Википедия:Тавыш бирү:Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары

Соңгы вакытта Викимедия вәкилләре ТатВикидә Авторлык хокукларын бозу хәлен тәртипкә китерергә чакыралар, хәттә Авторлык хокукларын бозу сәбәпле бөтен Татар Википедиясен ябарга яныйлар. Шуңа күрә кичектермичә Авторлык хокукларын бозуны бетерү процедурасын кабул итәргә кирәк. Шәхси низагларны булмас өчен һәр Авторлык хокукларын бозу очрагы тик билгеләнгән процедура аша үтәргә тиеш:

Бу катлаулы эшчәнлеккә кулланучылар җәлеп итсен өчен, Проектта актив катнашучыларга махсус ТатВики медален бирергә була, чөнки хәзер ТатВикигә ябу мөмкинлеге яный.

Тавыш бирү башланганчы, бу сәхифәнең бәхәс битендә тәкъдимнәр һәм шикаятьләрне калдырып була. Тавыш бирү 22 май көнне Казан вакыты белән 12.00 башлана, 29 май көнне тәмамлана. Алып баручы: Derslek. Тавыш бирүдә Википедиянең татар бүлегендә мәгънәле төзәтмәләре булган һәм соңгы ай эчендә активлык күрсәткән, теркәлү узган кешеләр катнаша ала.

Сораулар үзгәртү

frhdkazan әфәнде, исемлекне чикләү түгел, ә ике ай саен 30 мәкалә төзәтербез дип уйланыла. Чөнки артыгын эшләп булмас, кеше күп түгел. Дөресен әйткәндә, сезнең бу эштә тун ягучы дип кенә күрәм, гафу итегез�. Сүз күп - ә үзегез үк күтәреп чыккан мәсәләне чишүдә әләктән башка бер ни юк. Kitap әфәндегә тырышлыгы өчен аерым рәхмәт. Вакыт булгач үзем дә мәкаләләр төзәтермен дип уйлыйм.--Damir (бәхәс) 23 май 2016, 06:14 (UTC)[җавап бирергә]

Маладис тә инде, Damir әфәнде ;) Стюартлардан курку, сабыйның ак халатлы табибны күрүгә елый башлавына тиң! Идарәче-бюрократлар җәмгыять сәламәтлелеген кайгыру урынына, АХБ һәм башка «инфекцион авырулар» таратып үлем чигенә җиткергән викины аякка бастыра алу бик үк җиңел булмаса да, нигезләре дөрес салынган чакта кылына алмаслык эш түгел.--frhdkazan (бәхәс) 23 май 2016, 06:30 (UTC)[җавап бирергә]
Damir әфәнде белән килешәм.--Milli (бәхәс) 24 май 2016, 06:57 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә үзгәртү

Бирелгән вакыт эчендә 4 кеше тавышын бирде.   Риза - 4 кеше, каршылар юк. Тавышка куелган авторлык хокукларын бозу очракларын кисәтү буенча чаралар кабул ителде дип санала. - Derslek (бәхәс) 31 май 2016, 05:27 (UTC)[җавап бирергә]