1992 ел
1992 (бер мең тугыз йөз туксан икенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1992 елы, II меңьеллыкның 992 елы, XX гасырның 92 елы, XX гасырның 10 унъеллыгының 2 елы, 1990 елларның 3 елы. 1992 елдан бирле 32 ел үтте.
- Халыкара космос елы (БМО).
Еллар |
---|
1988 · 1989 · 1990 · 1991 — 1992 — 1993 · 1994 · 1995 · 1996 |
Унъеллык |
1970-еллар · 1980-еллар — 1990-еллар — 2000-еллар · 2010-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1992 MCMXCII |
Юлиан тәкъвим | 1991—1992 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7500—7501 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2744—2745 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5752—5753 ה'תשנ"ב — ה'תשנ"ג |
Һиҗри тәкъвим | 1412—1413 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4484—4485 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1441 ԹՎ ՌՆԽԱ
|
Кытай тәкъвиме | 4688—4689 (4 февральдан) 辛未 — 壬申 ак сарык — кара маймыл |
Хәбәш тәкъвим | 1984 — 1985 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2048—2049 |
- Шака самват | 1914—1915 |
Шәмси тәкъвим | 1370—1371 |
Буддачылык тәкъвиме | 2535 |
Япон ел исәбе | 4 ел Хэйсэй |
Вакыйгалар
үзгәртү- 6 гыйнвар — Таулы Карабах Республикасы бәйсезлеген игълан итә.
- 17 март — Референдум нәтиҗәсендә КАҖ халкы яңа конституцияне кабул итте.
- 21 март — Татарстан суверенлыгы турында референдум. Тавыш бирүчеләрнең 61,4 %-ты суверенитетны хупладылар.[1]
- 31 март — Татарстан Чичәнстан белән берлектә Федератив килешүне имзаламады.
- 27 апрель — Саха Республикасы (Якутия) — Россия Федерациясендәге суверен җөмһүрият — төзелде һәм аның конституциясе кабул ителде.
- 27 апрель — Югославиянең таралганнан соң Сербия һәм Черногория яңа Федератив Югославия Республикасын төзеделәр.
- 5 май — Кырым парламенты Кырым бәйсезлеген игълан итте һәм бу статусны раслау өчен референдумны билгеләде.
- 6 май — Кырым конституциясе конституциясе кабул ителә.
- 13 май — Украина Югары Радасы Кырым бәйсезлеге турындагы декларацияне кире какты.
- 23 май — Лиссабон протоколы.
- 11 июнь — Татарстанда Корбан бәйрәме беренче тапкыр ял көне була.
- 8 июль — Татарстан телләре турындагы канун кабул ителә.
- 23 июль — Абхазия Югары Шурасы Грузиядән бәйсезлекне игълан итә.
- 6 ноябрь — Татарстан Конституциясен кабул итү.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1992 елда туганнар
- 6 март — Илмира Нәгыймова, татар җырчысы.
- 8 март — Сиринә Мифтахова, драма актрисасы, "Әдәби көрәш" җиңүчесе.
- 22 март — Фәннүр Мөхәммәтҗанов, драма актеры, Камал театры артисты (2012 елдан). «Тантана» премиясе (2019), «TATAR сүзе» бәйгесе (2021) лауреатлары.
- 22 июль — Селена Гомес, Америка актрисасы, җырчы һәм җыр композиторы.
- 29 июль — Ильяс Камал музыкант, композитор, ТР һәм РФның композиторлар берлеге әгъзасы.
- 20 август — Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан).
- 23 август — Гүзәлия Гафурова, Казакъстаннан карате буенча Азиада чемпионы (2014).
- 20 сентябрь — Сәфүрә Әлизадә, Азәрбайҗан җырчысы.
- 27 ноябрь — Рушан Миңнегулов, ике тапкыр Паралимпия чемпионы.
- 10 декабрь — Алсинә Закирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2013 елдан).
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1992 елда вафатлар
- Альберт Фәтхи, борынгы татар әдәбияты белгече.
- 12 февраль — Хатыйп Госман, әдәбият галиме, фән докторы
- 23 февраль — Зәйтүнә Бикбулатова, башкорт артисткасы.
- 29 февраль — Шәмши Калдаяков, казакъ композиторы.
- 23 март — Лек Вәлиев, театр режиссеры, Салават Юлаев премиясе лауреаты.
- 6 апрель — Айзек Азимов, Америка язучысы-фантаст.
- 4 май — Сәет Кальметов, татар драматургы.
- 17 май — Җәннәт Җәбгу-Скибневска, Польша хәрбие.
- 15 июнь — Лев Гумилев, рус этнолог, тарихчы.
- 24 август — Гали Халит, татар әдәби тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме.
- 12 сентябрь — Нәкый Исәнбәт, татар язучысы, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
- 5 октябрь — Әдилә Айда, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты.
- 11 октябрь — Васил Маликов, рәссам, сынчы.
- 27 ноябрь — Мөхәммәт Булатов, тарихчы.
- 7 декабрь — Госман Хәбибуллин, Казандагы Г. Тукай музееның беренче директоры.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
үзгәртү- Мөдәррис Әгъләмов, татар шагыйре.
Нобель премиясе лауреатлары
үзгәртү- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Жорж Шарпак.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Рудольф Маркус.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эдмонд Фишер, Эдвин Кребс.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Дерек Уолкотт.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Гэри Беккер.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Ригоберта Менчу.
Шулай ук карагыз
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |