Ярдәм:Википедиягә ничек язарга

«Яхшы ният — эш башы»
«Аз эш күп сүздән яхшырак»
«Тамчыдан күл җыела»
«Теләк булса, беләк карышмый»
«Белмим» дию оят түгел»
(татар халык мәкальләре)

Википедиягә ничек язарга? Википедиягә язу беренче карашка гына авыр булып күренергә мөмкин, чынлыкта исә ул җиңел. Бу кулланма сезгә Википедияне үзләштерергә ярдәм итәр.

Википедиягә кем яза? үзгәртү

Википедиягә кем яза ала? Википедия — ирекле, һәркем яза ала торган энциклопедия. Монда ялланган кешеләр эшләми. Энциклопедия бөтен халык тарафыннан языла.

СЕЗНЕ ДӘ ВИКИПЕДИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАР РӘТЕНӘ КУШЫЛЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ!

Википедияга нәрсә язарга үзгәртү

Алда яткан эш әле күп: кешелекнең тулаем белем хәзинәсен тасвирлый алу өчен энциклопедиядәге мәкаләләр саны 100 миллионнан артык булырга тиеш дип фаразлана.[1]

Викимәгълүматлар: яңа Розетта ташы

  1. Википедиядә дөньядагы бар энциклопедик әһәмиятлелеккә ия булган феноменнар турында мәкалә язу дөрес.
  2. Бүлекара консенсус нигезендә, һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлекләре (10  • 100  • 1000  • 10000) туплана һәм яңартыла бара. Татар Википедиясендә әлегә язылмаган иң әһәмиятле мәкаләләр исемлеген шулай ук бәйле бүлекара проект битеннән күреп була, бу мәсьәлә буенча бүлекләр хәле рейтингы исә монда урнашкан.
  3. Татар Википедиясен һәм анарда тупланыла барган материалларын популярлаштыру ягы иң әһәмиятле дип уйлыйсыз исә, Татнетның иң абруйлы веб-сәхифәләре, танылган татар матбугаты басмалары, татар радиолары һәм татар телевидениесе яктыртып торган темаларга багышланган мәкаләләр, һичшиксез, күбрәк укучыларны китерәчәк. Шул ук мәсьәлә турында тәҗрибәләре күбрәк булганнарның киңәшләрен махсус кулланмабыздагы өлешеннән таба аласыз.


Википедиягә абруйлы чыганакта язылган әйберне генә язып була. Биредә пәйда булган мәгълүматның дөреслеге турында беркемнең дә гарантия бирә алмавы аркасында, укучыларыбыз аның нәкъ чыганактагыча тасвирланганын җиңелчә тикшерә алулары өчен, искәрмә ярдәмендә чыганакка сылтама куелмаганда шиккә салына ала! 2+2=4 кебек әйберләр өчен чыганак булмаса да ярый, әлбәттә!

Википедиягә нигә язарга? үзгәртү

Википедиягә нәрсә өчен язарга кирәк? Бу сорау яңа кулланучыларда да, башкаларда да туарга мөмкин. Җавап биреп карыйк.

Википедия — ирекле һәм табышсыз энциклопедия. Бернинди википедиячеләргә дә, шул исәптән, хәтта идарәчеләргә дә, хезмәт хакы бөтенләй түләнми. Википедия тулысынча проектта катнашучыларның энтузиазмына нигезләнгән. Шулай итеп Википедиягә акча өмет итеп язмыйлар.

Төрле кулланучының, әлбәттә, төрле максатлары була. Сезгә берничәсен атап узабыз:

