Француз теле

Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.

Француз теле
Үзисем:

français

Илләр:

Франция, Канада, Бельгия, Швейцария, Лөбнан, Люксембург, Монако, Марокко, Алжир, Тунис һәм күп башка илләрдә.

Төбәкләр:

бөтен дөнья

Рәсми халәт:

29 дәүләттә, шул исәптә Франция, Бельгия, Канада, Швейцария.

Күзәтүдә тора:

Французская академия[d], Королевская академия французского языка и литературы[d] һәм Квебекское управление французского языка[d]

Сөйләшүчеләр саны:

270 миллион

Дәрәҗә:

10

Халәт:

иминлектә[d][1]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

фра 745

ISO 639-1:

fr

ISO 639-2:

fre һәм fra

ISO 639-3:

fra

Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.

Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.

БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе. Берничә төбәк хөкүмәт оешмасының, мәсәлән, Африка Берлегенең һәм Аурупа Берлегенең рәсми теле яки эш теле.

Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.

Map-Francophone World.svg

Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.

Альянс Франсез оешмасы максаты чит илләрдә француз теле һәм француз мәдәниятен үстерү булган оешма.

2010 елга Альянс Фрнасезның 135 илдә 461 000 укучысы булган:

Африка: 38 ил, 129 Альянс Франсез бүлеге, 83 163 укучы;

Төньяк Америка: 2 ил, 133 Альянс Франсез бүлеге, 36 128 укучы ;

Латин Америкасы, Кариб илләре: 33 ил, 274 Альянс Франсез бүлеге, 169 675 укучы;

Азия, Океания: 30 ил, 78 Альянс Франсез бүлеге, 114 615 укучы;

Аурупа: 33 ил, 354 Альянс Франсез бүлеге, 88 801 укучы.

1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).
Француз телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре бар.

ТарихҮзгәртү

Халык латин теле үсешеҮзгәртү

Рим гаскәрләре, иң элек Галлия (бүгенге Франция) территориясендә б.э.к. 154 елда килеп, б.э.к. 51 елда аны тулысынча яулап алган дип санала. Римлылар, галлар һәм империянең башка өлкәләреннән китерелгән коллардан торган җәмгыятьтә төп теле урынын латин теле алган, шулай ук ул фән һәм мәдәният теле иде. Моңа да карамастан, галл телләре VI гасырга кадәр яшәгән. Француз теле халык латин теленә нигезләнә, ләкин шул вакытта формалашуына классик латин теле һәм кельт телләре йогынты ясый торган иде. V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелү һәм Урта гасырлар башлану белән, классик латин теленең йогынтысы кимеп киткән, шунлыктан җирле диалектлары баба теленнән тизрәк арына башлаган. Мәсәлән, IIIII гасырларда сүз башындагы /sk/, /sp/, /st/ тезмәләрендә протетик сузык, барлыкка килеп, Галлия латин теле вариантында калган: scribere > escrivere (фр. écrire); spatha > espa(t)a (фр. éрéе); stabulum > establu (фр. étable). /h/ авазы тулысынча юкка чыккан, күп иҗекле сүзләр ахырындагы /m/ да юк ителгән: portam > porta.

Сузыклар үзгәрелүе
Классик латин теле сузыклары Латин язуы ă ā ĕ ē ĭ ī ŏ ō ŭ ū æ œ au
ХФӘ a e i o u ae̯ oe̯ au̯
Халык латин теле сузыклары, III гасыр (ХФӘ) a ɛ e i ɔ o u ɛ e

486 елда франклар нәселләренең берсенең короле Хлодвиг Галлияне басып алу сугышларын башлый. Ләкин яулап алган җирләрдә мәҗүси франклар, Рим мәдәниятен үзләштереп һәм христиан динен кабул итеп, латин теленә күчә. Шул ук вакытта борыңгы франк теле аңа зур йогынты ясый: күп алынмалар кулланыла башлый, аларның белән юкка чыккан /h/ авазы яңадан барлыкка килә. VVIII гасырларда сузыклар түбендәгечә үзгәрелә барган:

Басымлы ачык иҗекләрдә Барлык очракларда
Әүвәл ɛ ɔ e o a au̯ u
m, n алдында k, g артында башка очракларда
Соң (VIII гасыр) ɪ̯e u̯o eɪ̯ ou̯ aɪ̯ ɪ̯e y

Моннан тыш, VI гасырдан әүвәл еш кына басымсыз сузыклар юкка чыккан яки редукцияләнеп калган: calidum > caldu, oculum > oclu, pede > pied, porta > porte. /e/, /i/ алдындагы /g/ һәм /k/ авазлары, ничәдер баскычтан кичеп, нәтиҗәдә /d͡ʒ/ һәм /t͡s/ ителеп нечкәргән; өстәвенә, /a/ алдында бу авазләр /d͡ʒ/ һәм /t͡ʃ/ ⟨ch⟩ ителгән. V гасырдан соң /bj/ һәм /vj/ тезмәләре /d͡ʒ/'га, /pj/ тезмәсе исә /t͡ʃ/'га алмаштырылган. V гасырдан интервокаль (ике сузык арасындагы) /b/, /d/ һәм /ɡ/ тартыклары /β/, /ð/ һәм /h/ яңгырашын алган, сузык артындагы сүз ахырындагы /t/ /θ/'га әйләнгән.

Иске француз телеҮзгәртү

Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә иске француз теле пәйда булган. Иске француз телендәге иң әүвәл билгеле документ ул — 842 елда язылган «Страсбург анты» (Serment de Strasbourg).

IXX гасырларда /m/ һәм /n/ алдындагы сузыклар назализацияләнгән, сузык һәм тартык арасында /l/ авазы /ɫ/'га, аннары /u̯/'га әйләнгән, шулай ук XI гасырда /u̯o/ > /u̯e/ һәм /ou̯/ > /eu̯/ үзгәрешләре килеп чыккан, шунлыктан сузыклары (монофтонглар, дифтонглар, трифтонглар) күбәеп калган. Алар түбендәгечә үзгәрелә барган (үзгәрешләр бер үк вакытта башланмаган, кайбер урта стадияләр күрсәтелмәгән):

XII гасыр aɪ̯ eu̯ u̯e u̯eu̯ eɪ̯ > oɪ̯ ɪ̯eu̯ ou̯ yɪ̯ e̯au̯ > e̯o au̯ ɪ̯e ãɪ̯̃ õɪ̯̃ ĩ ỹɪ̯̃ ɪ̯̃ẽ ũ̯ẽ
XVII гасыр ɛ ø we u ɥi o je/e ɛ̃ ɥɛ̃ jẽ ɔ̃ œ̃

ФонетикаҮзгәртү

ТартыкларҮзгәртү

Артикуляция ысулы Артикулция урыны
Ирен тартыклары Тел алды тартыклары Дорсаль тартыклар
Альвеол Альвеол арты Тел уртасы Тел арты Кече тел
Ирен-ирен тартыклары Ирен-теш тартыклары
Плозивлар Яңгыраулар b d g
Саңгыраулар p t k
Сибилянтлар Яңгыраулар z ʒ
Саңгыраулар s ʃ
Фрикативлар Яңгыраулар v ʁ
Саңгыраулар f
Аппроксимантлар Үзәктәгеләр j ɥ w
Яндагылар l
Борын тартыклары m n

Сүз ахырында тартыклар саңгыраулаштырылмый.

СузыкларҮзгәртү

Француз телендә 11 чиста сузык: /a/, /ɑ/, /ɛ/, /e/, /i/, /œ/, /ø/, /u/, /y/, /ɔ/, /o/; моннан тыш, борын сузыклары бар: /ã/, /ɔ̃/, /ɛ̃/, /œ̃/.

Сөйләм агышыҮзгәртү

Сөйләм агышында сүзләр ритмик төркемнәргә берләшә. Ритмик төркем киләсе сүзләр тәшкил итә:

  • мөстәкыйль сүз белән ярдәмлек сузләре,
  • фигыль белән алмашлык,
  • күп сүзле төшенмәләр һәм фразеологик сүз тезмәләре,
  • аергыч + баш сүз,
  • баш сүз + бер иҗекле аергыч.

Тоташу (рус. сцепление, фр. enchaînement) — 1нче сүзнең ахрындагы тартык һәм 2нче сүзнең башындагы сузыктан бер иҗек ясалуы. Ритмик төркемдә, шулай ук синтагмада мәҗбүри.

Бәйләшү (рус. связывание, фр. liaison) — бер сүзнең ахрыгы тавышсыз тартыгының әйтелүе һәм киләсе сүз белән тоташуы. Шул очракта тартык укылышы үзгәрелә ала:

Хәреф Укылыш (ХФӘ)
d /t/
s, x /z/
f /v/

Моннан тыш, борын сузыгыга тәмамланган сүзләрдә /n/ авазы барлыкка килеп киләсе сүз белән бәйләшә.

Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:

  • тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында: les ͜ amis «дуслар»,
  • сан яки асыл сыйфат артында: un grand ͜ appartement «зур квартира»,
  • алмашлык ия һәм фигыль арасында: ils ͜ écrivent «алар яза»,
  • avoir, être формалары артында: je suis ͜ étudiant «мин студент»,
  • dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында: dans ͜ une maison «өйдә»,
  • très, trop, plus, bien рәвешләре артында: très ͜ attentif «бик игътибарлы»,
  • фразеологик сүз тезмәләрендә: de temps ͜ en temps «кайчакта».

Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:

  • исем ия һәм хәбәр арасында: les élèves | étudient «студентлар укый»,
  • исем һәм аергыч арасында: les jours | heureux «бәхетле көннәр»,
  • et теркәгече артында: moi et | elle «мин һәм ул»,
  • җиңелчә сулышлы h алдында: très | haut «бик югары»,
  • алмашлык ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында: Sont-ils | entrés ? «Кергәннәрме?»

ГрамматикаҮзгәртү

МорфологияҮзгәртү

ИсемҮзгәртү

Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.

Ысул Кулланылыш Мисал Искәрмә
-s сүзләр күбесе un amiles amis
юк үзгәреш -s, -x, -z'ка тәмамланган сүзләр un tapisdes tapis
-x -au, -eau, -eu'га тәмамланган сүзләр;
bijou, caillou, chou, genou, hibou, joujou, pou
un bijoules bijoux чыгармалар: bleu, pneu
-al-aux -al'га тәмамланган сүзләр un chavalles chevaux чыгармалар: bal, chacal, carnaval,
festival, récital, final, choral һ.б.
-ail-aux bail, corail, émail, vail, vantail һ.б. сүзләрдә un travaildes travaux -ail'га тәмамланган сүзләр күбесенә -s куша: un détaildes détails
тамыр үзгәреше кайбер сүзләр un œildes yeux

Моннан тыш, француз телендә ир-ат һәм хатын-кыз родлары бар.

СыйфатҮзгәртү

Сыйфат исем белән род һәм сан буенча яраша. Ир-ат роды биш сыйфаты сузыктан яки h'тан башлаган сүз алдында үзгәрелә:

Гади форма Сузык яки h алдында
beau bel
nouveau nouvel
vieux vieil
fou fol
mou mol

Хатын-кыз роды формасын ясау төп кагыйдәсе ир-ат роды формасына -e кушылуыннан гыйбарәт, ләкин чыгармалар да бар:

Ир-ат роды Хатын-кыз роды
aigu aiguë
bas basse
beau belle
blanc blanche
doux douce
faux fausse
fou folle
frais fraîche
gentil gentille
grec grecque
gros grosse
jaloux jalouse
long longue
mou molle
nouveau nouvelle
public publique
sec sèche
turc turcque
vieux vieille

Моннан тыш, кайбер очракларда регуляр үзгәрешләр килеп чыга:

Ир-ат роды Хатын-кыз роды Мисал Чыгармалар
-e -e кушылмый rouge — rouge
-er, -ier -ère, -ière entier — entière
-f -ve naïf — naïve
-eux, -eur -euse heureux — heureuse,
travailleur — travailleuse
meilleur(e), antérieur(e),
postérieur(e), supérieur(e),
inférieur(e), intérieur(e),
extérieur(e)
-teur -trice protecteurprotectrice
-et, -el, -eil, -en, -on, -ien -e алдында тартык ике тапкыр языла bon — bonne inquiet — inquiète,
concret — concrète,
complet — complète,
secret — secrète

Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.

Ысул Кулланылыш Мисал Чыгармалар
-s сүзләр күбесе, родына карамастан petitpetits, petitepetites
юк үзгәреш -s, -x'ка тәмамланган сүзләр un homme heureuxdes hommes heureux
-x beau, noveau гына beaubeaux
-al-aux -al'га тәмамланган сүзләр nationalnationaux banal, glacial, natal,
naval, fatal, final

Өстәвенә, beau/bel, nouveau/nouvel, vieux/vieil, fou/fol, mou/mol сүзләренең күплек саны берәр формасы гына бар, алар гади формаларыннан ясала: beaux, nouveaux, vieux, fous, mous.

Сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәләре
Чагыштыру дәрәҗәсе Ясалышы Мисаллар Чыгарылма
Чагыштыру дәрәҗәсе plus, moin, aussi (+ que теркәгече) La Volga est plus large que la Moskova «Идел Мәскәү елгасыннан киңрәк»
La territoire de la France est moins grand que celui de l'U.R.S.S. «Франция территориясе ССРБ-ныкыдан кечерәк»
Les monuments de Léningrad sont aussi intéressants que le monuments de Moscou «Ленинград һәйкәлләре Мәскәү һәйкәлләре кебек үк кызыклы»
bon «яхшы» — meilleur(e) «яхшырак»
mauvais «яман» — pire «яманрак»
petit «кечкенә» — moindre (шулай ук plus petit(e)) «кечерәк»
Артыклык дәрәҗәсе билгеле артикль + plus, moin La Loire est la plus grade fleuve de la France «Луара — Франциядә иң зур елга»
Cette œuvre est la moins intéressante «Бу әсер иң кызыксыз»
bon «яхшы» — артикль + meilleur(e) «иң яхшы»
mauvais «яман» — артикль + pire «иң яман»
petit «кечкенә» — артикль + moindre (шулай ук plus petit(e)) «иң кечкенә»

Гади сыйфатлардан тыш, күрсәтү, тартым сыйфатлар һәм билгесез сыйфатлар бар, төрләнеше махсус һәм күптөрле.

Сыйфат төрле родлы исемнәр яки алмашлыклар төркеменә караса, ул ир-ат формасында тора: Marie (хатын-кыз) et Pierre (ир-ат) sont intelligents (ир-ат формасы) «Мари белән Пьер акыллы»; gens «кешеләр» сүзе төрле очракларда төрле родлы сыйфатлар белән кулланыла.

Иң еш кулланыла торган сыйфатлар (bon «яхшы», mauvais «яман», grand «зур» һ.б.), шулай ук күрсәтү, тартым сыйфатлар, билгесез сыйфатлар һәм quel «кайсы» сүзе исем алдыннан килә ала, башкалар бөтенесе исә исем артыннан киләргә тиеш.

ФигыльҮзгәртү

Француз телендә фигыльнең зат, сан, заман, юнәлеш (рус. залог) һәм төркемчә (рус. наклонение) категорияләре бар.

Фигыль спряжениеләре
Спряжение Фигыльләр Искәрмә
I -er'га тәмамланганнар чыгарма: aller «барырга»;
кайбер фигыльләр орфографик яктан үзгрелә
II күплек санда -iss- кушымчасы кертелгән, -ir'га тәмамланган фигыльләре
III -ir, -oir, -re'га тәмамланганнар; aller «барырга» спряжениедә уртак кагыйдәсе юк

Ике сыйфат фигыль төре бар: participe présent һәм participe passé. Participe présent формасы ясау өчен -ons'сыз Présent заманы 1-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә -ant кушыла; participe passé формасы ясау өчен I спряжение фигыле нигезенә , II спряжениенекенә -i ялгана; III спряжение өчен уртак кагыйдә юк. Дүрт төркемчә бар: хикәя фигыль (рус. изъявительное наклонение, фр. mode indicatif), боерык фигыль (рус. повелительное наклонение, фр. mode impératif), шарт фигыль (рус. условное наклонение, фр. mode conditionnel), субъюнктив (рус. сослагательное наклонение, фр. mode subjonctif). Боерык фигыльдән башка барысының да үз заман системалары бар. Гади заманнарда фигыль үзе, катлаулы заманарда исә ярдәмчел аның белән фигыльләр кулланыла.

Фигыль заманнары
Төркемчә Үткән заманнар Хәзерге заманнар

(барысы да гади)

Киләчәк заманнар
Гадиләр Катлаулылар Гадиләр Катлаулылар
Indicatif Imparfait
Passé simple
Passe composé
Plus-que-parfait
Passé antérieur
Passé immédiat
Passé immédiat dans le passé
Présent Futur simple
Futur dans le passe
Futur antérieur
Futur immédiat
Futur immédiat dans le passé
Conditionnel Conditionnel passé 1-ère forme
Conditionnel passé 2-ième forme
Coditionnel présent
Subjonctif Subjonctif imparfait Subjonctif passé
Subjonctif plus-que-parfait
Subjonctif présent
Гади заманнарда төрләнеш
Хикәя фигыль I спряжение II спряжение Нәрсәгә кышымчалары ялгана
1-нче зат 2-нче зат 3-нче зат 1-нче зат 2-нче зат 3-нче зат
Présent Берлек саны -e -es -e -is -is -it Инфинитив нигезенә
Күплек саны -ons -ez -ent -issons -issez -issent
Passé simple Берлек саны -ai -as -a -is -is -it
Күплек саны -âmes -âtes -èrent -îmes -îtes -irent
Imparfait 1-нче зат 2-нче зат 3-нче зат
Берлек саны -ais -ais -ait -ons'сыз Présent заманы 1-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә
Күплек саны -ions -iez -aient
Futur simple Берлек саны -ai -as -a Инфинитивка
Күплек саны -ons -ez -ont
Futur dans le passé Берлек саны -ais -ais -ait
Күплек саны -ions -iez -aient
Шарт фигыль 1-нче зат 2-нче зат 3-нче зат
Coditionnel présent Берлек саны -ais -ais -ait Инфинитивка
Күплек саны -ions -iez -aient
Субъюнктив 1-нче зат 2-нче зат 3-нче зат
Subjonctif présent Берлек саны -e -es -e -ent'сыз Présent заманы 3-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә
Күплек саны -ions -iez -ent
Subjonctif imparfait Берлек саны -se -ses -ât Présent simple 2-нче зат берлек саны формасындагы фигыльгә
Күплек саны -sions -siez -sent
Катлаулы заманнарда төрләнеш
Төркемчә Заман Ясалышы
Хикәя фигыль Passe composé présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Plus-que-parfait imparfait формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Passé antérieur passé simple формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Passé immédiat présent формасындагы venir фигыле + de + инфинитив
Passé immédiat

dans le passé

imparfait формасындагы venir фигыле + de + инфинитив
Futur antérieur futur simple формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Futur immédiat présent формасындагы aller фигыле + инфинитив
Futur immédiat

dans le passe

imparfait формасындагы aller фигыле + инфинитив
Шарт фигыль Conditionnel passé

1-ère forme

conditionnel présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Conditionnel passé

2-ième forme

subjonctif imparfait формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Субъюнктив Subjonctif plus-que-parfait
Subjonctif passé subjonctif présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé

Шулай ук карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • THE BANCROFT FRENCH DICTIONARY - FRENCH-ENGLISH/ENGLISH-FRENCH - BANCROFT•LONDON
  • Виктория Клюева — ФРАНЦУЗСКИЙ ЯЗЫК С НУЛЯ — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00580-7
  • Н.Брель, Н.Пославская — Русско-французский разговорник для путешественников. Bon voyage — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00072-7
  • Городецкий Р.А., Самохотская И.С. Французский язык для студентов-историков: Учеб. для ист. фак. пед. вузов. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Высш. шк., 1991. — 335 с. — ISBN 5-06-001610-0
  • Французский язык. Справочник школьника / Е. В. Агеева; Научный редактор Т. Л. Королёва. — М.: Филол. о-во «Слово», «Ключ-С», АСТ, Центр гуманитарных наук при факультете журналистики МГУ им. М.В.Ломоносова, 1997. — 480 с. — ISBN 5-15-000746-3
  • Н.Б. Жукова, К.Н. Дауэ — Справочник по грамматике французского языка. Для старших классов средней школы. — Государственное учебно-педагогическое издательство Министерства Просвещения РСФСР, 1963
  • Популярный самоучитель французского языка +CD / Н. Демазюр, Н. Путилина.  Москва: Издательство АСТ, 2017. – 511, [1] с.: ил. + CD. – (Популярный самоучитель). — ISBN 978-5-17-098840-2
  • К.А. Аллендорф — Очерк истории французского языка. Пособие для преподавателей. — Государственное учебно-педагогическое издательство Министерства Просвещения РСФСР, 1959
  • Бойцов М. А. — Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек / М. А. Бойцов, Р. М. Шукуров; Русчадан И. И. Кадыйрова, Т. Р. Гыймадиева тәрҗ. — Казан : Мәгариф, 2008. — 319 б.: рәс. б-н.. — ISBN 978-5-7761-1841-8

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Красная книга языков ЮНЕСКО