Инглиз теле (үзисем — English, the English language) — инглизләрнең (Англиянең рәсми теле), АКШ халкының (31 штатта рәсми тел) туган теле; Ирландия, Канада, Мальта, Австралия, Яңа Зеландия дәүләтләрендә рәсми тел. Шулай ук, кайсы бер Азия дәүләтләрендә рәсми тел булып кулланыла (мәсәлән Һиндстан).[2]

Инглиз теле
Үзисем:

English (the English language)

Илләр:

Бөекбритания, АКШ, Һиндстан, Австралия, Канада, Ирландия, Яңа Зеландия, Либерия, Мальта, КАҖ.

Рәсми халәт:

Австралия, Канада, АКШ (31 штат), Бөекбритания һ. б.

Сөйләшүчеләр саны:

309-400 миллион кеше (туган тел)
199-1400 миллион кеше (икенче тел)

Дәрәҗә:

3-4 (туган тел буларак), 2 (сөйләшүчеләр саны буенча).

Халәт:

иминлектә

 Классификация
Төркем:

һинд-аурупа телләре

  • герман телләре
    • көнбатыш герман телләре
      • инглиз-фриз телләре
        • инглиз теле
Язу:

латин язуы һәм инглиз теле орфографиясе[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

анг 045

ISO 639-1:

en[1]

ISO 639-2:

eng[1]

ISO 639-3:

eng[1]

Википедия
Википедия

Википедиянең
инглиз телендә бүлеге бар!
en:Main Page

Инглиз теле туган тел булган кешеләрнең саны якынча 410 млн кеше, инглиз телендә сөйләшкәннәр саны — якынча 1,8 млрд кеше булып[3] ул бүген төп халыкара аралашу теле ролен уйный. БМО алты рәсми телләр арасында тора. Инглиз теле дөньяда иң күп сөйләшелә торган тел һәм стандарт кытай теленнән һәм испан теленнән соң туган тел буларак сөйләшелә торган өченче иң күп сөйләшелә торган тел. Инглиз теле иң киң сөйләшелә торган тел һәм 60 диярлек суверен дәүләттә я рәсми тел, я рәсми телләрнең берсе булып тора. Инглиз теле күп программалау телләренең нигезе булып тора.
Инглиз теле атамасы Бөекбритания утравына миграцияләнгән борынгы германик халыклар - англлар хөрмәтенә аталган.

Сүзлек составы үзгәртү

Гадәттә инглиз телендә якынча 170 000 сүз бар дип әйтелә яки әгәр дә искергән сүзләр дә кертелгән булса 220 000 сүз; бу раслама 1989 елдан Оксфорд инглиз теле сүзлегенең соңгы тулы басмасына нигезләнгән.[4] Бу сүзләрнең яртысыннан күбрәге исемнәр, чиреге сыйфатлар һәм җидедән бер өлеше фигыльләр. Инглиз теленең сүзлек составын 1 млн сүз иткән фараз бар — әмма бу исәпләүгә латин теле төр исемнәре, фәнни терминология, ботаник төшенчәләр, префикслы һәм суффикслы сүзләр, жаргон сүзләре, инглиз телендә бик чикләнгән кулланылышлы башка тел сүзләре һәм техник акронимнар керә.

Сүзләрнең килеп чыгышы үзгәртү

Инглиз теле булган сүзләрдән һәм аларның тамырларыннан яңа сүзләрне формалаштырудан башка, шулай ук башка телләрдән сүзләрне кабул итә. Бу башка телләрдән сүзләрне кабул итү күп дөнья телләрендә гадәти, әмма инглиз теле соңгы 1000 ел дәверендә чит тел сүзләрен алуга аеруча ачык булып тора. Инглиз телендә иң еш кулланыла торган сүзләр Көнбатыш Герман килеп чыгышлы. Балалар башта сөйләшергә өйрәнгәндә сүзләр, аеруча сөйләмдә дә, язма текстларда да күп булган грамматик сүзләр күбесенчә борынгы инглиз теленең башлангыч чорлары мирасы Герман сүзләре.

Башка телләрдә инглиз теленнән алынма сүзләр һәм калькалар үзгәртү

Инглиз теле башка телләрнең сүзлек составына көчле йогынты ясый. Инглиз теле йогынтысы сәбәпләре факторларына башка илләрдә караш җитәкчеләренең инглиз телен белүе, инглиз теленең lingua franca буларак роле һәм инглиз теленнән башка телләргә тәрҗемә ителгән китапларның һәм фильмнарның күп булуы тора. Инглиз теленең шулай үтеп керүче кулланылышы күп урыннарда инлиз теле яңа фикерләрне чагылдыру һәм технологияләрне тасвирлау өчен аеруча кулай дигән нәтиҗәгә китергән. Башка телләргә йогынты ясый торган инглиз теле юрамалары арасында аеруча Америка инглиз теле йогынты ясый. Кайбер телләрдә, мәсәлән, кытай телендә инглиз теленнән алынган сүзләр күбесенчә калькалар буларак языла, шул ук вакытта башка телләрдә, мәсәлән япон телендә инглиз теле алынмалары иҗекле язма ярдәмендә язылып керәләр. Дубляжлы фильмнар һәм телевидение программалары Европада инглиз теленең башка телләргә йогынтысының аеруча җимешле чыганагы булып тора.

Артикль кулланылышы үзгәртү

Инглиз телендә билгесезлек a/an һәм билгелелек the артикльләре кулланыла.

Язу системасы үзгәртү

Тугызынчы гасырдан бирле инглиз теле латин әлифбасы ярдәмендә язылган булган. Англо-саксон руннарында иртәрәк борынгы инглиз теле текстлары кыска язмалар булып тора. Хәзерге көнгә кадәр сакланып калган борынгы инглиз телендә әдәби эшләрнең күпчелеге латин әлифбасы белән язылган. Хәзерге инглиз теле әлифбасында латин әлифбасының 26 хәрефе бар: a, b, c, d, e, f, g, h, i, j, k, l, m, n, o, p, q, r, s, t, u, v, w, x, y, z (аларның шулай ук баш хәреф формалары бар: A, B, C, D, E, F, G, H, I, J, K, L, M, N, O, P, Q, R, S, T, U, V, W, X, Y, Z).

Әлифба үзгәртү

  1. A a [eɪ]
  2. B b [biː]
  3. C c [siː]
  4. D d [diː]
  5. E e [iː]
  6. F f [ɛf]
  7. G g [dʒiː]
  8. H h [eɪtʃ]
  9. I i [aɪ]
  10. J j [dʒeɪ]
  11. K k [keɪ]
  12. L l [ɛl]
  13. M m [ɛm]
  14. N n [ɛn]
  15. O o [oʊ]
  16. P p [piː]
  17. Q q [kjuː]
  18. R r [ɑɹ] яисә [ɑː]
  19. S s [ɛs]
  20. T t [tiː]
  21. U u [juː]
  22. V v [viː]
  23. W w [ˈdʌb(ə)l juː]
  24. X x [ɛks]
  25. Y y [waɪ]
  26. Z z [zɛd], [ziː]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү