Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте

(Югославия битеннән юнәлтелде)

Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте (серб. Социјалистичка Федеративна Република Југославија, хорв. Socijalistička Federativna Republika Jugoslavija, словен. Socialistična federativna republika Jugoslavija, мак. Социјалистичка Федеративна Република Југославија, алб. Republika Socialiste Federative e Jugosllavisë) — 1945-1992 елларда гамәлдә торган Балкан ярымутравындагы социалистик дәүләт. Хәзерге Сербия, Хорватия, Босния һәм Һерцеговина, Македония, Словения, Каратау һәм Косово территориясендә урнашкан булган.

Югославия социалистик федератив җөмһүрияте
с-х. Социјалистичка Федеративна Република Југославија / Socijalistička Federativna Republika Jugoslavija
словен. Socialistična Federativna Republika Jugoslavija
мак. Социјалистичка Федеративна Република Југославија


 

29 ноябрь 1945 — 27 апрель 1992



 

 

 

 

Байрак Герб
Гимн
«Һәй, славяннар»
«с-х. Хеј, словени / Hej, sloveni»
«словен. Hej, Slovani»
«мак. Еј, словени»
Башкала Белград
Зур шәһәрләр Белград, Загреб, Скопье, Сараево, Любляна, Нови-Сад, Приштина, Ниш, Сплит, Баня-Лука
Акча берәмлеге Югославия динары
Мәйдан 255 804 км²
Интернет-домен .yu
Телефон коды +38

1945 елның 29 ноябрендә Демкоратик Федератив Югославияне үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1963 елга кадәр Югославия Халык Федератив Җөмһүрияте (серб. Федеративна Народна Република Југославија) исемен йөрткән.

Башкаласы Белград шәһәрендә ураншкан булган. ЮСФҖ төньяк-көнбатышта Италия һәм Аустрия, төньякта — Маҗарстан һәм Румыния, көнчыгышта — Болгария, көньякта — Албания һәм Греция белән чиктәш булган. Көнбатышта Ядрән диңгез белән юылган.

Башка Европа социалистик илләреннән аермалы буларак, Югославия Варшава килешүе оешмасына кермәгән һәм Көнбатыш илләре белән якын мөнәсәбәтләрдә торган. Алты социалистик җөмһүрияттән (Босна һәм Һерцеговина, Каратау, Македония, Сербия, Словения, Хорватия) һәм Сербия составына кергән ике социалистик мохтар төбәгеннән (Воеводина, Косово) гыйбарәт булган.

Моны да карагыз үзгәртү