Википедия — ул энциклопедия, димәк, кешелек җыйган гыйлемнең барлык тармакларын системага китереп, күзәтү ясау. Билгеле булганча, барлык темалар да энциклопедик тасвирлауга лаек түгел. Энциклопедик гыйлем итеп темага гомуми рәттән өстен куя торган ниндидер әһәмиятлек хас булырга тиеш.
Татар Википедиясендә мәкаләнең темасы яки предметы мөһим, димәк аерым мәкаләгә лаек дип әһәмиятлелекнең гомуми критериенә яки хосусый критерийларның берәрсенә туры килгән очракта саналалар.
Мәкаләнең эчтәлеген Оригиналь эзләнүләргә юк, Нейтраль караш, Тикшерүчәнлек, Википедия – нәрсә түгел тәртиптә тоталар.
Предмет яки тема турында мөстәкыйль абруйлы чыганакларда чагыштырмача тәфсилле итеп бәян ителә.
Аңлатмасы:
- Тәфсилле – чыганакта тема турыдан-туры яктыртыла. Энциклопедик мәгълүмат рөхсәт ителмәгән шәхси эзләнүләргә кереп китәргә тиеш түгел.
- Мөстәкыйль абруйлы чыганаклар – публикациянең чыганагы мәкалә темасына карата матди һ.б. мәнфәгатьләрдән азат булырга тиеш. Әһәмиятлелекне төрле реклама материаллары, пресс-релизлар, автобиографияләр дәлилли алмыйлар.
- Бәян ителгән фактлар редакторлык узганнар. Берничә мөстәкыйль чыганак булу шарт.
Мәкалә предметының әһәмиятлелеген күрсәтү өчен төп таләп – әһәмиятлелекнең объектив дәлилләрен китерү. Абруйлы чыганакларда тәфсилләп яктыртылу, һөнәри җәмәгатьчелек тарафыннан танылу, теманың әһәмиятлелеге өчен башка факторлар шундый исбатлау өчен хезмәт итәләр.
Википедия – яңалыклар тасмасы түгел. Капылт кабынган вакытлыча кызыксынуга сәбәпче вакыйга әһәмиятлелекне исбатламый әле. Шуннан чыгып, теге яки бу теманы яктыртучы АЧлар булганда, ләкин алар гомумән алганда эпизодик, спорадик төс алсалар, аларга өстәп кыска вакытлы ажиотаж сәбәпче булмаган башка чыганаклар табылырга тиеш яки мәкаләнең темасы аеруча югары сыйфатлы, компетент белгечләр язган аналитик материаллар күрсәтелергә тиеш.
Һәр мәкаләдә темасының әһәмиятлелеге күрсәтелергә тиеш, әһәмиятлелек критериенә туры килмәүче мәкаләләр бетерелергә тиеш булса да, мәкаләнең бүгенге халәтеннән тыш, аның үсеш перспективасын исәпкә алырга кирәк. Әһәмиятлелеге дәлилләнмәгән мәкаләләрнең берләштерелүе яки бетерелүе турында сүз барганда, мәкаләнең темасы әһәмиятлелеге фактик яктан күрсәтелүе генә түгел, аның (әһәмиятлелекнең) алга таба күрсәтелү ихтималлыгы да исәпкә алынырга тиеш. Мәсәлән, бәйсез (мөстәкыйль) чыганаклар табылмаган очракта бетерелү беразга кичектерелеп тора ала – андый чыганакларны табарга омтылышларның нәтиҗәсезлеге күренгәнче.
Әгәр дә мәкаләдә әһәмиятлелекне күрсәтүче тиешле сандагы чыганаклар табылмаса, андый чыганакларны үзегез табып карагыз, яки:
- Проблема барлыгы турында башка катнашучыларны искәртү өчен мәкаләгә Калып:Әһәмиятлелек калыбын өстәп куегыз.
Әгәр дә туры килгән чыганаклар табылмаса, мәкаләдәге эчтәлекнең башка, киңрәк тематикадагы мәкаләгә кушу җаен карагыз (ш.и. мәкаләләрне берләштерү процедурасы аша), чөнки мәкалә үзе һәм андагы мәгълүмат та бетереләчәк.
Википедиядәге мәкаләләр бүген, шулай ук элегрәк әһәмиятле булган темаларга багышлана. Мәкалә темасы әһәмиятлелекнең гомуми критериенә туры килсә, темага юнәлгән игътибарның даимилеген һәм актуальлеген дәлиллисе юк.
|
---|
Кыскача | |
---|
Проект буйлап кулланылучы мәсләкләр | |
---|
Эчтәлекнең төп кагыйдәләре | |
---|
Башка эчтәлек кагыйдәләре | |
---|
Эчтәлек киңәшләре | |
---|
Мөгамәлә кагыйдәләре | |
---|
Мөгамәлә киңәшләре | |
---|
Үзгәртүләр кертү буенча киңәшләр | |
---|
Стиль буенча кулланмалар | |
---|
Классификация киңәшләре | |
---|
Викимедиа фонды | Кагыйдәләр (рус.) • Лицензияләү һәм авторлык хокукы (рус.) • Шәхсият кагыйдәсе (рус.) • Кыйммәтләр (en) |
---|
|