Македон теле (үзатамасы македонски јазик) — македониялеләр теле. Македония Җөмһүриятенең рәсми теле. Македон теле сөйләшләрендә аралашучылар тагын Грециядә, Болгариядә, Албаниядә һ.б. илләрдә яшиләр. Македон телендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны ~2,5 млн кеше. Македония Җөмһүриятендә македон телендә сөйләшүчеләр ~2 млн (2002, халык исәбен алу саннары буенча).

Македон теле
Үзисем:

македонски јазик

Илләр:

Албания байрагы Албания
Аустралия байрагы Австралия
Алмания байрагы Алмания
Болгария байрагы Болгария
Юнанстан Юнанстан
Румыния Румыния
Македония байрагы Македония
Сербия Сербия
Италия байрагы Италия
Швейцария байрагы Швейцария
АКШ байрагы АКШ

Күзәтүдә тора:

Крсте Мисирков исемендәге Македон теле институты

Сөйләшүчеләр саны:

~ 2 - 2,5 млн кеше

 Классификация
Төркем:

Һинд-аурупа телләре

балт-славян телләре
славян телләре
көньяк славян телләре
македония теле
Язу:

кириллица

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

маа 415

ISO 639-1:

mk

ISO 639-2:

mac (B); mkd (T)

ISO 639-3:

mkd

Македон теле славян телләренең көньяк төркеменә карый, төркемдә болгар теленә якын, шулай ук словен теле, бигрәк тә көньяк словен теле, белән уртаклыклары күп. Өч төп диалекты бар: көнбатыш, көнчыгыш, төньяк диалектлар. Кайбер тел төзелеше-типологик билгеләре буенча Балкан телләр берлегенең үзәген тәшкил итүче телләр исәбенә керә.

Дөньяда македон теленең таралышы:      рәсми тел, 2 млн — Македония;       70 мең — Австралия;       50 мең — Алмания, Италия, Швейцария;       20 мең — Албания, Греция, АКШ;       10 меңнән артык — Австрия, Бельгия, Дания, Канада, Нидерландлар, Сербия, Франция, Швеция;       10 меңнән ким — башка илләр

Фонетика үзгәртү

 
Крсте Мисирков, македон әдәби телен фәнни кодлаштыручы
 
Блаже Конески, тел галиме

Вокализм үзгәртү

Әдәби македон телендә 5 сузык аваз бар: а, о, у, е, и. Иҗек ясаучы р авазы бар (мәсәлән, «срце» ‘йөрәк’ сүзендә). Басым көчле, даими урыны юк. Арттан өченче иҗектән дә ерак була алмый (мәсәлән, «Дóнеси лóпате, тáте» ‘Көрәкне китер, әти’ яки «Дóнеси jа лопáтана, тáте» ‘(Теге) көрәкне китер, әти’). Басым төшмәгән сузык авазларның кыскаруы күзәтелми.

Консонантизм үзгәртү

Тартык авазларның барысының да (х авазыннан башкалар) яңгырау-саңгырау парлары бар.

Тартыклардан ј, ќ, ѓ, њ, љ – йомшак, калганнары — каты. Әдәби македон телендә тарихи үзгәрешләр күзәтелә: көчле, кыскартылган ь ъ авазлары о һәм е (мәсәлән, «сон» ‘йокы’, «ден» ‘көн’), ѣ › е («лето», «летен» ‘җәй’, ‘җәйге’), ѧ › е (мәсәлән, «месо» ‘ит’), ѫ › а (мәсәлән, «даб» ‘имән’, «рака» ‘кул’), *tj, *dj › ќ, ѓ аффрикатларына үзгәргән (мәсәлән, «свеќа» ‘шәм’, «меѓа» ‘межа, аралык’).

Морфология үзгәртү

Исемнәр килеш (Юнәлеш килештән башкалары) кушымчаларын югалтканнар. Сүзләр аналитик юл белән бәйләнешкә керә. Постпозитив кушымча предметның билгеле-билгесез булуын һәм сөйләүчедән якын-ерак (туры мәгъънәдә һәм күчерелмә мәгънәдә) урнашкан булуын белдерә: мәсәлән, книгата (билгеле бер китап), книгава (билгеле бер китап, якын урнашкан яки кадерле, яраткан китап), книгана (билгеле бер китап, ерак урнашкан яки ошамаган китап турында әйтелә).

Зат алмашлыкларының Төшем килешендә һәм Юнәлеш килешендә тулы һәм кыска формалары бар.

Фигыль катлаулы модаль-заман формаларына ия. Барлык фигыльләрнең виды бар (эшләнеп беткән гамәл, эшләнеп бетмәгән гамәлне аңлатучы видлар). Сыйфат фигыльнең бер генә формасы сакланган, ул төп юнәлешне дә, төшем юнәлешен дә аңлата ала: «легнат» ‘яткан’ һәм ‘ ятып торган’, «заборавен, остарен човек» ‘онытылган, картайган кеше’, «самоубиен» ‘үзен-үзе үтергән’. Шулай ук, югалган инфинитив функциясен үтәүче да-конструкциясе бар (да+ хәзерге заман фигыльнең зат формасы): «сакаш да читаш» ‘синең укыйсың килә’, «да читаш погласно» ‘кычкырыбрак укы’, «сакам да читаш» ‘синең укуыңны телим’. Күчемсез фигыльнең күрсәткече — се кайтым алмашлыгы булу: «се враќа» ‘кайтырга’, «се шегува» ‘шаяртырга’; чагыштыр: «остане» ‘калырга’, «легне» ‘урынга тиз ятарга’, «легнува» ‘урынга озак ятарга’. Күчемле фигыльнең күрсәткече — Төшем килешендә кыска зат алмашлыгы булу; чагыштыр: «тоj легна» ‘ул ятты‘ (күчемсез фигыль), «тоj го легна» ‘ул аны яткырды’ (күчемле фигыль), «тоj не ќе умре» ‘ул үлмәячәк’ (күчемсез фигыль), «тоj ќе ме умре» ‘ул мине үтерә’ (күчемле фигыль). Билгеле (барлык) киләчәк заман фигыль ќе кисәкчәсе ярдәмендә, билгесез (юклык) киләчәк заман фигыль хәзерге заман фигыльнең зат формасына кушылучы не ќе кисәкчәсе яки нема да гыйбарәсе ярдәмендә ясала: «ќе каже» ‘әйтер’, «не ќе каже» / «нема да каже» ‘әйтмәс’, «ќе лежи» ‘ятачак’. Билгеле үткән заман фигыль имперфектка (не) ќе ялгану яки хәзерге заманнның зат формасына немаше да ялгану юлы белән ясала (мәсәлән, «Се збираа ќе одеа в град» ‘Алар шәһәргә барырга җыенды (барырга тиеш иде)’. Әдәби македон телендә 4 үткән заман фигыль формасы бар: аорист (эшләнеп беткән гамәлне аңлатучы фигыльләрдә), имперфект (эшләнеп бетмәгән гамәлне аңлатучы фигыльләрдә), перфектның һәм плюсквамперфектның икешәр формасы.

Фигыльнең боерык һәм хикәя төрләнешеннән кала, тагын билгеле үткән заман формасына тәңгәл килүче потенциал, кондиционал төрләнешләре (чагыштыр: «Ако ме поканевте, би дошол» (потенциал) ‘Мине чакырган булсагыз, мин килгән була идем’ — «Ако ме поканевте, ќе дойдев» (кондиционал) ‘Мине чакырган булсагыз, мин, мөгаен генә, килгән була идем’) һәм шарт-теләк мәгънәсендәге конклюзив төрләнеше бар (чагыштыр: «ќе да доjде» ‘мөгаен, ул килер’ — «ќе да дошол» ‘мөгаен ул килгәндер’).

Лексика үзгәртү

Македон теле лексикасының нигезен телнең үз славян сүзләре тәшкил итә, шул ук вакытта сөйләм телендә төрек теленнән һәм серб теленнән кергән алынмалар күп очрый. Әдәби македон телендә пуризм очрамый: терминнар һәм интернационализмнар, күпчелек очракта, серб-хорват теленнән, 1990 еллардан соң инглиз теленнән кергән.

Македон теле диалектларының үзенчәлекләре иске славян язма истәлекләрендә (Охрид китап мәктәбе) һәм урта гасырлар текстларында очрый. XIX гасырдан башлап, македон теле диалектларын һәм чиркәү-славян китап телен кулланып язылган авторлы текстлар барлыкка килә башлый. Әдәби македон теле диалектлар базасына һәм фольклорга якын, ул көнбатыш диалект төркеменең үзәк сөйләшләре нигезендә ясалган. 1945 елда, Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте составында яңа барлыкка килгән Македония халык җөмһүриятенең рәсми теле буларак, кодлаштырылган. Шул ук елны кириллица нигезендә алфавит ясалган, фонетика принцибына таянып, орфография кагыйдәләре (Македонски правопис) уйлап табылган, мәктәпләрдә македон телен укыту кертелгән.

 
Македон теле орфографиясенең беренче басмасы. 1945

Алфавит үзгәртү

А а Б б В в Г г Д д Ѓ ѓ Е е Ж ж
З з S s И и J j IК к Л л Љ љ М м
Н н Њ њ О о П п Р р С с Т т Ќ ќ
У у Ф ф Х х Ц ц Ч ч Џ џ Ш ш
 
Логотип «Викисловаря»
Викисүзлектә македон теле сүзләре исемлеген «Македон теле» төркемендә табып була.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият үзгәртү

  1. Конески Б. Граматика на македонскиот литературен jазик. Китапта: Конески Б. Избрани дела. 2 изд. Кн. 6. Скопjе, 1981.
  2. Конески Б. Историjа на македонскиот jазик. Китапта: Конески Б. Избрани дела. 2 изд. Кн. 7. Скопjе, 1981.
  3. Етнологиjа на македонците. Скопjе, 1996.
  4. Усикова Р.П. Македонский язык. Китапта: Основы балканского языкознания. Языки балканкого региона. Ч. 2. Славянские языки. СПб., 1998.
  5. Усикова Р.П. Грамматика македонского литературного языка. М., 2003.
  6. Усикова Р.П. Македонский язык. Китапта: Языки мира. Славянские языки. М., 2005.
  7. Речник на македонскиот jазик со српскохрватски толкувања. Т. 1-3. Скопjе, 1966-1968 (сүзлек, Б. Конески мөхәррирлегендә).
  8. Толловски Д., Иллич-Свитыч В.М. Македонско-русский словарь (под ред. Н.И. Толстого). М., 1963.
  9. Македонско-руски речник. Т. 1-3. Скопjе, 1997 (сүзлек, Р.П. Усикова мөхәррирлегендә).
  10. Мургоски З. Речник на македонскиот jазик. Скопjе, 2005 (сүзлек).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү