Швеция
Шве́ция (швед. Sverige [ˈsvæ̌rjɛ]), рәсми атамасы — Швеция Корольлеге (швед. Konungariket Sverige [ˈkôːnɵŋaˌriːkɛt ˈsvæ̌rjɛ]) — Европаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.
Байрак
| |
Башкала | Стокһолм |
---|---|
Халык саны | 10 161 797 (Швециядә халыкны теркәү, май 2017), 7 484 656 (1960), 7 519 998 (1961), 7 561 588 (1962), 7 604 328 (1963), 7 661 354 (1964), 7 733 853 (1965), 7 807 797 (1966), 7 867 931 (1967), 7 912 273 (1968), 7 968 072 (1969), 8 042 801 (1970), 8 098 334 (1971), 8 122 300 (1972), 8 136 312 (1973), 8 159 955 (1974), 8 192 437 (1975), 8 222 286 (1976), 8 251 540 (1977), 8 275 599 (1978), 8 293 678 (1979), 8 310 531 (1980), 8 320 503 (1981), 8 325 263 (1982), 8 329 033 (1983), 8 336 605 (1984), 8 350 386 (1985), 8 369 829 (1986), 8 397 804 (1987), 8 436 489 (1988), 8 492 964 (1989), 8 558 835 (1990), 8 617 375 (1991), 8 668 067 (1992), 8 718 561 (1993), 8 780 745 (1994), 8 826 939 (1995), 8 840 998 (1996), 8 846 062 (1997), 8 850 974 (1998), 8 857 874 (1999), 8 872 109 (2000), 8 895 960 (2001), 8 924 958 (2002), 8 958 229 (2003), 8 993 531 (2004), 9 029 572 (2005), 9 080 505 (2006), 9 148 092 (2007), 9 219 637 (2008), 9 298 515 (2009), 9 378 126 (2010), 9 449 213 (2011), 9 519 374 (2012), 9 600 379 (2013), 9 804 082 (31 июль 2015), 1 780 678 (1750), 2 020 847 (1775), 2 347 303 (1800), 2 771 252 (1825), 3 482 541 (1850), 4 383 291 (1875), 5 136 441 (1900), 6 053 562 (1925), 7 041 829 (1950), 10 000 000 (20 гыйнвар 2017, бәя), 9 954 420 (30 сентябрь 2016, Швециядә халыкны теркәү), 10 053 061 (30 июнь 2017), 10 120 242 (31 декабрь 2017), 9 747 355 (31 декабрь 2014), 10 171 524 (30 июнь 2018), 10 313 447 (30 сентябрь 2019, Швециядә халыкны теркәү), 10 327 589 (31 декабрь 2019, Швециядә халыкны теркәү), 10 343 403 (31 март 2020, Швециядә халыкны теркәү), 10 352 390 (30 июнь 2020), 10 373 225 (30 сентябрь 2020), 10 379 295 (31 декабрь 2020), 10 389 806 (31 март 2021), 10 548 336 (31 июль 2023), 10 551 707 (31 декабрь 2023), 10 564 484 (июль 2024) |
Нигезләнгән | 700-е годы |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | швед теле |
География | |
Мәйдан | 447,425.16 км² |
Координатлар | 61°N 15°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Карл XVI Густав |
Башлык исеме | Швеция премьер-министры |
Хөкүмәт башлыгы | Ульф Кристерссон |
Икътисад | |
ТЭП | 636 856 миллион US$ (2021), 585 939 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Шевитсә кронасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 8.4% (2020)[1] |
Туу күрсәткече | 1.57 (2001)[2] |
КПҮИ | 0.947 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 82.20488 ел (2015, 2016)[4] |
Джини коэффициенты | 29.3 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[7] |
Телефон коды | +46 |
ISO 3166-1 коды | SE[8] |
ХОК коды | SWE |
Интернет домены | .se |
Европа берлегенә керә.
Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.[13]
География
үзгәртүТөньяк Европаның Атлантика буе өлешендә, уртача поясының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.
Файдалы казылмалардан тимер, бакыр, кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганис, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.
Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.
Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.
Тарих
үзгәртүСкандинавия ярымутравы территориясендәге бозлар эрегәннән соң, аңа Европадан халыклар әкренләп күчеп килә башлаган.
Административ бүленеш
үзгәртүISO-код | Илтамга | Лән (Län) | Үзәк | Мәйдан (км2) | Халык саны (2013) |
---|---|---|---|---|---|
AB | Стокһолм ләне | Стокһолм | 6,519.3 | 2,163,042 | |
AC | Вәстерботтен ләне | Умео | 55,186.2 | 261,112 | |
BD | Норботтен ләне | Лулео | 98,244.8 | 249,436 | |
C | Уппсала ләне | Уппсала | 8,207.2 | 345,481 | |
D | Сөдерманланд ләне | Нүчөпиң | 6,102.3 | 277,569 | |
E | Өстергөтланд ләне | Линчөпиң | 10,602.0 | 437,848 | |
F | Йөнчөпиң ләне | Йөнчөпиң | 10,495.1 | 341,235 | |
G | Кроноберг ләне | Вәкшө | 8,466.0 | 187,156 | |
H | Калмар ләне | Калмар | 11,217.8 | 233,874 | |
I | Готланд ләне | Висбү | 3,151.4 | 57,161 | |
K | Блекинге ләне | Карлскрона | 2,946.4 | 152,757 | |
M | Сконе ләне | Малмө | 11,034.5 | 1,274,069 | |
N | Һалланд ләне | Һалмастд | 5,460.7 | 306,840 | |
O | Вәстра-Гөталанд ләне | Гөтеборг | 23,948.8 | 1,615,084 | |
S | Вәрмланд ләне | Карлстад | 17,591.0 | 273,815 | |
T | Өребро ләне | Өребро | 8,545.6 | 285,395 | |
U | Вәстманланд ләне | Вәстерос | 5,145.8 | 259,054 | |
W | Даларна ләне | Фалун | 28,188.8 | 277,349 | |
X | Гәвлеборг ләне | Гәвле | 18,198.9 | 277,970 | |
Y | Вәстернорланда ләне | Һәрнөсанд | 21,683.8 | 242,156 | |
Z | Ямтланд ләне | Өстерсунд | 49,341.2 | 126,461 |
Дәүләт корылышы
үзгәртүШвеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.
Дәүләт гимны (рәсми өлеше)
үзгәртү
Швед телендәге текст | Татар теленә тәрҗемә |
---|---|
Du Gamla Du Fria |
Борынгы азат илем |
Гимнның тарихы
“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Король җыры”) дип исемләнгән гимн да башкарыла. Ул шулай ук гимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.
Дүрт куплетлы Швеция дәүләт гимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла. Икенче куплеты югарырак тональлектә җырлана.
Дин
үзгәртүШвеция Конституциясендә ватандашларга дин тоту иреге беркетелгән. 2000 елга кадәр лютеранлык дәүләт дине хокукына ия булган. 2016 елда ил халкының 67,2 % ы — христианнар, 27 % ы — дини булмаган кешеләр, 4,6 % ы — мөселманнар, 0,1 % ы — яһүд дине, 0,2 % ы — һинд дине тарафдарлары булган. Башка тикшеренүләр буенча, 85 % ка кадәр шведлар атеистлар булып тора — бу дөньяда атеизмның иң югары дәрәҗәсе[14] .
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ 2009 елдан
- ↑ фин, меянкиели, саам, чегән һәм идиш телләре — рәсми азчылыклар телләре
- ↑ Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелгән.
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations (2013). әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
- ↑ Финляндиядә ничек яшиләр? (Швециядә) / Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан / – № 15 (11181), 2 август, 2008, archived from the original on 2014-07-23, retrieved 2012-08-13
- ↑ Atheism: Contemporary Rates and Patterns 2015 елның 5 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)