Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 502 960
Битләр саны 832 674
Үзгәртүләр саны 4 449 897
Теркәлгән кулланучылар 56 114
Актив кулланучылар 75
Идарәчеләр 7
Тирәнлек 2.3
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус

үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

үзгәртү
  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

үзгәртү
 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 502 960 мәкалә бар, 6844 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат 2016 елның 22 март көнендә архивланган. һәм тулы таблица 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган..

Чагыштырма статистика

үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 641 922 3 344 171 43 488 35 602 893 1 694 493 4908 23 188.7
2 tt Татар 2003 502 960 832 674 6844 4 449 897 56 114 75 7 2.3
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 244 196 579 238 469 1 575 465 56 431 90 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 294 035 1 104 807 3944 5 481 192 184 072 324 10 37.7
5 kk Казакъ 2002 239 691 650 738 8484 3 484 153 166 851 211 14 15.7
6 az Азәрбайҗан 2004 205 933 619 993 14 852 8 223 762 312 824 702 12 53.6
7 ky Кыргыз 2002 76 016 109 600 2681 516 135 43 833 59 3 0.9
8 ba Башкорт 2005 63 888 183 750 1430 1 284 273 44 647 64 4 24.6
9 cv Чуваш 2004 57 769 119 437 530 856 257 37 727 50 2 8.2
10 crh Кырым-татар 2008 29 577 57 130 0 237 858 43 076 39 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 647 53 304 1765 418 435 27 190 34 4 32
12 tk Төрекмән 2004 6955 17 265 332 263 442 31 350 38 4 33.5
13 ug Уйгур 2012 9586 16 906 0 172 205 24 143 31 1 5.9
14 gag Гагауз 2010 3017 7816 0 74 570 15 756 23 1 24.1
15 krc Карачай-балкар 2010 2523 16 385 0 118 313 11 405 14 2 218
16 kaa Каракалпак 2006 10 306 22 444 70 125 573 14 068 43 4 7.8
17 tyv Тыва 2013 3661 13 744 0 49 978 10 282 12 1 27.6
18 alt Алтай 2021 1101 6866 0 47 839 3881 12 2 191


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

үзгәртү
 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү


Тышкы сылтамалар

үзгәртү