Бу сәхифә Сезгә яңа мәкаләне төзүнең төп адымнарын күрсәтер.

Энциклопедик теманы сайлагыз

Сезгә кызык булган темаларны сайлагыз. Әмма! Википедия — кешелек тарихында иң зур һәм иң тиз үсә торган энциклопедия. Өстәвенә аның мәңгелектә үсеп саклануы өчен, кирәкле бар нигезләрне булдыру өчен,   Викимедиа фонды булдырылган һәм эшли. Монда фәкать 10-100-1000 ел узуга әйтик бүгенге Татарстан, Чили яки Тонга җирләрендә, орбиталь станция яки галактикабызның берәр башка җирсыман планетада яшәячәк татар телле укучылар күзеннән үз тарихи әһәмиятлелеген югалтмаган темага мәкаләләр кабул ителә. Ягъни тривиаль вәзгыять, оешма яки шәхесләргә багышланган язмалар тиз бетерелү критерийләре (М1 һәм М4) нигезендә хәтта бәхәссез юк ителәчәк.

Исемен сайлагыз

Мәкалә исемен дөрес сайлагыз – баш килештә һәм берлек санында булырга тиеш. Мәкалә исемендә норматив булмаган лексика булмаска тиеш.

Яңа мәкалә төзү өчен, аста булган тәрәзәгә мәкаләгезнең исемен языгыз. Шундый мәкалә булса, Сез аны төзәтә аласыз, ә булмаса, аны яза аласыз.


Шулай ук, Татар Википедиясенең тотрыклы үсеше өчен аеруча әһәммиятле булган Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлеге һәм аның киңәйтелгән версиясенә карап, анда керүче әлегә язылмаган мәкаләләр өстендә дә эшли аласыз. Аларны язу яки башка телләрдән тәрҗемә итү юлы белән үстерү эшендә кулыгызга килгәнчә безгә ярдәм итүегезне үтенәбез.

Дөрес итеп башлагыз

  • Википедия мәкаләләре мәкалә исемен кабат язу һәм билгеләмә белән башланалар. Мәсәлән: "Татарстан РеспубликасыРәсәй Федерациясе белән берләшкән һәм Рәсәй Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт".
  • Җәяләр эчендә Сез сүзнең килеп чыгышы турында яисә башка телләргә тәрҗемәсен яза аласыз, мәсәлән: "Татарстан Республикасы (рус. Республика Татарстан) – Рәсәй Федерациясе белән берләшкән...".
  • Кешеләр турында язылган мәкаләләрдә аларның туган һәм үлгән даталары булырга тиеш, мәсәлән: "Эратосфен (бор. грек. Ἐρατοσθένης; 276 ел (б. э. к.)194 ел (б. э. к.)) – Борынгы Греция математигы, астроном, географ һәм шагыйрь.".
  • Исемнәр язган вакытта, башта Исем, аннары, ата исеме белән Фамилия куелырга тиеш, мәсәлән: "Минтимер Шәрип улы Шәймиев" (тулырак мәгълүмат өчен шәхес исемнәре язу кагыйдәләре битен карагыз).

Мәкалә языгыз

Мәкалә һәркемгә аңлаулы булырга тиеш. 500 символдан ким язмаска тырышыгыз. Төп кагыйдәләр:

  1. Нейтраль караш яки ВП:НК (ингл. WP:NPV, рус. ВП:НТЗ);
  2. Оригиналь эзләнүләрне бастыру урыны түгел яки ВП:ОРЭЗ (ингл. WP:OR, рус. ВП:ОРИСС);
  3. Тикшереп булучанлык мөмкинлеге яки ВП:ТИК (ингл. WP:V, рус. ВП:ПРОВ);;

Сайланган мәкаләләрдә иң яхшы мәкаләләр җыелган. Аларны карап, үрнәк алыгыз.

Кулланылган әдәбият

  • Мәкаләне тәмамлагач, ахырда "Кулланылган әдәбият" бүлеген эшләгез. Анда Сез нинди әдәбиятны кулланганыгызны языгыз.
  • "Моны да карагыз" бүлегендә якын темалы мәкаләләргә сылтамалар куя аласыз.

Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез

Википедиядә бөтенесе бик җиңел:

  • Калын язылышлы булсын өчен өч тапкыр куш тырнакларны ( ' ) куегыз, мондый рәвештә: «'''Калын язылышы'''». Калын шрифт мәкаләнең исеменә һәм иң әһәмиятле терминнарга куела.
  • Авышлы язу өчен ике куш тырнак куярга кирәк: «''курсив''». Курсив авыр укыла, шуңа күрә аны күп куймагыз.
  • Мәкалә бүлекләре исемнәре аерым юлда языла, һәм = символы белән күрсәтелә. Бүлекне билгеләү өчен = тамгасы икешәр мәртәбә бүлек исеме алдыннан һәм бүлек исеменнән соң куела, ә бүлек эчендә бүлек эшләр өчен = тамгасы өч тапкыр куела, мәсәлән ===4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез===
  • Абзац эшләр өчен бары тик буш юлны калдырырга кирәк.
  • Басым билгесе – ́. Бу үрнәктәге́ сыма́н.
  • Исемлек эшләр өчен * символын куегыз. Нумерацияләнгән исемлек ясау өчен # символын куярга кирәк.
  • Эчке сылтамалар (Википедиянең башка мәкаләләренә) болай эшләнә: «[[Мәкалә исеме|Сылтаманың күренгән өлеше]]». Сылтама тексты мәкаләнең исеме белән бер үк булса, болай эшләгез: [[Австралия]] - кыйтга һәм дәүләт.
  • Тышкы сылтамалар (Башка сайтларга) болай эшләнә: [http://URL-адрес Күренгән текст]. Мәсәлән, [http://www.azatliq.org/ Азатлык радиосы]. Түләүле ресурсларга сылтамалар бирергә ярамый! Википедиядә реклама тыела!

Мәкаләгезне категорияләгез

Җиңел эзләү өчен Википедиядә төркемнәр бар. Мәкаләне төркемгә теркәү өчен, мәкалә ахырында буш урын калдырып, [[Төркем:Төркем исеме]] язырга кирәк, мәсәлән [[Төркем:Дәүләтләр]].

Башка телдәге мәкаләгә сылтама куегыз

Википедия – Халыкара энциклопедия, шуңа күрә Сез язган мәкалә тагын башка йөз телдә була ала. Башка телдәге шул ук мәкаләгә сылтама эшләр өчен мәкаләнең иң ахырында [[телнең коды:мәкалә исеме]] языгыз. Мәсәлән: [[ru:Татарстан]]. Бу сылтама Рус Википедиясенең Татарстан мәкаләсенә алып барыр.

Тел кодларын сез бу биттән карый аласыз.

Башка мәкаләрдән үз эшегезгә сылтама куегыз

Материалга сылтама булмаса, сез язган мәкаләдәге мәгълүматны махсус Татар Википедиясендә эзләгәннәре генә түгел, хәттә Google һәм Яндекс эзләү роботлары да аны һич тапмыйча кала ала. Нишләргә?

Темагызга бәйле мәкаләләрнең == Шулай ук карагыз == бүлекләренә, яки аларның текстларындагы бәйле төшенчә-терминнарга [[Мәкаләгез исеме|код]] юлы белән (искечә ысул, кулланмасы) яки Визуаль мөхәррир (en  • ru) ярдәмендә сылтамаларны урнаштырыгыз, тематик портал һәм исемлекләргә дә өстәргә онытмагыз.

Шулай ук карагыз

Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000