Урта́ гасырла́р (Урта гасыр, лат. medіum acvum) — Борынгы дөньядан соң һәм Яңа вакытка кадәр булган тарих чоры. Урта гасырларның башы V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелүе белән билгеләнә. Урта гасырларның ахыры турында исә тарихчыларның уртак фикере юк. Версияләр арасында Константинопольны алу (1453), Американы ачу (1492), Реформация башлануы (1517), Инглиз инкыйлабы башлану (1640) кебек вакыйгалар әйтелә. Шулай ук бу чорда яңа империя — Госманлы империясе (1299) барлыкка килә. Бу дәүләт куәтле чагында өч кыйтганы (Европа, Азия һәм Африка) иңләп алган.

Урта гасырлар
Сурәт
Урын Европа
Әүвәлгесе Борынгы дөнья һәм поздняя античность[d]
Киләсе Яңарыш[d], Яңа вакыт һәм Великие географические открытия[d]
Башлану вакыты 476
Тәмамла(н)у вакыты 1500
Кайда өйрәнелә медиевистика[d], урта гасырлар тарихы[d] һәм урта гасырлар археологиясе[d]
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/middle_ages[1]
 Урта гасырлар Викиҗыентыкта
1328 елда Европа харитасы

Чыганаклар үзгәртү

Урта гасырлар чоры буенча чыганаклар биш төргә бүленә:

  1. табигый-географик;
  2. этнографик;
  3. матди (әйбер) чыганаклары;
  4. рәсемле-нәфис (архитектура, рәсем сәнгате, скульптура, кулланма сәнгать)
  5. язма.

Язма чыганаклар, үз чиратында, түбәндәге төркемнәргә бүленә:

  1. нарратив, ягъни тарихи хикәятләр (анналлар, хроникалар, биографияләр, шәҗәрәләр һ.б.), агиография язмалары, эпистоляр язмалар, вәгазьләр һәм нәсыйхәтләр, фәнни һәм матур әдәбият;
  2. документаль;
  3. кануни.

Искәрмәләр үзгәртү