган. Әлеге тыю гамәлдәге манараларга кагылмый, шулай ук мәчетләр төзүгә тыю кертелми. Швейцариядә корбанга хайваннарны чалу тыелган.

Оешмалар үзгәртү

Швейцария мөселман җәмгыятьләре 1980-елларда оеша башлаган. Цюрихта 1989 елда Швейцария ислам оешмалары берләшмәсе (алман. GIOS, Gemeinschaft islamischer Organisationen der Schweiz), 2009 елда Бернда сәләфиләрнең Швейцария Ислам үзәк шурасы (алман. German Islamischer Zentralrat Schweiz, IZRS) (2010 елда якынча 960 әгъзасы булган) оешкан.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү