Википедия:Гомуми форум
Татар Википедиясе форумына рәхим итегез! Языр алдыннан бәхәс кагыйдәләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
Татар Википедиясе форумына рәхим итегез! Кайсы бүлегендә сорыйм дип белМӘгәндә, «Сораулар» бүлегенә языгыз. |
Викимедиа мохитен татарчалаштыру
Башка тел бүлекләреннән тәрҗемә итү өчен ContentTranslation коралын кулланыгыз
Мәкалә төпчекләрен редакцияләү өчен күрсәткеч
Күчерү • Берләштерү • Бетерү • Төркемнәр
Youth Conference 2025/Яшьләр конференциясе 2025
үзгәртү16-18 май аралыгында Чехия башкаласы Прага шәһәрендә 2025 елгы яшьләр конференциясе узачак. Монда 18 гыйнварга кадәр теркәлү узу кирәк. Катнашу өчен кулланучыга 18-26 яшь булу һәм инглиз телендә бик яхшы аралашу төп критерийлар булып тора. Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзаларыннан мин шәхсән Динә Абдуллинага һәм Алисә Фатыйховага тәкъдим ясаган идем, Динә дә, Алисә дә барырга тырышуларын һәм 40 урын бирелчәк конферениягә заявка (инглизчә видеоязма белән) тутыра алуларын белдерде. Шуңа өстәп, кулланучы чарадан соң 12 айдан да ким булмаган вакытны оештыручы сыйфатында Викимедиа хәрәкәтендә актив катнашырга тиеш булачак. Үзем җирле актив викимедия төркеме контакты буларак рекомендация бирдем. Әгәр моңа риза/каршы булсагыз, ни дә булса өстисегез килсә, зинһар, тиз арада бу сылтамадан узып фикерегезне белдерегезче.--Il Nur (бәхәс) 16 гый 2025, 16:37 (UTC)
- Il Nur әфәнде, көз көне Төркиягә бару булдымы? Берәр җирдә Вячеслав фотоотчет урнаштырып, мин генә күрми калдыммы. --Әмир (бәхәс) 17 гый 2025, 19:15 (UTC)
- @Әмир әфәнде, әйе барып кайттылар, Вячеслав блокланган иде ул вакыт Викискладта, өлгермәгәндер. Төркемдә 23 сентябрьда язган иде ничек узганын, кайбер фотоларын да күрсәтте (Стамбул дип эзләтсәгез тиз киеп чыга - https://t.me/wugtat). Кулланучы:Фәрһад язмады бугай. Бәлкем булган конференцияләр буенча йомгаклар, нәтиҗәләр, алып кайткан яңалыкларны белдерүне мәҗүри итеп куяргадыр? Il Nur (бәхәс) 17 гый 2025, 19:24 (UTC)
- Куйыйк. --Әмир (бәхәс) 17 гый 2025, 19:26 (UTC)

Central Asian WikiCon 2025
үзгәртү2025 елның 19-20 апрелендә Ташкентта, Үзбәкстанда узачак Central Asian WikiCon 2025 конференциясе стипендиясенә былтыр заявка тутырган идем, бүген уңай җавап алдым. Монда ТатВики эшчәнлеге, татарча һәм күптелле бәйгеләр оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга уйлыйм. Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез, фикерләрегез булса, зинһар әйтегезче.--Il Nur (бәхәс) 17 гый 2025, 19:35 (UTC)