Инглиз инкыйлабы

Инглиз инкыйлабы (tat. lat. İngliz inqıylabı(үле сылтама)) шулай ук Инглиз ватандашлар сугышы (ингл. English Civil War), совет тарихи мәктәбе буенча Инглиз буржуаз инкыйлабы (XVII гасыр) - Инглиз илендә абсолют монархиядән конституцион монархиягә күчеш.

Нейсби сугышы, 1645 ел, 14 июнь, "кавалерлар"-патша яклы гаскәрләре тар-мар ителә.
Инглиз иле харитасы ватандашлар сугышы чорында: яшел - парламент яклы хакимияте, кызыл - роялистлар хакимияте
Карл I - инкыйлаб вакытында үтерелгән инглиз патшасы
Оливер Кромвель - инглиз диктаторы, лорд-протекторы

Инглиз инкыйлабы нәтиҗәсендә патша (король) хакимияте парламент тарафыннан чикләнелә һәм ватандашлар ирекләре бирелә.

Инкыйлаб Инглиз иленең сәнәгый борылышына зур этәргечне бирә.

Инкыйлаб үзлекләре: башкарма хакимияте һәм канунны чыгару хакимияте арасында көрәш (патша парламентка каршы) һәм англиканнар һәм пуританнар арасында дини сугыш булган. Шулай ук инкыйлаб вакытында миллиара низаглары - инглиз, шотланд, ирланд кешеләре арасында булган.

Тарих үзгәртү

  • 1640 ел - унбер еллык тәнәфестән соң парламент чакырыла, ул Озак Парламент дип йөртелә (1653 елга кадәр эшли).
  • 1641 ел - парламент Ирландиянең фетнәсен бастыруга акча бирми һәм парламентны таратмау канунын кабул итә.

1641 елда парламент "Бөек ремонстранция" патша җинаятьләре турында җыентыгын кабул итә, дәүләт хакимияте парламент кулларында туплана.

  • 1642 ел - Карл I парламентны таратырга тырышканда көчле сәяси көрәш: парламент яклы - "түгәрәк башлы" һәм паша яклы "роялист" -"кавалерлар" арасында башлана.
  • 10 гыйнвар - патша Лондоннан китә
  • 22 август - патша парламентка сугыш игълан итә
  • 23 октябрь - Эҗгил сугышы
  • 1643 ел, 20 сентябрь - Ньюбери сугышы. Шотландия белән хәрби бергәлек.
  • Марстон-Муре сугышы. Шотландия интервециясе. "Кавалерлар" җиңелә.
  • 1645 ел, 14 июнь - Нейсби сугышы, "кавалерлар" тар-мар ителә.
  • 1646 ел, 24 июнь - парламент гаскәрләре Оксфордны басып ала: патша Шотландиягә кача.
  • 1647 елда - шотланд кешеләре патшаны акча өчен парламентка җибәрәләр.

Оливер Кромвель гаскәрне тарата алмый. Парламент көчләрендә низаглашу башлана.

  • 1648 ел, 17-19 август - Престон сугышы: шотландлар тар-мар ителә.
  • 4 октябрь Кромвель атлы гаскәрләре Эдинбург шәһәрен басып ала.
  • 1649 ел, 30 гыйнвар - Карл I патшасын җәзалап үтерү.
  • 1950 - Данбар сугышы. Парламент Эдинбургны басып ала.
  • 1651 ел - Вустер сугышы. Республика гаскәр башлыгы Кромвель Шотландияне буйсындыра.
  • 1653 ел - Кромвель Диктатурасы яки Протектораты.
  • 1658 ел - Кромвель диктаторы үлеме.

Генерал Монк Лондонны басып ала.

  • 1660 ел - парламент монархияне торгызу турында карарны кабул итә.

Үтерелгән Карл I улы Карл II тәхеткә чакырыла. Инкыйлаб тәмамы.

  • 1685 ел - Карл II бертуганы Яков II тәхеткә утыра
  • 1688 ел - "Данлы инкыйлаб": парламент Яков II патшасын куып чыгара һәм Оранлы Вилһельмны тәхеткә чакыра.
  • 1689 елда Вилһелм Оранлы "Хокуклар акты" һәм «Habeas Corpus act» кануннарына тугрылыгын дәлилләгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Английская буржуазная революция XVII века / Под редакцией академика Е. А. Косминского и кандидата исторических наук Я. А. Левицкого. — М.: Издательство Академии наук СССР, 1954. — 10 000 экз.
  • Барг М. А. Великая английская революция в портретах её деятелей. — М.: Мысль, 1991.
  • Кондратьев С. В. Революция XVII века в Англии. — М.: Академия, 2010.
  • Лавровский В. М. Сборник документов по истории английской буржуазной революции XVII в. — М.: Высшая школа, 1973. — 342 с.
  • Лавровский В. М., Барг М. А. Английская буржуазная революция. — М., 1958.
  • Павлова Т. А. Вторая английская республика (1659—1660). — М., 1974.
  • Савин А. Н. Лекции по истории английской революции. — М., 2000.
  • Томсинов В. А. Юридические аспекты английской революции 1640—1660 годов. Период конституционной борьбы: ноябрь 1640 — август 1642 года. — М.: Зерцало-М, 2010.