Гарәп хәлифәлеге

Гарәп хәлифәлеге яки Гарәп хәлифәте (гарәпчә خلافة إسلامية‎ — Ислам хәлифәте) — VII—IX гасырларда гарәп яулары нәтиҗәсендә килеп чыккан һәм хәлифәләр белән җитәкләгән теократик Ислам дәүләте.

Гарәп Хәлифәлегенең үсеше
Гарәп Хәлифәлеге 750 елда

VII гасырда пәйгамбәр Мөхәммәд Хиҗазда Хәлифәтнең башлангыч нигезен - мөселман өммәтләр җәмгыятенә нигез сала.

610 елдан пәйгамбәр Мөхәммәд вәгазь итү эшчәнлеген башлый.

623 елда Мөхәммәд җитәкләгән гаскәр Ислам динен саклау һәм тарату максатыннан Мәккәдәге мәҗүси кабиләләргә каршы сугыш башлый.

630 елда Мөхәммәд гаскәре Мәккә шәһәрен ала. 632 елга бөтен Гарәпстан ярымутравы Мөхәммәдкә буйсына.

Мөхәммәд үлгәннән соң, гарәп гаскәре Азиядә, Африкада, Аурупада зур биләмәләрен яулап ала.

Гарәп һөҗүмнәреннән Иранда Сасанид дәүләте, Гассанид дәүләте, Вестготлар патшалыгы, Кавказ Албаниясе, Хәрәзем, Согд, Синд дәүләте җимерелә. Византия империясе Мисыр, Сүрия, Месопотамия, Крит, Мальта, Сицилия, Родос, Эгриси, Фәләстинне югалта.

Гарәп гаскәрләре франкларга каршы сугышларда Пуатьега кадәр җитә, хәзәрләргә каршы сугышларда Дон яки Днепрга кадәр җитә, көнчыгыш яуларда Раҗастан һәм Таласка кадәр җитә.

Дәверләр үзгәртү

Гарәп Хәлифәлегенең тарихы өч төп дәвергә бүленә:

Төрле чорларда башкаласы төрле урында булган:

Төп мәкаләләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү