Википедия:Төркемләү

(Википедия:Төркемнәр битеннән юнәлтелде)


Бу биттә Татар Википедиясенең төркемләү функциясе, аның дөрес кулланылышы һәм Татар Википедиясендәге төркемләү эшчәнлеге турындагы киңәш-кулланма тасвирлана. Татар Википедиясенең төркемләү проекты өчен, ВП:Проект:Төркемләү битен карагыз.

Билгеләмә үзгәртү

Татар Википедиясенең төркемләү системасы - бер-берсенә керүче тематик төркемнәрдән торучы иерархик агач.

Төркемләү максаты үзгәртү

Төркемләү системасының үзәк максаты - укучылар берәр теманың ниндидер нигез мәгълүматы белән таныш булган очракта, бу үзенчәлек белән тасвирланган барлык Википедия битләренә төркемнәр иерархиясен навигация чарасы буларак кулланып җиңел ирешә алу мөмкинлеген булдыру.

Кулланучылар бәйле битләренә төркемнәрдән тыш башка юллары белән дә ирешә алалар - мәсьәлән исемлекләр һәм навигация калыплары. Бу техникаларны чагыштыру өчен, Төркемнәр, исемлекләр, һәм навигация калыплары (ингл.) битен карый аласыз.

Төркемләү мәсләкләре үзгәртү

Төркемләү системасының бердәмлеге үзгәртү

Татар Википедиясендә берәр темага караган мәгълүматның җиңел табыла алынуы өчен, бар битләр, аларны язуда кулланылган имләләренә карамастан, бердәм төркемләү системасына кертелә.

Төркемләнүнең мәҗбүрилеге үзгәртү

Бүгенге татар телен язуда куллану өчен кабул ителгән бар имләләрендә язылган бар мәкаләләр, калыплар, төркемнәр һәм башка битләр Татар Википедиясендә төркемләү системасында теркәлә.

Төркемләү системасы үзгәртү

Төркемләү имләсе үзгәртү

Элекке бюрократ тәкъдиме буенча консенсус барлыгы ачыклануы нигезендә Татар Википедиясенең битләрне төркемләү эше хәзерге заманда кулланышта булган кирилл имләсе нигезендәге татар әлифбасында алып барыла.

Төркемләү системасы башы үзгәртү

Төркемләү системасының иң югары дәрәҗәдәге Төркем:Барлык төркеменнән башлана.

Төркемнәр сайлау үзгәртү

Төркемнәрне сайлау мәсләге үзгәртү

Берәр бит анын темасын иң төгәл билгеләгән (иң түбән дәрәҗә) төркемнәргә кертелә, ягъни бер бит бер-берсе астына кергән төркемнәргә керә алмый.

Төркемнәрне сайлау киңәше үзгәртү

Берәр битне төркемләргә әзерләнгәндә, анарга охшаш битләрнең нинди төркемнәргә кертелгәненә күз салыгыз.

Битләрне төркемләү үзгәртү

Берәр битне берәр төркемгә кертер өчен, аның астында [[Tөркем:"Төркем_исеме"]] кертелә.
Мәсьәлән, Җир битен төркемләү өчен, [[Tөркем:Җир]] язып куйгач, аны Төркем:Җир төркемендә күрә алырсыз.

Төркәлмәгән битләр үзгәртү

Төркәлмәгән битләрне очратканыгыз очракта, аларны төркемләү сорала. Төркемли алмаганыгыз очракта, алар турында "Төркемләү" проекты катнашучыларына белдерү өчен, битләргә {{Төркемнәр юк}}, {{rq|cat}} яки {{rq-lat|cat}} калыпларны урнаштырыгыз.

Искәрмәләр үзгәртү