Википедия:5 кагыйдә

Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:5К

Википедиянең бар кагыйдә һәм киңәш-кулланмалары Википедиянең табигатен тасвирлаучы түбәндәге биш баганага нигезләнә:

Википедия — энциклопедия ул. Монда бөтен мәгълүмат темалар буенча урнашкан. Бу шәхси фикерегез өчен урын түгел, монда кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри. Ул гомуми һәм махсус энциклопедияләр, альманахлар, һәм географик белешмәләрнең күпчелек үзенчәлекләрен берләштерә. Википедия ул — үз карашларыңны тарату яки реклама ясау платформасы, сары пресса, анархия яки демократия буенча эксперимент, теләсә нинди мәгълүматлар тупланмасы, яки пәрәвездә урнашкан каталог түгел. Бу яктан, Википедия Викимедиа фонды яшәткән кардәш проектлары чикләрендәге сүзлек, гәҗит яки чыганак документлар җыелмаларыннан аерыла.
Википедиядә нейтраль караштан языла. Мәкаләләребезнең бәйле темага төп карашларны нигезләп аңлатуларына омтылабыз. Теге яки бу фикерне алга сөрү, мәгълүмат һәм мәсьәләләр буенча бәхәсләшү урынына без аларны тасвирлау белән тыгыз. Кайбер мәсьәләләрдә бердәнбер киң таралган (кабул ителгән) караш булуы мөмкин; башка очракларда, без берничә карашны тасвирлыйбыз - "чынбарлык" яки "иң яхшы караш" дип түгел, әмма контекстны билгеләп һәм үзенчәлекләренә тугрылыклы буларак. Бар мәкаләләр, аеруча күтәрелгән мәсьәлә бәхәсле яки яши биргән шәхес булган очракларда, мәгълүматның тикшеренә алырлык мәсләгенә тугрылыклы булырга, абруйлы чыганакларга нигезләнеп язылырга тиеш. Мөхәррирләрнең шәхси тәҗрибәләре, аңлаулары һәм фикерләре монда урынсыз.
Википедиянең эчтәлеге ирекле - аңарга һәркем яза, булган язуларны үзгәртә, куллана һәм тарата ала. Бар мөхәррирләр үз эшен җәмгыятькә ирекле лицензия нигезендә тәкъдим иткәннәре сәбәпле, монда беркемнең дә үз мәкаләләре була алмый. Бар битләр үзгәртүләргә дүчар һәм таратылуына ия булачагын фаразлау урынлы. Авторлык хокукларына караган тәртипләребезне хөрмәт итегез, һәм беркайчан плагиатка керешмәгез. Гадел кулланылыш мәсләге нигезендә кайвакыт чикләнгән күләмдә ирекле булмаган эчтәлеккә мөрәҗәгать итү рөхсәт ителә, әмма башта ирекле альтернативаларны табарга тырышыгыз.
Үзгәртүләр кертүче мөхәррирләрнең бер-берсе һәм эшләре белән ихтирамлы булулары көтелә. Фикерегез аерылып торган чакта да, башка Википедия җәмгыяте әгъзәләрен хөрмәт итегез. Википедиядә кабул ителгән этикет буенча эш итегез һәм шәхси хөҗүмнәр ясамагыз. Консенсуска ирешергә торышыгыз, үзгәртүләр сугышларына керешмәгез, һәм фикерегезне белдерер өчен Википедия эшчәнлегенә киртә салмагыз. Яхшы ният белән эш итегез, башкаларның адымнарына да яхшы ниятле булу мәсләгене күзлегеннән карагыз. Низаг туган очракта, мәсьәләне иң якын аралашу битендә күтәреп, бәхәс кагыйдәләренә күз салып, тынычлыкны һәм салкын канлылыкны саклап бәхәсләшегез — Википедиянең татарча бүлегендә үстерү һәм бәхәсләшү өчен 501 038 башка мәкалә барлыгын истә тоту урынлы.
Википедиянең үзгәрми торган кагыйдәләре юк. Википедиянең үз кагыйдәләре һәм киңәшләре бар, ләкин алар үзгәртелмәслек түгел; вакыт узу белән аларның эчтәлеге һәм мәгънәсе үзгәрә ала. Аларның мәсләкләре һәм рухы кулланылган сүзләрдән өстен, һәм кайвакыт Википедияне яхшырту өчен чыгарылма ясарга туры килә. Мәкаләләрне үстерүдә кыю, ләкин җаваплы булыгыз, хата ясау турында борчылып тормагыз. Һәр битнең барлык үткән версияләре сакланып кала, хаталарны төзәтү бик җиңел.

Чыганак үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү