Википедия:Үзгәртүләр сугышлары
Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә Википедия:Война правок кагыйдәсен кара. |
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче.
|
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Үзгәртүләрне кертүне башка мөхәррирләр белән сугышу ысулы буларак кулланмагыз – бәхәсләр фикерләр турында аралашу (бәхәс) аркылы чишелергә тиеш. |
Битнең эчтәлеге турында фикерләре аерылган мөхәррирләр, туган низагны аралашу аркылы чишү урынына яңадан-яңа башкаларның үзгәртүләреннән баш тартып, битне кире хәленә кайтарып торулары хәленә үзгәртүләр сугышы диелә. Үзгәртүләр сугышлары конструктив түгел - алар мөхәррирләрнең консенсуска ирешүләренә киртә сала, бер-берсен күрә алмауларына китерә ала.
Үзгәртүләр сугышын күрсәгез нишләргә
үзгәртүҮзгәртүләр сугышы чыгып килсә, катнашучылар мәсьәләне бәхәс битендә аралашу аркылы чишергә тиеш.
Тәҗрибәле мөхәррирләрнең үзгәртүләр сугышларына эләкмәү ысуллары
үзгәртүБу бүлек кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Низагка эләкмәү өчен төп чара - аралашу: Википедия:Үзгәртүләр кертү#Үзгәртүләр керткәндә аралашу тәртибенә күз салыгыз. |
Идарәчеләр өчен киңәш-кулланма
үзгәртүВП:Идарәчеләр кагыйдәсе буенча, "Идарәчеләр әманәткә тапшырылган коралларны өстенлек алу өчен, шәхси катнашы (яки мөхәррирлек кертемнәре күләме зур ) булган мәкалә яки эчтәлек буенча бәхәстә, яки кызыксыну конфликты югары була алган очракларында кулланмаска тиеш."
Шулай ук карагыз
үзгәртү