Википедия:Бәйге оештыру кагыйдәләре
Бу бит Татар Википедиясенең барлык мөхәррирләр тарафыннан гадәттә үтәлергә тиеш булган стандарт кагыйдәләрнең өлеше. Монда кертелгән үзгәртүләр консенсуска нигезләнергә тиеш |
Татар Википедиясе җәмгыяте рәсмиләштергән кагыйдәләр |
---|
Гомуми |
Мәкалә язу белән бәйле |
Латин һәм Кирилл мәкаләләре |
Административ кагыйдәләр |
Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары Идарәчеләр һәм бюрократларны |
Тавыш бирү бәхәсенә чыгарылган һәм әзерләнеп торган кагыйдәләр |
ЮАШ кагыйдәсен яңарту |
Википедия:Тавыш бирү:Бәйге кысаларында булдырылган мәкаләләрне викиләштерү буенча тавыш бирүе нәтиҗәсе буларак бәйгеләр оештыруның түбәндәге кагыйдәләре кабул ителә:
- Татарча Википедиядә оештырылган бәйгеләр һәм аларда катнашучылар үз гамәлләре белән Википедия эшчәнлегенә киртә салмаска тиеш.
- Бәйгеләрне гомуми вазыйфаларны башкаруда даими катнашканнар гына оештыра ала.
- Бәйгенең максаты, аудиториясе, гамәлләр планы һәм календаре алдан әзерләнә, яңалыклар форумында игълан ителә, тавыш бирү килешендә расланыла, фикерләшү процедурасы башланганнан соң кимендә 7 көн дәвамында, аның бүлегендә/битендә барган бәхәстә аргументлар белән дәлилләнгән {{Каршы}} тавышлар бирелмәгән чакта, җәмгыять бәйгене оештырырга рөхсәт бирде дип санала, бәйге нәтиҗәләре буенча хисап әзерләнә һәм бастырыла.
- Татар Википедиясе җәмгыяте ризалыгын бирмәгән чакта, гомум Викимедиа тарафыннан оештырылган бәйгеләрдән тыш, татарча Википедия кысаларында башка бәйгеләр оештырылу тыела.
- Катнашучыларның һәм булдырылган материалның җирле тәртипләрен хөрмәт итүләре өчен бәйге оештыручылары җаваплы. Бәйге оештырылган очракта, бәйге кысаларында барлыкка килгән барлык мәкаләләр оештыру өчен җаваплы кешеләр (бәйге инициаторлары, бәйге казыйлары һ.б.[1]) тарафыннан Википедия таләпләренә туры китерелергә тиеш була:
- Мәкаләне татар теле кагыйдәләренә һәм энциклопедик стильгә яраклаштыру.
- Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеген булдыру.
- Мәкаләгә, мөмкин булган очракта, башка битләрдән сылтамалар урнаштыру.
- Мәкалә язуда кулланылган мәгълүмат чыганакларын, искәрмәләрне күрсәтү.
- Мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштыру.
- Башка тел бүлекләрендәге игезәкләр булганда, мәкаләне алар белән интервики юлы белән бәйләү.
- Мәкаләне төркемнәргә кертү.
- Мәкаләгә, мөмкин булганда, форматлау, тематик яки навигацион калыпларын урнаштыру.
- 5нче пункт үтәлгәч, мәкаләне булдырган кулланучының бәхәс битенә, киләчәктә булдырылачак мәкаләне шундый тәртиптә ясау турында киңәш бирелә.
- Яңа бәйгеләрне элеккеләрдән соң капланмаган бурычлары булмаган оештыручылар гына оештыра ала.
- Викимедиа бәйгеләре кысаларында барлыкка килгән мәкаләләрне Википедия таләпләренә туры китерү буенча, беренче чиратта, аларның Татар Википедиясе кысаларында алып баручы инициаторлары җавап бирә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Калган кулланучылар тарафыннан да тыелмый.