Ислам

дөньякүләм диннәрнең берсе
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Ислам (гарәп. إسلام‎‎‎, al-Islām – Аллаһ Тәгаләгә буйсыну) – дөньякүләм диннәрнең берсе. Ислам динен тотучы кеше мөселман дип атала.

Ислам
гарәп. الإسلام
Нигезләнү датасы 610[1]
Сурәт
Нигезләүче Мөхәммәт пәйгамбәр
Урын Ислам дөньясы[d] һәм бөтен дөнья[d]
Барлыкка килгән урыны Хиҗаз
Нигезсалгыч текст Коръән
Алыштырган гарәп мифологиясе[d] һәм Борынгы семит дине[d]
Йогынтысын кичергән ханифизм[d]
Кайда өйрәнелә Ислам белеме[d]
Таралыш харитасы
Һәштәге Islam
Нинди вики-проектка керә Проект:Ислам[d]
Веб-сайт Stack Exchange islam.stackexchange.com
 Ислам Викиҗыентыкта

Ислам шартлары үзгәртү

  • Шәһадәт, шәһадә – ислам диненең ике төп кагыйдәсен үз эченә ала һәм ул мөселман догаларының нигезен тәшкил итә.

Шәһадәт: "Әшһәдү әллә иләәһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ"

Мәгънәсе: Мин Аллаһы Тәгаләдән башка тәңре юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм.

  • Саләт – мөселман диненең кануны буларак кабул ителгән, һәркөнне биш тапкыр укылуы фарыз булган намаз.
  • Саум – ураза, ул мөселманнарның иң зур вазыйфаларыннан берсе, Рамазан аенда таң атканнан алып кояш баеганчы ашау-эчүдән тыелып тору.
  • Зәкят – елга бер тапкыр фәкыйрьләр файдасына хәлле мөселманнар тарафыннан мәҗбүри бирелә торган хәер.
  • Хаҗ – мөмкин булганча, һәр мөселман тарафыннан үтәлә торган Мәккәгә барып гыйбадәт кылу йоласы. Хаҗ вакыты Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненә туры килә һәм Корбан бәйрәме белән төгәлләнә.

Гамәл үзгәртү

Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төрлегә бүленә:

  • Фарыз – аны эшләү сәваблы, ә эшләмәү гөнаһлы саналган гамәл. Бу гамәлнең фарызлылыгын танымаган кеше кәфер була. Фарыз гамәлләр: ислам диненең хаклыгына ышану; һәркөн биш вакыт намаз уку; Рамазан аенда һәркөн ураза тоту; һәр ел малның зәкатен бирү; байлыгы җитәрлек кеше, гомерендә бер мәртәбә, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, Хаҗ кылу кебекләр.
  • Ваҗиб – аны эшләү сәваблы, эшләмәү гөнаһлы, ә инкар итү зур гөнаһлы саналган гамәл. Ваҗиб гамәләрдән: витр намазын уку; гает намазларын уку; фитыр сәдакасын бирү; корбан чалу.
  • Сөннәт – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз саналган гамәл. Ләкин бу гамәлне кылмаучы Мәхшәр көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәфәгатенә лаек булмас. Сөннәт гамәләр: яхшы эшләрне "Бисмилләһ" белән башлау; Коръән укыр алдыннан "Әгузе"не әйтү; төчкергәч "Әлһәмдүлилләһ" дию; иманлы кешеләргә сәлам әйтү кебек гамәлләр.
  • Мөстәхәб – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз һәм кыямәт көнендә шелтәсез саналган гамәл. Мөстәхәб гамәлләрдән: нәфел намазларын уку; нәфел уразаларын тоту; нәфел сәдакалар бирү; буш вакытта Коръән уку.
  • Мөбах – эшләү һәм эшләмәү сәвабсыз да, гөнаһсыз да булган гамәл. Боларга хәләл ризыкларны ашау-эчү, утыру, тору, йоклау, зарарсыз сүзләр сөйләү һ. б. гамәлләр керә.
  • Мөстәкрәһ – эшләү гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек саналган һәм шелтәгә тиеш гамәл. Мөстәкрәһ гамәлләр: урамда яисә кешеләр алдында ашау; авызны капламыйча иснәү; кычкырып кикерү кебек гамәлләр.
  • Мәкруһ – эшләү, яки аны дөрес дип әйтү гөнаһлы булган гамәл. Бу гамәлләргә түбәндәгеләр керә: отышлы уеннар уйнау; әдәпсез җырлар җырлау; әдәпсезлекләр эшләү һ.б.
  • Хәрам – эшләү зур гөнаһлы, ә бу гамәлне хәләл диюче кәфер булган гамәл. Бу гамәлләргә җан иясен үтерү, кешене яки хайваннарны җәберләү, гайбәт сөйләү, угърылык эшләү, исерткеч эчү, зина кылу һ. б. керә.


 
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия


Аерым карашлары үзгәртү

Асексуальлек үзгәртү

Мөхәммәт пәйгамбәрнең кагылышлы хадисе: "Өйләнә алучы ир кеше өйләнергә тиеш. Чөнки бу аңа карашын түбәнәйтергә (чит хатын-кызларга карамаска) һәм җенси әгъзаларын (тыелган җенси якынлыклар кылудан) сакларга булыша; ә моны эшли алмаучы ир кеше ураза тотсын, чөнки ураза аның җенси теләген киметер."[2]

ҺБТК үзгәртү

Ислам дине буенча бер үк җенестәге кешеләрнең бер берсе белән җенси якынлык кылулары Ливат дип атала һәм бик зур гөнаһка исәпләнә. Ул гөнаһны кылган мөселман тәүбә кылырга, ягъни гөнаһына ихлас күңелдән үкенергә һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу үтенергә тиеш. Лутыйлар, ягъни ливат кылучылар, үлем җәзасы белән дә җәзалана ала.[3]

Трансгендерлык үзгәртү

Ислам дине буенча, ирләрнең хатыннарча кыланулары һәм хатыннарның ирләрчә кыланулары һич дөрес түгел. Мөхәммәт пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم) үзләрен хатыннарча тотучы ирләрне һәм үзләрен ирләрчә тотучы хатыннарны каргаган[4].

Гендерквирлык үзгәртү

Ислам дине буенча кешеләрдә ике җенес кенә бар: ир җенесе һәм хатын җенесе. Кеше җенесен үзгәртеп булмый һәм ул кешенең тәненең табигый анатомиясеннән тора. Мөселманның үзен "гендерквир" дип уйлавы һич дөрес түгел. Әгәр мөселман үзен "гендерквир" дип йөреде икән, ул тәүбә кылырга, ягъни гөнаһын эшләүдән туктарга, гөнаһына ихлас күңелдән үкенергә һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу үтенергә, тиеш.

Ирдәүкәлек үзгәртү

Ислам дине буенча ирләрнең хатыннарча кыланулары һәм хатыннарның ирләрчә кыланулары һич дөрес түгел. Мөхәммәт пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم) үзләрен хатыннарча тотучы ирләрне һәм үзләрен ирләрчә тотучы хатыннарны каргаган[5]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү