Википедия:Тиз бетерү критерийлары

(Википедия:ТБК битеннән юнәлтелде)


Кайбер очракта администраторлар махсус кисәтүсез һәм бәхәссез мәкаләләрне бетерә алалар. Түбәндә әлеге очраклар исемлеге урнаша. Исемлек тулы, аны үзгәртер өчен махсус бәхәс һәм тавыш бирү оештырырга кирәк.

Администратор хокукларына ия булмаган кулланучылар шаблонын куя алалар.

Гомуми

Г1

Мәгънәсез эчтәлек

Бер нинди мәгънәсе булмаган яки очраклы символлардан торган сәхифә.

Моңа керми: хаталы язу, озын күңелсез монолог-текстлар, начар аңлатылган фикерләр, вандализм, башка телләрдән начар тәрҗемә ителгән текстлар, башка телләрдәге текстлар, ялган мәгълүматлар һ. б.

Г2

Күнекмә бите

Википедиянең техник мөмкинчелекләрен тикшерү өчен ясалган мәкалә.

Г3

Вандализм

Шулай ук вандализм нәтиҗәләреннән котылу максатыннан ясалган вакытлы юнәлтүләр.

Г4

Элек яңадан язарга тыелу сәбәпле бетерелгән мәкаләләр

Бәхәс нәтиҗәсендә сәхифә бетерелгән иде, аны торгызу тыелды. Искәрмә: мөһимлек критерие буенча бетерелгән мәкаләдә мөһимлекне күрсәтү.

Г5

Бетерүне бердәнбер автор сорады

Андый бетерүнең сәбәпләре күрсәтелергә тиеш.

Г6

Булмаган сәхифәнең бәхәс бите

Мөһим мәгълүмат ташыган очрактан тыш.

Г7

Исемен үзгәртү мөмкинлеге өчен

Төзәтүләр тарихын берләштерү яки мәкаләне күчерү максатыннан.

Г8

Инде булган мәкаләнең копиясе

Википедиянең башка сәхифәсеннән текстны күчерү, копияләү.

Мәкаләләр

М1

Энциклопедик эчтәлеге булмаган буш яки бик кыска мәкалә

Мәсәлән, «Габдулла Габдуллаев. Бик яхшы кеше, намаз укый, гаиләсе бар». Шулай ук мәкалә исемен копияләгән сәхифәләр бу төркемгә керә.

Әгәр мәкаләне яхшыртып була икән, бетерү алдыннан өч сәгать көтәргә кирәк. Бәлки, мәкаләне коручы аны яхшыртыр. Бу темасы мөһим һәм чыганагы бирелгән мәкалә төпчекләренә һәм исемлекләргә карамый.

М2

Татар телендә булмаган яки машина тәрҗемәсе белән генә язылган мәкалә

Әгәр берәр мәкаләдә чит телдәге сүзләрдән башка татартелле текст булса, бетерү алдыннан тикшерергә кирәк, бәлки аны яхшыртып булырдыр.

Башка телдә зур цитаталар булган мәкаләләр бу төркемгә карамый (мәсәлән, төрле илләр гимннары).

Бу яңа булдырылган һәм тәрҗемә процессында булган мәкаләләргә карамый. Соңгыларына {{Ds}} кисәтү калыбы урнаштырыла.

М3

Фәкать сылтамалардан торган мәкалә

Яки интервикилар, төркемнәр, «Шулай ук кара» бүлеге генә булган мәкаләләр

Исемлекләр бу төркемгә карамый.

М4

Энциклопедик мөһимлеген дәлилләмәгән мәкаләләр

Мәсәлән, мөһимлеге исбат ителмәгән танылмаган шәхес, кешеләр төркеме, сайт яки оешма турында мәкалә.

Берәркем мәкалә мөһимлеген дәлилләргә теләсә, бәхәс ВП:Бетерүгә сәхифәсенә күчерелә.

М5

Автор хокукларын бозу

Түбәндәге билгеләр:

  • Мәкалә автор хокуклары белән якланган чыганактан тулысынча копияләнә (төркемнәр, интервики һәм кечкенә төзәтүләрдән тыш)
  • Мәкалә коручысы автор хокуклары белән якланган материал хуҗасының урнаштыруга рөхсәтен исбатламаган.

Андый мәкаләләр авторларына аларның эшчәнлеге Википедия кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен {{nothanks cv}} шаблоны кулланыла.

М6

Мәкалә исемендә норматив булмаган лексика булса.

Яки мәкалә тулысынча цензура чикләренә сыймаган лексикадан торса.

Википедия:Цензура чикләренә сыймаган лексика кагыйдәсенә нигезләнә.

Юнәлтүләр

Ю1

Булмаган сәхифәгә юнәлтү

Ялгышлык булса, кирәкле биткә юнәлтергә.

Төрле аланнардагы битләр арасында юнәлтүләр

Мәсәлән, мәкаләләрдән бәхәскә, порталдан ярдәм аланына һ. б.

Ю3

Исемдә хата булган юнәлтүләр

Шулай ук бер сүздә төрле әлифбалар кулланылса.

Иң еш ясала торган хаталар, берлек/күплек саннары мөнәсәбәте, сүзнең башка вариантлары моңа керми.

Баш килештә булмаган исем

Семантик (мәгънә) ягыннан дөрес булмаган юнәлтү

Юнәлтелгән бит юнәлә торган бит белән синонимнар түгел, мәгънә ягыннан төрле мәкаләләр.

Файллар

Ф1

Булган файл копиясе

Копияләнгән файлны күрсәтү кирәк.

Ф2

Хаталы яки буш файл

Ф3

  1. {{subst:nld}}   license
  2. {{subst:nsd}}   source
  3. {{subst:nad}}   author
  4. {{subst:dd}}   disputed
  5. {{subst:npd}}   permission

Аңлашылмаган лицензион халәте

Түбәндәге билгеләргә ия булса:

  1. Лицензия турында мәгълүматлар юк
  2. Чыганак турында мәгълүматлар юк
  3. Авторлык турында мәгълүматлар юк
  4. Лицензиясе, авторлыгы яки чыганагы шик тудыра

Ф4

  • {{subst:ofud}}

Кулланылмаган, ирексез файл

Бер мәкаләдә дә кулланылмаган, ирекле булмаган файл.

Ф5

  • {{subst:ädäb}}

Әхлакый нормаларына туры килмәгән файл

Әдәб-әхлак нормаларына туры килмәсә.

Ф6

  • {{RCT| Filename.ext}}

Ирекле булмаган, алыштырыла алган файл

Викиҗыентыкта әлеге тема буенча алыштырыла алган файл булса.

Ф7

  • {{NCT| Filename.ext}}

Викиҗыентыкта шул ук файл булса

Викиҗыентыкка сылтама куярга

Төркемнәр

Т1

Буш төркем

Бернинди бит, файл яки буш булмаган төркем кермәгән төркемнәр. Бу {{Төркемнәр өчен төркем}} калыбы белән билгеләнгән, һәм табигатьләре буенча, кайвакыт буш кала алган күп мәгънәлелек, юнәлтү, сайланган тема, бәхәсләшү процессы дәвам иткән яки проект төркемнәренә кагылмый. Шундый төркем юк ителмәве өчен, өстенә {{empty category}}/({{Буш төркем}}) калыбын урнаштыруыгыз сорала.

Кулланучылар сәхифәләре

К1

Хуҗасы соравы буенча

Әгәр сәхифәнең (аккаунтның) хуҗасы сораса.

К2

Аноним кулланучы бәхәс бите

Теркәлмәгән кулланучының бәхәс бите актуальлеген югалтса.

Шул ук IP-адреслы кулланучылар белән бутамас өчен.

К3

Булмаган кулланучы

Википедиядә теркәлмәгән, ләкин сәхифәсе булган кулланучылар.

Шулай ук кара