Мальта
Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.
Байрак
| |
Башкала | Валлетта |
---|---|
Халык саны | 423 374 (2013) ![]() |
Нигезләнгән | 21 сентябрь 1964 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | мальта теле, инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 316.0 дүрткел километр |
Координатлар | 35.8833°N 14.5°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Георг Вильям Велла |
Хөкүмәт башлыгы | Джозеф Мускат |
Crefydd/Enwad | Һинд дине, Христианлык ![]() |
Икътисад | |
ТЭП | $12 538 миллион (2017) ![]() |
Акча берәмлеге | евра́ |
Инфеләсә | 1.0% (2016) |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.38 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.839 (2014)[3] |
Яшәү озынлыгы | 81.79756 ел (2015, 2016)[4] |
Пинсә яше | 62 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | BS 1363[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[7] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[6] |
Телефон коды | +356 |
ISO 3166-1 коды | MT |
ХОК коды | MLT |
Интернет домены | .mt |
Аурупа берлеге әгъзасы.
ТарихыҮзгәртү
Аурупадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.
1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз әрмесе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.
1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.
Сәяси төзелешҮзгәртү
Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/MLT.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 6,0 6,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.