  • Википедия —   Викимедиа фонды тарафыннан Интернетта мәңгегә бушлай ирешелә алырлык килеш сакланачак.[2][3] Үзеңнән соң дөньяда эз калдырыр өчен менә дигән урын.
  • Википедия — Мәгърифәтчелек һәм мәгариф максатлары өчен иң шәп ресурс. Монда энциклопедик яктан кыйммәте булмаган эчтәлек кабул ителми, белем бирү оешмаларында эшләүчеләргә төрле кызыклы проектларны оештыру мөмкинлекләре бар.
  • Википедия — ирекле, ягъни төрле кулланылыш өчен хокук ягыннан чиста булган мәгълүмат җыентыгы.
  • Википедия — «килде-китте» сайт түгел, ә популярлык буенча бөтен дөньяда алтынчы урында торучы сайт.[4] Моны аңлап эшләү — үзе бер ләззәт.
  • Википедиянең максатыкешелеккә белем тарату, җәмгыятьне үстерү, дөньяны булдыра алган кадәр яхшы якка үзгәртү. Википедиянең максатлары проектта катнашучыларның максатлары белән туры килергә мөмкин. Википедиягә андый максатлы кешеләр кирәк, андый максатлы кешеләр өчен Википедия бар.
  • Википедия 280нән артык телдә алып барыла. Һәр кешенең диярлек туган телендә язарга мөмкинлеге бар. Кайберәүләр «халкыбызны, телебезне сакларга кирәк» дип сөйләп, моның өчен бернәрсә дә эшләмичә утырганда, Википедиячеләр үз өлешләрен кертәләр, туган телләрен баеталар, аны дөньяга таныталар һәм бу эш җәмгыять тарафыннан таныла (Безнең турында матбугатта).
    Сез дә, татар телендә Татар Википедиясендә язып, татар халкына гаять зур файда китерә аласыз (китерәсез).
  • Википедиягә язу — телне баета, зиһенне арттыра, фәнни эшчәнлек алып бару тәҗрибәсен һәм халыкара җәмәгатьчелегендә танылуны китерә.
  • Википедиядә эшләү — иҗат итү мөмкинлеге.
  • Википедия – үзенә күрә ярыш яки спорт. Монда Википедия бүлекләре арасында рәсми булмаган ярыш бара. Бүлекләр мәкаләләр күплеге белән ярышалар. Татар Википедиясе төрле рәсми конкурсларда да катнаша.
  • Википедиядә эшләүне хобби буларак та кабул итеп була.
  • Википедиядә эшләү — кешенең үзенә карата ихтирамны арттыра, һ.б.

Сүзлек үзгәртү

Төп мәкалә: Википедия:Сүзлек

Википедиядә эшләгәндә еш кулланыла торган сүзләр:

  • Алдан карау (рус. предварительный просмотр) — кертелгән үзгәртүләрне сакламыйча гына битнең нинди булачагын карау. Үзгәртүләр югалмый.
  • Бәхәс (рус. обсуждение) — мәкаләнең темасы буенча фикерләр уртаклашу, тәкъдимнәр ясау һәм тәнкыйтьләү өчен махсус бит.
  • Бит (рус. страница) — сайтның укыла торган урыны.
  • Идарәче (рус. администратор) — җаваплы, идарә итүче кеше, җитәкче.
  • Интервики — шул ук тема буенча башка телле Википедия битләренә сылтамалар.
  • Йөкләү (рус. загрузка) — файлларны бер урыннан икенче урынга күчерү яки копия ясау.
  • Кулланучы (рус. участник, ингл. user) — википедияче, ягъни Википедия проектында катнашучы.
  • Мәкалә (рус. статья) — энциклопедиянең структура берәмлеге.
  • Соңгы үзгәртүләр (рус. последние изменения) — кертелгән соңгы үзгәртүләрнең исемлеге.
  • Теркәлү (рус.  регистрация, зарегистрироваться) — сайтка үзең сайлаган исем астында керер, эшләр һәм аралашыр өчен язылу. Википедиядә теркәлгән кулланучыларның мөмкинлекләре һәм хокуклары күбрәк, теркәлмәгән кулланучыларның исеме урынына компьютерының IP адресы языла.
  • Төймә (рус. клавиша) — кнопка.
  • Төркем (рус. категория) — төрле битләрне уртак темага берләштерә.
  • Үзгәртү (рус. правка) — төзәтмәләр кертү.
  • Калып (рус. шаблон) — күп битләрдә кулланыла торган махсус форма.
  • Чыганак (рус. источник) — мәгълүматның алынган урыны.

Мәкаләләрне үзгәртү үзгәртү

Яңа кулланучыларга беренче мәлне, тәҗрибә җыйганчы яңа мәкаләләр язмаска, ә, булганнары өстендә эшләп, үзгәртүләр кертергә киңәш итәбез. Бу сезне күп кенә еш ясала торган хаталардан саклар.

Әйдәгез бергәләп бер мәкаләне үзгәртик. Әйтик, мәкаләдә хата таптык ди. Беренче итеп «Үзгәртү» төймәсенә басабыз:

 

Безгә үзгәртүләр кертү бите ачыла. Хатаны эзләп табабыз һәм төзәтәбез. Битнең аскы өлешендә «Битне саклау», «Алдан карау», «Кертелгән үзгәртүләр» төймәләре урнашкан.

 

«Алдан карау» төймәсенә басып битнең нинди булачагын күзаллыйбыз. Без керткән үзгәртүләр бу очракта Википедиядә сакланмый һәм югалмый:

 

«Кертелгән үзгәртүләр» төймәсе без керткән үзгәртүләрне күрсәтә. Шулай ук без керткән үзгәртүләр Википедиядә сакланмый һәм югалмый:

 

Мәкалә бераз яхшырды, шуңа «Битне саклау» төймәсенә басып үзгәртүләрне Википедиядә саклыйбыз:

 

Бөтен үзгәртүләр дә шундый ук тәртиптә ясала. Соңгы арада нинди үзгәртүләр ясалганын беләсегез килсә, «Соңгы үзгәртүләр» төймәсен басыгыз. Менә безнең үзгәртү:

 
 
Википедия:Өйрәнү урыны — яңа кулланучыларга Википедиядә эшләргә өйрәнер өчен махсус бирелгән урын.
Сез монда төрле үзгәртүләр кертеп тәҗрибә җыя аласыз. Ягез әле, эшләп карагыз!

Яңа мәкаләләр ясау үзгәртү

Википедиядә сез эзләгән тема буенча мәкалә булмаса, андый мәкаләне сез үзегез дә ясый аласыз. Мисал:

 

Яңа мәкалә ясау һәм мәкаләне үзгәртү арасында зур аерма юк.

Рәсемнәр өстәү үзгәртү

Мәкаләләргә төрле фотосурәтләр, рәсемнәр, диаграммалар һ.б. өстәр өчен беренче чиратта аларның файлларын Википедиягә йөкләргә кирәк.

Файлны йөкләгәч, сурәтләрне мәкаләгә өстәп була (тулырак мәгълүмат).

Киңәшләр үзгәртү

  • Проектта теркәлгәндә үзегезгә яхшы исем сайлагыз. Википедиядә эшләү ул зур һәм халык өчен файдалы эш. Сез татар телен үстерүгә зур өлеш кертәсез. Әлбәттә, моның белән горурланып була. Үзегезнең Википедиядәге эшләрегезне туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга күрсәткәндә кулланучы буларак исемегездән оят булмасын (тулырак мәгълүмат).
  • Википедия:Өйрәнү урыны — яңа кулланучыларга Википедиядә эшләргә өйрәнер өчен махсус бирелгән урын. Монда төрле үзгәртүләр кертеп бераз тәҗрибә җыегыз.
  • Яңа кулланучыларга беренче мәлне, тәҗрибә җыйганчы, яңа мәкаләләр язмаска, ә, булганнары өстендә эшләп, тулыландырырга киңәш итәбез. Бу сезне күп кенә еш ясала торган хаталардан саклар: cыйфатын арттырып була торган мәкаләләр.
  • Сайланган мәкаләләргә күз салыгыз: монда Татар Википедиясенең иң яхшы мәкаләләре тупланган. Аларга карап үрнәк алыгыз.

Кыскача Википедия кагыйдәләре үзгәртү

Башка сорауларга җаваплар үзгәртү

Ярдәм кирәк үзгәртү

Әлбәттә, без барыбыз да төрле кешеләр. Кемдер лирик, кемдер физик дигәндәй, кайбер кешеләргә Википедияне үзләштерү авыррак булырга бик тә мөмкин. Бер дә борчылмагыз. Бу очракта сезгә ярдәм итәргә Википедиянең идарәчеләре бар. Алар белән элемтәгә чыгу:

Википедиячеләр, бер-берсенә ярдәм итешеп эшлиләр. Форумыбызда сез барлык Википедиячеләргә бер юлы сораулар бирә аласыз.

Искәрмәләр үзгәртү