Ирландия
Ирландия (ирл. Éire, Poblacht na hÉireann; ингл. Ireland, Republic of Ireland) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Ирландия утрауның күпчелегендә урын ала. Мәйданы – 70,2 мең км². Илнең исеме ирланд Éire сүзеннән килә. Башкала – Дублин шәһәре (1,4 млн. кеше яши). БМОга 1955 елдан керә.
Байрак
| |
Шигарь | Jump into Ireland ![]() |
---|---|
Башкала | Дублин |
Халык саны | 5 123 536 (Җанисәп, апрель 2022) ![]() |
Нигезләнгән | 29 декабрь 1937 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC±00:00 |
Рәсми тел | ирланд теле, инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 69,797 км² |
Координатлар | 53°N 8°W ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Майкл Һиггинс |
Хөкүмәт башлыгы | Лео Варадкар |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 504 183 миллион US$ (2021), 529 245 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | евро |
Туу күрсәткече | 1.96 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.945 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 81.60732 ел (2016)[3] |
Пинсә яше | 66 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | BS 1363[4] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[4] |
Телефон коды | +353 |
ISO 3166-1 коды | IE |
ХОК коды | IRL |
Интернет домены | .ie |
Европа берлегенә керә.
Исем Үзгәртү
1937нче елда кабул ителгән Конституциягә күрә дәүләтнең исеме Éire, инглизчә әйткәндә Ireland. 1949нчы елда Ирландия Җөмһүрияте исеме кабул ителде, бу исем бары тик Description of the State буларак, ягъни дәүләтне сурәтләү буларак кабул ителде. Исеме "Ирландия" булып калды. Бу бөтен утрауга претензия белән бәйле. Ләкин рәсми һәм рәсми булмаган сорауларда Ирландия Җөмһүрияте сүзе кулланыла.
Географик мәгълүмат Үзгәртү
Ирландия Европа утраулары арасында мәйданы буенча өченче урында тора. 6° 20'–10° 20' көнбатыш озынлыгы һәм 51° 25'–55° 23' төньяк киңлеге арасында урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 300 км, ә төньяктан көньякка исә 450 км.
Мәйдан – 70.280 км².
Бөекбритания белән чикләр озынлыгы – 360 км.
Сәясәт Үзгәртү
Ирландия – парламент көчле булган җөмһүрият.
Хәзерге Конституция 1937нче елның 1 июлендә плебисцит нәтиҗәсендә кабул ителгән.
Президент халык тарафыннан җиде елга сайлана. Президентның парламентның аскы бүлмәсен чакыру һәм җибәрү хокукы бар, ул хәрби көчләрнең башлыгы, кануннарны җәмәгатьчелеккә президент чыгара. Президент шулай ук мәхкәмә башлыкларын һәм башка югары урындагы кешеләрне сайлый.
Премьер-министр – хөкүмәтнең башлыгы. Аны парламент тәкъдим итә һәм президент раслый.
Ирландия парламенты ике өлештән тора: сенат һәм вәкилләр палатасы.
Вәкилләр палатасында 160-170 кеше. Бу парламент өлешен бөтен халык сайлый. Сенат 60 кешедән тора. 11 кешене премьер-министр сайлый, 6 кеше Милли һәм Дублин университеты тарафыннан сайлана, 43 кеше махсус исемлек буенча сайлана. Ике палатаның эшләү вакыты – 7 елга кадәр.
Ирландиянең сәяси партияләре:
Административ бүленү Үзгәртү
Административ рәвештә Ирландия 4 провинциягә һәм 26 графлыкка бүленә.
- Ленстер провинциясе (Leinster/Cúige Laighean):
- Карлоу (Carlow/Contae Cheatharlach)
- Дублин (Dublin/Contae Átha Cliath)
- Килдэйр (Kildare/Contae Chill Dara)
- Килкенни (Kilkenny/Contae Chill Chainnigh)
- Лиишь (Laois/Contae Laoise)
- Лонгфорд (Longford/An Longphort)
- Лаут (Louth/Contae Lú)
- Мит (Meath/Contae na Mí)
- Оффали (Offaly/Contae Uíbh Fhailí)
- Уэстмит (Westmeath/Contae na hIarmhí)
- Уэксфорд (Wexford/Contae Loch Garman)
- Уиклоу (Wicklow/Contae Chill Mhantáin)
- Манстер провинциясе (Munster/Cúige Mumhan):
- Коннахт провинциясе (Connacht/Cúige Chonnacht):
- Ольстер провинциясе (Ulster/Cúige Uladh):
Ирландия | Төньяк Ирландия |
Халык Үзгәртү
Ирландия халкы – кельтлар. 2006нчы елның җанисәбе буенча Ирландия халкы саны 4,24 млн кеше. 10 процент – башка дәүләтләрдән милләтләр.
Халкының 58 % шәһәрләрдә яши.
Ирланд теле Үзгәртү
Ирландия хөкүмәте инглиз теленнән ирланд теленә күчү эшен алып бара.
2005 елның апрелендә кабул ителгән канун буенча урамдагы топографик исемнәр ирланд телендә булырга тиеш. Теле- һәм радио-тапшыруларда ирланд теле кулланыла. Ләкин ирланд теле бик үк популяр түгел: 2002 елда узган сораштыру нәтиҗәсендә, 1,57 млн кеше ирландча сөйләшә ала, дип санала.
Тарихи-лингвистик шәрехләмә
Ирланд телен башка телләрдән үзенчәлекле орфография, сүз башындагы тартык авазларның мутациясе, җөмләләрдә VSO (фигыль+ия+иярчен кисәкләр) тибындагы сүз тәртибе, ике бәйлек фигыле һәм төрләнә торган бәйлекләр кебек грамматик күренешләр аерып тора. Борынгы ирланд теленә шулай ук үтә катлаулы фигыль системасы да хас булган.
Әйтергә кирәк, Ирландия утравы католик чиркәү йогынтысына эләккәннән соңгы мең ярым ел эчендә ирланд теленә өч тапкыр тирәнтен реформага дучар ителгән. Шул сәбәпле борынгы тел бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче реформа V-VI гасырларда ук үткәрелсә дә, борынгы ирланд теле 900 нче елларга кадәр сакланып калган. X гасырда формалашкан урта ирланд теле XVII йөзьеллык азагына кадәр актив кулланышта булган. Бу чорда ирланд теле нык гадиләштерелгән – башлыча Скандинавиядән бәреп кергән норманнар йогынтысында. Шуннан соң яңа ирланд теле чоры башланган. Ул бүген дә инглиз теленең көчле басымы астында дәвам итә. Ирланд теле беренче аралашу теле буларак юкка чыгып бара. Кайбер фаразлар буенча, аны камил белүчеләр саны хәзер 65 меңләп кенә инде.
Хәзерге заманда ирланд язуында гадәти латин хәрефләре файдаланыла, әлифба ирланд телендә Cló Rómhánach (“латин шрифты”) дип атала. Элегрәк махсус “гэль шрифты” – Cló Gaelach та булган, XX гасыр уртасына кадәр ирланд телендәге китаплар нәкъ шул “утрау готикасы” шрифтында басыла иде. Бүген Cló Gaelach бизәү максатларында гына кулланыла.
Огамик язу исә тагын да борынгырак. Аның б.э.ның IV-VI гасырларында киң таралган булуы төгәл билгеле, әмма барлыкка килү чоры тарих төпкеленә кереп югала. Һәм сузык, һәм тартык авазларны белдерүче огам хәрефләре туры сызык өстенә сызыкчалар һәм нокталар куеп языла. Огамик әлифбаның башлыча ташка уеп язылган үрнәкләре генә сакланып калган.
Орфография
Биш кыска сузык авазның (a, e, i, o, u) озын әйтелешле пары бар (á, é, í, ó, ú). Латин әлифбасының 13 хәрефе ялгыз тартык авазларны белдерү өчен кулланыла (b, c, d, f, g, h, l, m, n, p, r, s, t), калган хәрефләр алынма һәм чит ил сүзләрендә генә очрый (j, k, q, v, w, x, y, z): мәсәлән, jíp (джип); Jab (Иов), x-ghathú (рентген).
Ирланд орфографиясенең төп принцибы “caol le caol agus leathan le leathan” дип атала (тар – тар белән, киң киң белән бергә). “Тар сузыклар” дип, ирланд грамматикасында алгы рәт сузыклары i, í, e, é атала, арткы һәм, гомумән, алгы булмаган сузыклар (a, á, o, ó, u, ú) “киң авазлар” рәтенә керә. Бу кагыйдә буенча, нечкә (палатальләшкән) тартыкларның ике ягында да бары тик “тар сузыклар” гына языла, ә калын (палатальләшмәгән) тартыклар “киң сузыклар” чолганышында була.
Шулай итеп, сузык авазларны белгертүче хәрефләрнең күбесе чынбарлыкта, сузык авазларның үзеннән бигрәк, алар тирәсендәге тартыкларның калын яки нечкә әйтелешен чагылдыра. Мәсәлән, ea парында беренче сузык беркайчан да диярлек әйтелми, бары тик аннан алдагы тартыкның палатальләшкән булуын гына белгертә, мәсәлән,: Peadar [pjadər] (кеше исеме, инглизчәсе – Peter). Бу ясалмалык еш кына буталчык хәлләргә китерә: әйтик, anois (хәзер) сүзен теоретик яктан [əniʃ] дип тә, [ənoʃ] дип тә укырга мөмкин, ләкин аның беренче әйтелеше генә дөрес.
Әлбәттә, мондый орфография диалектларга хас булган фонетик күренешләрнең күбесен язуда чагылдыра алмый.
Хәзерге заман әдәби телендә түбәндәге монофтонглар кулланыла:
· í [i:] — rí [r’i:] “король”
· i [i] — mil [m’il’] “бал” (мёд)
· é [e:] — gé [g’e:] “каз”
· e [e] — te [t’e] “кайнар”
· á [a:] — lá [la:] “көн”
· a [a] — cat [kat] “мәче”
· ó [o:] — ceol [k’o:l] “музыка”
· o [o] — loch [lox] “күл”
· ú [u:] — cú [ku:] “эт”
· u [u] — muc [muk] “дуңгыз”
Ирланд телендә басым гадәттә сүзнең беренче иҗегенә төшә. Басымсыз иҗекләрдә күп кенә сузык авазлар [ə] дип әйтелә: anocht [ə'noxt] “бүген кич”, inniu [ə'n’u:] “бүген”, cúigear [ku:g'ər] “бишәү”. Аңлашыла ки, озын сузык авазлар үз әйтелешен һәрвакыт саклап кала һәм гади сөйләм телендә дә “йотылмый”.
Ирланд телендә төрләнешле бәйлекләрнең кулланылуы – шактый кызыклы күренеш. Әйтик, “ag” бәйлеге инглиз теленә “by” һәм “from” бәйлекләре аша тәрҗемә ителә ала. Ия булуны, биләп торуны, хуҗа булуны белгерткәндә “ag” бәйлеге сан, зат һәм җенес (род) буенча төрләнә ала, аңа теге яки бу синтетик кушымча өстәлә, ләкин зат алмашлыгы төшереп калдырыла. Бу очракта “tá” фигыле (инг. “have”, тат. “ия булырга”) үзгәрешсез кала. Бу конструкцияне тәрҗемә итү өчен, татарча “бар” сүзе дә җитеп тора. Мисаллар:
Tá leabhar agam. – Минем китабым бар. – Cүзгә-сүз: “Have + a book + by-me”.
Tá deoch agat. – Синең эчемлегең бар. – “Have + a drink + by-you (sing.)”.
Tá ríomhaire aige. – Аның (ир-атның) санагы бар. – “Have + a computer + by-he”.
Tá páiste aici. – Аның (хатын-кызның) баласы бар. “Have + a baby + by-she”.
Tá carr againn. – Безнең машинабыз бар. – “Have + a car + by-we”.
Tá teach agaibh. – Сезнең өегез бар. – “Have + a house + by-you (pl.)”.
