Катар
Катар (гарәпчә قطر рәсми атамасы (гарәпчә دولة قطر, Дәүләт Катар) – көньяк-көнбатыш Азияда урнашкан дәүләт (әмирлек). Ул Гарәп ярымутравының төньяк-көнчыгышындагы Катар ярымутравын алып тора. Согуд Гарәбстаны белән көньякта чиктәш, башка бар яктан да Фарсы култыгы сулары белән юыла. Төньяк-көнбатышта Бәһрәйн утраулары белән, көньяк-көнчыгышта – БГӘ белән диңгез чиге бар. Башкаласы булып Доха шәһәре тора.
Байрак
| |
Шигарь | Where dreams come to life ![]() |
---|---|
Башкала | Doha |
Халык саны | 2 639 211 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 1870 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 11,437 км² |
Координатлар | 25.26954°N 51.21277°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Tamim bin Hamad Al Thani |
Хөкүмәт башлыгы | Мохаммед бин Абдулрахман бин Джассим Аль Тани |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 179 677 миллион US$ (2021), 237 296 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | Катар риялы |
Туу күрсәткече | 2.026 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.855 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 78.184 ел (2016)[3] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | тип D,[5] BS 1363[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[7] |
Челтәр көчәнеше | 240 вольт[5] |
Телефон коды | +974 |
ISO 3166-1 коды | QA |
ХОК коды | QAT |
Интернет домены | .qa |
Катар – Россия һәм Ираннан соң дөньяда табигый газ экспорты буенча өченче урында тора, шулай ук бик күп нефть һәм нефтьтан эшләнгән әйберләр дә экспортлый. ОПЕК әгъзасы.
VII гасырдан башлап Гарәп хәлифәлегенә керә. 13-14 гасырларда Бәһрәйн әмирләре кулында; XVI г. башында – португаллар хакимлеге, аннары Госманлы Дәүләте идарәсе астында. 1916–71 елларда Бөекбритания протектораты астында.
Дәүләт төзелеше үзгәртү
2003 елның 29 апреленда кабул ителгән Конституция буенча Катар – Абсолют монархия.
Әмир бер үк вакытта дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы булып тора. Аның хакимияте шәригать кануннары белән чикләнгән.
Илдә 35 әгъзалы Мәҗлес Шурасы (гарәпчә مجلس الشورى, Мәҗлис әш-Шура) эшли.
Административ бүленеш үзгәртү
Катар 10 муниципалитетка бүленгән (гарәпчә بلديات – бәләдият).
№ | Муниципалитет | Мәркәз | Мәйдан, км² | Халык (2004), кеше |
---|---|---|---|---|
1 | Әд-Доха | Доха | 158,71 | 338 760 |
2 | Әл-Җувария | Аль-Джувария | 622,74 | 2 282 |
3 | Әл-Җумалия | Әл-Җумалия | 2 611,70 | 13 085 |
4 | Әл-Хор | Әл-Хор | 1 001,44 | 31 611 |
5 | Әл–Вакра | Әл–Вакра | 777,31 | 31 009 |
6 | Әр-Райян | Әр-Райян | 893,48 | 272 583 |
7 | Җариян-әл-Батна | Өмме-Баб | 3 906,53 | 6 308 |
8 | Әш-Шамаль | Әр-Рувәйс | 902,11 | 5 400 |
9 | Өмме-Саләл | Өмме-Саләл | 470,37 | 31 975 |
10 | Мәсаид | Мәсаид | 176,68 | 9 870 |
Халык үзгәртү
Халыкның 40% гарәпләр. Шулай ук Пакистан чыгышлы (18 %) кешеләр, Һиндстаннан (18 %), Ираннан (10 %) һәм башка гарәп илләреннән кешеләр яши. Рәсми тел – гарәпчә, инглиз теле киң кулланылышта.
Дин үзгәртү
Дәүләт дине – ислам (сөнни), иранлылар – шигыйләр. Катарда яшәүче халыкның 70-75 % ы мөселманнар, христианнар — 13,8 %, һинд дине вәкилләре — 13,8 %, буддачылык тарафдарлары — 3,1 %, халык динендәгеләр 1 %, яһүдләр 1 %, башка диндәгеләр — 0,7 %[8].
Табигать үзгәртү
Илнең бөтен территориясе диярлек – чүл. Су аз, нигездә диңгез суын тоссызландыру юлы белән табыла.
Икътисад үзгәртү
Илдә нефть һәм газ тотрыклы рәвештә чыгарыла. Заманча инфраструктура бар. Бюджет профицитта. Ләкин ил чит ил эшчеләренә бәйле һәм барлык чималны да тыштан кертә.
Чыганак үзгәртү
http://ru.wikipedia.org/wiki/Катар
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; ас башлык: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 5,0 5,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Demographics of Qatar(ингл.)