Википедия:Татар Википедиясе үсеш планы/Интерфейс тәрҗемәсе

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Акыллы Татарстан · Бәйгеләр · Бәйлелек · Белем җәүһәрләре · Ел көннәре · Җанисәп · Интерфейс тәрҗемәсе · Иске латин әлифбалы мәкаләләр · Калыплар · Марафончылар · Өмәләр · Популярлаштыру · Порталлар · Социаль челтәрләр · Статистика · Сәләт ВикиМәктәбе · Татнет каталогы · Татнет рейтингы · Терминнар · Төркемләү · Эзтабар

Татар Википедиясе үсеш планы · Булырга тиешле мәкаләләр · Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау · Сүзлекләр · Роботка эш · Кызыклы фактка кандидатлар · Популярлаштыру · Өмәгә кандидатлар · Мәкаләләр тәрҗемәсе · Интерфейс тәрҗемәсе

Татар Википедиясенә кергәндә, автоматик килеш татар теленең кирил әлифбасындагы интерфейсын күрәсез, тик татарчаны монда гына түгел - бар Викимедиа проектларында да интерфейс теле буларак сайлап була.

Интерфейс теле көйләнмәләре үзгәртү

Татар теле өчен, Википедиянең һәрбер битендә югары өлешенең уң ягында урнашкан Көйләнмәләр (Настройки/Settings) сылтамасына басып, Интернационализация (Internationalisation) бүлегендә кирилча өчен tt-cyrl, латинчасы өчен tt-latn билгеләвегез җитә.

Моннан соң, үз хисап язмагыз астында (IP буларак керсәгез - бу сессия дәвамында) булсын француз Викиханәсе, булсын гарәп Викихәбәрләр, проектара идарә өчен кулланылган Мета-Вики, Каталан Викимедиясе кебек тематик яки Викимедия Россия кебек аерым бер илкүләм Викимедиа оешмасының үз вики-мохитенә керсәгез дә, интерфейсыгызның стандарт өлеше татарча күренәчәк.

Бу мөмкинлек бик шәп, тик хәзерге вакытта татар телендәге ни кирил, ни латин әлифбаларының интерфейслары тулысынча тәрҗемә ителмәгән, шулай да Викимедиа хәрәкәте үсә бару аркасында яңа интерфейс хәбәрләре пәйда булып тора.

Интерфейсны ничек тәрҗемә итәргә? үзгәртү

Әгәр дә Сез Татар Википедиясенең интерфейсын тәрҗемә итәргә телисез икән, бу адымнарны үтәгез:

  1. Translate Wiki сайтында теркәлегез (Log in).
  2. Кайсы телдәге википедияне тәрҗемә итәргә теләгәнегез турында үзегезнең катнашучы битендә кыска мәгълүмат языгыз.
  3. Менә монда тәрҗемәче статусын алу өчен заявка калдырыгыз (Гадәттә ул бөтен сораган кешегә бирелә).
  4. Тәрҗемәче статусын алгач, интерфейсны тәрҗемә итүне башлап була. Кириллик интерфейс хәбәрләре монда. Шулай ук латин әлифбалы интерфейсны да тәрҗемә итергә була.

Уңышлар!

Википедияне татарчалаштыру өчен интерфейс хәбәрләре (tt-cyrl) үзгәртү

Википедияне татарчалаштыру өчен интерфейс хәбәрләре (tt-latn) үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү