Халыкара фонетика әлифбасы
(Халыкара фонетик әлифбасы битеннән юнәлтелде)
Халыкара фонетик әлифбасы (ингл. International Phonetic Alphabet яки IPA) — бөтендөнья телләрендә фонетик транскрипция өчен кулланылган билгеләр системасы. Бу транскрипция системасында латин әлифбасы кулланыла.
Халыкара фонетик ассоциация тарафыннан 1886 елда Париж шәһәрендә авазларны чагылдыру өчен стандартлаштырылган ысул буларак булдырылган; 1900, 1932, 1989 елларда зур үзгәртүләр кертелде, 1993 һәм 2005 елларда аерым үзгәртүләр кертелде.
2005 елдагы хәле буенча Халыкара фонетик әлифбасында 107 аерым тартык һәм сузык авазны билгеләүче хәреф, 52 диакритик һәм 4 просодик билге бар.