Википедия:Теркәлү

Википедиядә теркәлү мәҗбүри түгел. Проектта теркәлмичә катнашучыларда да эшләр өчен барлык мөмкинчелекләр дә бар, ләкин теркәлгән кулланучыларга өстәмә мөмкинчелекләр бирелә. Алар Википедиянең куллануын тагын да уңайлаталар. Теркәлгәндә бернинди дә шәхси мәгълүмат күрсәтергә кирәк түгел.

Теркәлүнең яхшы яклары үзгәртү

Системага теркәлеп кергән кулланучының кертеме теркәлгән вакыттагы исемгә язылып бара. Теркәлмәгән очракта барлык үзгәртүләр кулланучының IP-адресына языла.

Теркәлгән кулланучыларның өстәмә мөмкинлекләре:

  • шәхси битенең өске өлешендә урнашкан «кертем» төймәсенә басып кулланучы үзенең кертемен карый ала;
  • кулланучы теләгән битләрен үзенең күзәтү исемлегенә кертеп, аларның үзгәрүләрен күзаллый ала;
  • кулланучының шәхси битендә үзе турында мәгълүмат урнаштыра ала.
  • шәхси бәхәс битендә башка куллануларның киңәш һәм сорауларына җавап бирә ала.
  • Википедиянең күренешен үзеңчә көйләп була.

Теркәлеп берникадәр вакыт узгач, кулланучыларга тагын да өстәмә мөмкинлекләр бирелә.

  • рәсемнәр йөкләү мөмкинлеге;
  • якланган битләрне үзгәртү (бөтенесен түгел);
  • мәкаләләрнең исемен үзгәртү мөмкинлеге.

Теркәлеп системага кергән кулланучының IP-адресы беркемгә, шул исәптән идарәчеләргә дә, күренми. Аны, проект кагыйдәләрен тупас бозу очракларында, Викимедия Фондының техник эшчеләре һәм махсус тикшерүчеләр генә белә ала.

Теркәлгәндә сайланган псевдоним аралашуны җиңеләйтә. Күпчелек катнашучыларга IP-адрес белән түгел, ә исем белән мөрәҗәгать итү күңеллерәк. Өстәвенә IP-адрес һәр интернетка чыккан саен үзгәрергә мөмкин.

Теркәлүнең начар яклары үзгәртү

Кулланучыларга шәхси мәгълүмат өчен битләр шулай ук CC-BY-SA лицензиясе астында бирелә, шуңа күрә сез ул битләрнең үзгәртүләренә, шул исәптән вандализмга, әзер булырга тиеш.

Ничек теркәлергә үзгәртү

Әгәр IP-адресыгызны тыю сәбәпле теркәлә алмасагыз, администраторлардан ярдәм сорагыз.

Битнең өске уң як өлешендә урнашкан «Системага керү / хисап язмасы төзү» төймәсенә чиртегез.

«⧼userlogin⧽» битенә күчкәч «⧼nologinlink⧽» төймәсенә чиртегез..

Үзегезгә яхшы исем сайлагыз. Башка кулланучыларның ышанычын чын исемен (Исем Фамилия) сайлаган кулланучылар аеруча яулый. Охшаш исемнәр сайлау — начар күренеш, чөнки буталчылыкка һәм канәгатьсезлеккә китерергә мөмкин.

Үзегезнең теркәлү язмасы өчен серсүз кертегез һәм соралган кырга аны кабаттан языгыз. Серсүз башка берәү туры китерә алмаслык булсын һәм аны үзегез дә онытмагыз. Мәсәлән, Google тәкъдимнәрен кулланып була.

Компьтерны уртак кулланган очракта «⧼remembermypassword⧽» фунциясен сайламагыз, чөнки башка кулланучылар Википедиягә сезнең исемнән үзгәртүләр кертә алачак, бәлки сез үзегез алай эшләмәс тә идегез.

Электрон адресны күрсәтү мәҗбүри түгел. Ләкин онытылган серсүзне кайтарыр өчен бу бердәнбер чара. Шулай ук ул википочтаны кулланыр өчен кирәк. Электрон адрес башка кулланучыларга күренми. Алар аны сез википочтага җавап яки үзегез википочта җибәрсәгез генә белә алачак.

Зинһар, уртак кулланыр өчен (мәсәлән, компания яки оешма өчен) теркәлү язмасы ясамагыз. Аларны кулланырга ярамый һәм кулланучы тыелачак.

Уңышлы теркәлү очрагында сез уртак теркәлү язмасына ия булачаксыз. Ягъни сез авторизацияне Татар Википедиясендә генә үтмисез, ә шулай ук тугандаш проектларда да (Викиҗыентык, Викидәреслек һ.б.) һәм Википедиянең башка тел бүлекләрендә дә үтәсез.

Исемне үзгәртү үзгәртү

Исемне үзгәртер өчен Википедиянең бюрократларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Төрле теркәлү язмалары ясаган кертемнәрне берләштерү мөмкин түгел.

Теркәлү язмасын бетерү дә мөмкин түгел, теләсәгез бары тик ул язманы кулланмагыз.

Шулай ук карагыз үзгәртү