Tá airgead acu. – Аларның акчасы бар. – “Have + money + by-they”.
Тарих Үзгәртү
Беренче кешеләр Ирландиядә мезолит вакытында яшәделәр.
432нче елда Патрик Әүлия ирландлар арасында христианлык таратты.
1801нче елда Ирландия Бөекбритания өлеше булды.
Икътисад Үзгәртү
- Тулаем милли продукт – $177,2 млрд.
- ТМП кеше башына – $43 600.
- Акча беремлеге – Евро.
Тулаем милли продуктның үсеше бик зур (1996 – 2000 елларда – 9%).
Кыйммәтлек буенча Ирландия башкаласы – Дублин 2006 елда 16нчы урын алды.
Мәдәният Үзгәртү
Ирландидә безнең эра алдыннан яшәгән кешеләрдән (мезолит, неолит чорлары) шушы чор мәдәнияте һәйкәлләре калды. Бу таш һәйкәлләр һәм таштан эшләнгән фортлар. Тимер чоры вакытында кельтлар килүе белән, мәдәният яңарышны кичерә. Vнче гасырда Патрик әүлия ярдәме белән Ирландия христиан динен кабул итте.
Бәйрәмнәр Үзгәртү
Төп мәкалә: Ирландия бәйрәмнәре.
Ирландиянең иң мөһим милли бәйрәме – Патрик әүлия көне.
Спорт Үзгәртү
Ирландларның милли спорт төрләре арасында кёрлинг һәм гэл футболы исемле уеннар бар.
Музыка Үзгәртү
Ирландия музыкантлары Европада инде XIIнче гасырда мәгълүм булганнар. Алар арасында иң данлыклысы арфада уйнаучы сукыр Турлаф O’Каролан (Turlough O`Carolan). Аның музыкасын хәзер дә бөтен дөньяда уйныйлар. Ә 18нче гасырда Фейш фестивале барлыкка килә. Фестивальнең максаты – флейтада уйнауны саклау.
Китапханәләр һәм музейлар Үзгәртү
Дин Үзгәртү
2006 елгы халык санын алу: Үзгәртү
Дин | Тарафдарлар саны |
---|---|
Католиклык | 3,681,446 |
Ирландия чиркәве | 125,585 |
Мөселманнар | 32,539 |
Пресвитерианнар | 23,546 |
Православие | 20,798 |
Методистлар | 12,160 |
Апостол чиркәве | 8,116 |
Буддизм | 6,516 |
Һинд дине (ш. и. Кришна аңы) | 6,082 |
Лютеранлык | 5,279 |
Евангелистлар | 5,276 |
Иегова шаһитләре | 6,291 |
Баптизм | 3,338 |
Яһүд дине | 1,930 |
Викка | 25 |
Пантеизм | 1,691 |
Агностицизм | 1,515 |
Атеистлар | 929 |
Мормоннар | 1,237 |
Квакерлар | 882 |
Иске католиклык | 540 |
Бәһаи | 504 |
Башка христиан агымнары | 29,206 |
Башка диннәр | 8,576 |
Дини булмаганнар | 186,318[5] |
Диннәрен билгеләмәгәннәр | 70,322 |
Барлыгы | 4,239,848 |
Моны да карагыз Үзгәртү
Сылтамалар Үзгәртү
Дәүләт Үзгәртү
- Ирландия президенты сайты
- Премьер-министр сайты
- «Ирландия хөкүмәте онлайн» сайты
- Ирландия парламенты
- Сәнгать, спорт һәм туризм департаменты 2005 елның 10 гыйнвар көнендә архивланган.
Сәяси төркемнәр Үзгәртү
ММЧ Үзгәртү
- Business & Finance 2014 елның 4 июнь көнендә архивланган.
- Ireland on Sunday 2005 елның 14 апрель көнендә архивланган.
- Irish Independent 2007 елның 13 май көнендә архивланган.
- The Irish Times
- Ирланд телевидениясе
- Интернет-телеканалы
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 4,0 4,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ В Ирландии за последние 6 лет почти вдвое выросло количество атеистов