Википедия:Танышу

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Рәхим итегез! · Мохит белән танышу · Беренче адымнар · Башлаучыларга киңәшләр · Белешмәлекләр · Кагыйдәләр һәм киңәшләр · Еш бирелә торган сораулар · Вики-белем · Эзләү · Хәрефле исемлек · Өйрәнү урыны · Булырга тиешле мәкаләләр · Сүзлекләр

Кем өчен бу үзгәртү

"Нәрсә инде ул Вики һәм аны ничек кулланып була?" икәнен аңларга теләгән, әмма эшләре тыгыз булу аркасында түбәндәгесенә дә вакыт тапмаган кешеләр өчен

  • белешмәлекләрне табу һәм алар белән танышу
  • YouTube-тагы видео-лекцияләрне карау яки тыңлау һәм
  • бу яңа нәмәстәне үзлегеннән үзләштерергә (булсын мөстәкыйль килеш тикшереп, квест дәвамында яки берәр Вики-клубта).

.

Ничек кулланыласы үзгәртү

Түбәндәге бар биремнәр турында:

  • бу кереш язылган телдәге Википедия бүлеге үрнәгендә бирелә — кардәш Викимедиа проектлары арасында иң танылганы
  • стационар режим (зур экранлы санак, клавиатура, тычкан манипуляторы) — шулай танышу һәм үзгәртүләр кертү җайлырак

Интернет браузерыгызның башка бер тәрәзендә Википедиянең татарча бүлегенең Баш битен ачасыз да, түбәндәрәк адым-адым бирелгән биремнәр ясарга / бүлекләр белән танышырга башлыйсыз:

Адым-адым танышу биремнәре үзгәртү

Интерфейс үзгәртү

  1. Сул якта проект эмблемасы астындагы Проектның вертикаль менюсы белән танышыгыз, һәрбер сылтаманың кая китергәнен тикшереп алыгыз
  2. Югарыда уң яктан Катнашучы менюсының һәрбер сылтамасы буенча нәрсә барлыгын карап алыгыз — теркәлгәч һәм үз хисап язмагызга кергәч аеруча кыйммәтле мөмкинлекләр активлаша
  3. Эзләү тәрәзе биеклегендә урнашкан Битнең горизонталь менюсын табыгыз һәм аның элементлары белән танышыгыз (Мәкәлә-Бәхәс-Уку-Карау/Төзәтү-Тарих-Тагын) — төрле тел бүлекләрендә, хисап язмагызга керү һәм соңгысының хокукларыннан бераз үзгәрә ала
  4. Берәр битнең баз дип йөртелгән иң астагы өлешенә төшеп карагыз — анда да астагы стандарт меню урнашкан.
  5. Берәр битнең Битнең горизонталь менюсындагы яки аның берәр бүлеге/астбүлеге янында [үзгәртү] (визуаль редактор режимы) яки [вики-текстны үзгәртү] (код килеш) сылтамасына бассагыз, Үзгәртүләр кертү тәрәзе ачыла — аның өстәге һәм астагы стандарт иструментлар панелләре белән танышу урынлы.

Төп сыйфат категорияләре үзгәртү

Берәр проекта булган яки барлыкка килә торган материаллар турында халыкара викимедиачылары үз вердиктын чыгарып тора. Җәмгыять карарларының кайберәүләре горурлык хисен бирә, башкалары җиңләрне сызганып эшләргә этәрә яки материалны халык күзләренә чыгару алдыннан игътибарлырак эшкәртүгә гыйбрәт була:

  1. Рецензияләү өчен мәкаләләр
  2. Яхшы мәкаләләр
  3. Сайланган мәкаләләр
  4. Сайланган исемлекләр һәм порталлар
  5. Яхшыртуга
  6. Бетерүгә
  7. Мәкалә төпчекләре
  8. Минималь таләпләр

Кирәк булганы ничек табыла үзгәртү

  1. Тышкы эзләү системалары һәм ясалма интеллект — гадәттә Википедиягә игътибар итәләр һәм эчтәлекләрен табып торалар
  2. Википедиянең эчке Эзләү тәрәзендә
  3. Төркемләр —- гамәлдәге Төркемнәр агачы һәм аларның башка Викимедиа проектлары яки Википедиянең тел бүлекләре эчендә охшашлары белән бәйлелеге аркылы (сул менюсының "Башка проектларда" һәм "Башка телләрдә" бүлекләре)
  4. Эчке сылтамалар:
    1. Мәкалә текстында, Күп мәгънәле мәкаләләр җыентыклары битләрендә, берәр тема буенча мәкаләләр исемлеге яки берәр тематик порталның бүлегендә — кызыл төсле сылтамалар әлегә булдырылмаган һәм соралган битләрне билгели
    2. төрле Калыплар-карточкалар һәм Навигацион калыплар ярдәмендә
  5. Сезне кызыксындырган тема буенча энциклопедик текст табуга, бу тема буенча өстәмә Вики-контентны проектның вертикаль менюсының "Башка проектларда" һәм "Башка телләрдә" бүлекләрендәге сылтамалар яки мәкалә базындагы төркемнәр аркылы табып була

Хаталарны төзәтәсе, мәгълүмат өстисе үзгәртү

  1. Өйрәнү урыны махсус теләсәгез нинди экспериментлар өчен булдырылган.
  2. Чынлап һәм олыларча төзәтүләр кертә башларга уйлыйсыз икән, башта Викимедиа проектларында хисап язмагызны теркәү белән башлагыз
    • Сезне сәламлиләр
    • Төзәтүләрегезгә ихтирамлырак карыйлар
    • Башка катнашучылар сезнең бәхәс битегездә төрле киңәшләр калдыра алачак
    • Гамәлләрегез яки аргументларыгыз берәүгә бәхәсле дип күренсә, төзәтмәләрегезне кире кагу алдыннан сезнең белән аралашу мөмкинлеге булачак
    • Күпфатирлы йортыгыз буенча берәр күрше яки уку/эш урыныгызда берәү аноним килеш Википедия киңлекләрендә тәртипсез кылана башлап, проектның идарәчеләре сезнең Интернет-провайдерның IP-адресларыннан аноним кертемнәрне вакытлыйча тыйса да, сезнең катнаша алу мөмкинлеге сакланачак
  3. Кечкенә төзәтүләр кертүдән башлагыз (онытылган өтерләр, хәреф хаталары, төгәлрәк тасвирлау, берәр факт яки феноменның әһәмиятлелеген дәлилләүче искәрмәләр һәм башкача чыганакларны күрсәтү).

Бар әһәмиятле темалар тасвирланмаган монда, җиңнәремне сызганып тотынам! үзгәртү

Монда чыннан да урынлы мәкаләләр исемнәрен туплаучы исемлекләр һәм исемлекләр исемлекләренә һәм яңа башлаучыга башка файдалы материалларга сылтамалар туплана

  1. Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле 10 000 мәкалә исемлеге
  2. Ясыйсы битләр — җирле тел бүлеге җәмгыяте туплый торган тематик исемлекләр яки аерым мәкаләләр исемнәре (үзегез дә өсти аласыз).
  3. Мәкаләләр остаханәсе — яңа мәкаләне булдыруда адым-адым ярдәм итүче остаз
  4. Яңа мәкалә язу адымнары / Башлаучыларга киңәшләр

Кагыйдәләр кайда? үзгәртү

  1. 5 нигез
  2. Кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар исемлеге
  3. Кагыйдәләр һәм киңәшләр системасы аңлатмасы

Рәнҗетәләр. Зарланасым килә үзгәртү

  1. Википедия:Мөрәҗәгатьләр

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тагын телисезме? Түбәндәге сылтамаларны яки Татарча Википедиянең Ярдәм бүлеген ачып карагыз. Уныңшлар!

Искәрмәләр үзгәртү