Ирландиядә ислам

Ирландиядә ислам (ирл. Ioslam sa Phoblacht na hÉireann) — Ирландия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Ирландия халкының (4 882 мең кеше) 1,40 % ы (71 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Ирландиянең рәсми танылган диннәреннән берсе. Ислам җәмгыяте Ирландиядә иң тиз үсә торган дини азчылык булып тора. 1991 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Ирландиядә мөселманнар саны ~4 000, 2016 елда 55 000—70 000 кеше тәшкил иткән.

Дублиндагы мәчет — элекке пресвитериан чиркәве бинасы

ТарихҮзгәртү

 
Ирландиянең ислам мәдәни үзәгендә урнашкан мәчет. Дублин

Ирландия (Ирландия-Әл-Кәбир, Бөек Ирландия) турында беренче булып гарәп сәяхәтчесе Әл-Идриси (1100—1164) «Нузхат ал-муштак фи-хтирак ал-афак» (Tabula Rogeriana, 1154) китабында телгә ала.

1631 елның 20 июнендә Jan Janszoon (Murad Reis) җитәкчелегендәге Төньяк Африка пиратлар корабы бухтага керә һәм Балтимор яр буе авылына һөҗүм итә. Коллар белән сәүдә итүчеләр, авыл халкын урын-җирләреннән күтәрә, каршы торучыларны үтерә һәм кораб трюмына 107 кешене төшереп бикли. Ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны, хәтта бишектәге сабыйларны Госманлы империясенә, Алжирдагы коллар базарына алып китеп, коллыкка саткан[2].

Ирландиядә беренче ислам җәмгыятенә 1959 елда нигез салына. Ул Ирландиядә укучы мөселман студентлар тарафыннан оештырыла һәм «Дублин Ислам җәмгыяте» (соңрак «Ирландия Ислам фонды») дип атала. Ул вакытта Дублинда мәчет булмый. Студентлар намазларны үз өйләрендә укый, җомга намазлары һәм Корбан бәйрәме өчен заллар арендалый торган була. 1974 елда шәхси йортта мәчет өчен мәйдан сатып алына, 1976 елда беренче мәчет һәм ислам үзәге ачыла. Шулай итеп, Дублин җәмигъ мәчете Ирландия территориясендә беренче мәчет була. Берничә ел узгач, дин тотучылар саны арту сәбәпле, мәчетнең мәйданы артык кечкенә булып кала. 1983 елда пресвитериан чиркәвен биләгән бина мәчет өчен сатып алына һәм үзгәртелә.

1960-еллардан башлап илдә Әхмәдия мөселманнары барлыкка килә. Ирландия Республикасында ике Әхмәдия мәчете бар.

1976 елда Ирландиядә беренче мәчет һәм ислам үзәге 7 Harrington Street, Dublin 8 адресы буенча урнашкан дүрт катлы бинада ачыла. Мәчет һәм ислам үзәге ачылышына үз өлешләрен кертүчеләр арасында Согуд Гарәбстанының короле Фейсал(ингл.) да була. 1981 елдан Кувәйтның хәйрия һәм Ислам эшләре министрлыгы мәчет имамына эш хакы түли башлый. 1983 елда Дублин мәчете һәм Ислам үзәгенең хәзерге бинасы сатып алынган, ремонтланган. 1992 елда Ирландия лейбористлар фиркасе әгъзасы Мусаҗи Бһамҗи (Moosajee Bhamjee, Дублинда табиблыкка укыган, Көньяк Африка Республикасында туган, аның әтисе 1906 елда Һиндстаннан күчеп киткән) мөселманнардан беренче (һәм бүгенге көндә бердәнбер) Ирландия парламенты әгъзасы итеп сайланган [3][4].

2003 елда Ислам мәдәни үзәге Ирландиядә рәсми тел булган гэль телен пропагандалау өчен оештырылган Foras na Gaeilige оешмасы ярдәмендә Коръәнне беренче тапкыр гарәп теленнән ирланд теленә (гэль теленә) күчерү планы булуы турында игълан итә, әмма ике телне дә камил белүче тәрҗемәче табылмау сәбәпле, тәрҗемә эше барып чыкмый. Коръәнне турыдан-туры гарәп теленнән ирланд теленә түгел, ә гарәп теленнән инглиз теленә, ә аннары ирланд теленә тәрҗемә итү юлы карала[5].

2006 елның сентябрендә мөселманнарны берләштерүче үзәк оешма — Ирландиянең имамнар шурасы (Irish Council of Imams) оештырыла. Шура Ирландиянең сөнни һәм шигыйлардан булган 14 имамын берләштерә. Аның рәисе — имам Хөсәен Халава (Ирландиянең Ислам мәдәни үзәге), рәис урынбасары — имам Яхья әл-Хөсәен (Ирландиянең Ислам фонды).

ДемографияҮзгәртү

Илдә мөселманнар саны 1990-елларда, аннан бераз алдарак та иммигрантлар хисабына арткан. 2011 елгы халык санын алу Ирландиядә 49 204 мөселман исәпләнүен күрсәткән, Ирландиянең 2016 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Ирландия Республикасында 63 443 мөселман яшәгән, бу 2011 елгы халык санын алу күрсәткечләреннән 29 % ка артык. Иң күп мөселман халкы булган шәһәрләр һәм бистәләр: 27 586 Дублин шәһәре һәм шәһәр яны; 3 633 Корк шәһәре һәм шәһәр яны; 3 432 Лимерик шәһәре һәм шәһәр яны; 2 047 Голуэй шәһәре һәм шәһәр яны; 1 392 Утерфорд шәһәре һәм шәһәр яны һ. б. Ирландиянең барлык мөселманнарының яртысыннан азрагы (47,3 %) Дублин графлыгында яшәгән.

Ирландиядә ислам җәмгыяте тиз үсә. 55 % мөселман Азия яки Африка илләреннән күчеп килүчеләр, ә 30,7 % — ирландияле булган. Төрле мөселман илләреннән сыену урыны сорап мөрәҗәгать итүчеләр исәбенә 1991 һәм 2011 еллар арасында (20 ел эчендә) мөселман халкы ил халкының гомуми санының 0,1 % ыннан 1,1 % ына кадәр үскән. 2016 елда мөселманнарның уртача яше 26,0 ел тәшкил иткән. Ирландиянең мөселман җәмгыятендә кече яшьтәге 10 884 бала (5-12 яшь) һәм урта яшьтәге 5 480 бала исәпләнә. Ирландиядә мөселманнар, гомумән, илнең төп халкы белән чагыштырганда, ешрак никахка керә (10 кешенең 6 сы өйләнгән булган) һәм аерылышулар шулай ук мөселманнар арасында азрак таралган.

МәчетҮзгәртү

 
Мәчеткә керү юлы

1992 елда Дубай губернаторы урынбасары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең финанс һәм сәнәгать министры шәех Хәмдан бин Рәшид Әл Мәктүм(ингл.), дини мәктәп урнашачак бинаны да кертеп, җир участогын финансларга риза була, аннары шул ук урында ислам мәдәни үзәге төзелешенә иганәче булырга теләк белдерә. Ислам мәдәният үзәге төзелеше 1994 елда башланган. Проектны Ирландиянең Michael Collins & Associates архитектура фирмасы эшләгән. Проект бәясе — 5 млн ирландия фунты. 1996 елның 16 ноябрендә ил президенты Мэри Робинсон(ингл.) һәм шәех Хәмдан Әл Мәктүм катнашында рәсми рәвештә ачылган[6].

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү