Крит (грек.Κρήτη) — Грециянең иң зур, ә Урта диңгезнең зурлыгы буенча 5-енче утравы, Аурупадан 110 км, Азиядән 175 км, ә Африкадан 300 км ераклыкта урнашкан. Утрау өч диңгез тарафыннан юыла - Ионик, Ливия һәм Эгей диңгезләре.

Крит
грек. Κρήτη
Сурәт
Демоним cretesi
Дәүләт  Греция[1]
Башкала Ираклион[d]
Административ-территориаль берәмлек Крит[d]
Сәгать поясы UTC+02:00 һәм UTC+03:00
Урын Эгей диңгезе
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Урта диңгез, Крит диңгезе[d] һәм Ливия диңгезе[d]
Иң югары ноктасы Ида тавы[d]
Халык саны 623 065 (2011)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 2456 метр
Акча берәмлеге евро
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Озынлык 254 km
Киңлек 60 km
Мәйдан 8335,88 км²
Рәсми веб-сайт crete.gov.gr
Харита сурәте
Феноменның икътисады Крит икътисады[d]
Җирле телефон коды 2821
Илнең телефон коды +30
Объектның күренешләре өчен төркем Төркем:Крит күренешләре[d]
Карта
 Крит Викиҗыентыкта

Критның туристик истәлекле урыннары үз өчен ала: Кносс, Малья, Фест, Гортина һ.б.археологик казылмалар; Ретимнондагы венециан сарае, Самарий тарлавыгы, Лассити яссытаулыгы һәм Зевс мәгарәсе.

Крит, Аурупада иң борынгылардан саналган Миной цивилизациясенең (б.э.к. 2600 - 1400 еллар) үзәге булган.

 
Гортинада Тимпаки һәм Агиа Варвара арасындагы «Зур Язу» таш тактасы
 
Гортинадан 12 баганалы шәһәр кануннарының комплектлы күчерелмәсе

Төп мәкалә: Крит тарихы

Критта кешеләр тарихы б.э.кэ 7000 елларда, неолит чорында башлана. Шул вакытларда, яшәүчеләре авыл хуҗалыгы һәм терлекчелк белән шөгыльләнгән, беренче тораклар барлыкка килгән. Алар таш өйләрдә, сирәк кенә мәгарәләрдә яшәгәннәр. Илифииас (Ειλειθυίας), Стравомити (Στραβομύτη), Эллиноспилио (Ελληνοσπήλαιο) мәгарәләрендә эш, сугыш кораллары, таштан һәм сөяктән пычаклар, шулай ук, уңдырышлылык алиһәсенә багышланган дини әсбаплар да табыла. Б.э.к. II ел башына Крит утравында, Кносс, Фесте, Малья һәм Зарко шәһәрләрендә үзәкләре булган, дүрт җирле патшалык барлыкка килә.

География

үзгәртү
 
Крит утравы харитасы
 
Самарий тарлавыгы

Крит — Грециянең 13 өлкәсенең берсе. Грециянең иң зур, ә Көнчыгыш Урта диңгезнең икенче утравы. Эгей диңгезенең көньяк өлешендә урнашкан. Критның башкаласы - Ираклион. Утрауның мәйданы - 8336 км². Диңгез ярлары сызыгының озынлыгы - 1046 км. Критта 650000 кеше яши (2005 елгы мәгълүмат буенча).

  • Ак Таулар яки Лефка Ори, утрауның көнбатышында (2452 м га хәтле)
  • Ида яки Псилорит, үзәк өлештә (2456 га хәтле)
  • Диктей яки Ласифий таулары (2148 м га хәтле).

Критта, эшкәртү өчен җитәрлек сулы һәм уңдырышлы туфраклы, тауда урнашкан җирләр күп. Аларның иң эреләре: Ласифий, Омалос һәм Нида яссытаулыклары. Шулай ук тауларда, элек культ урыны буларак кулланылган, мәгарәләр күп.Иң мөһим мәгарәләрдән түбәндәгеләрне атап була: Диктей, Идей, Мелидон (Апокорон виләятендә), Омалос (ном Ханья) һәм Сентони (ном Ретимно) мәгарәләре.

Меңәрләгән тегермәннәре белән Лассити яссытаулыгы - Крит авыл хуҗалыгы үзәге - диңгез өслегеннән 850 га хәтле биеклектә төзелгән, тау авыллары белән әйләндереп алынган. Анда Диктееон Андрон мәгарәсе урнашкан(анда риваятьләр буенча борынгы грек иләһләренең атасы - Диас (Зевс) туган).

Критта елгалар әз һәм алар кечкенәләр, берничә күл бар, иң зурысы - Курна, Апокорон виләятендә.

Крит ике климатик өлкәдә урнашкан - Урта диңгез һәм Төньяк-Африка зоналары. Утрауда климат уртача, дымлылык - диңгезгә якынлыкка карап, югары булырга мөмкин. Кыш җылы, ләкин җилле. Тигезлекләрдә кар яумый диярлек, ә таулы өлкәләдә ул еш күзәтелә. Җәй дәвамында җылылык 20 дән 30 °кача. Критның көньяк яр буенда Төньяк-Африка климатик зонасы булу сәбәпле, җәен температура югарырак, ә кышлар җылырак.

Икътисад

үзгәртү

Элек Крит икътисады, нигездә, авыл хуҗалыгына нигезләнгән була, ләкин 70 еллар үзгәртеп корулары нәтиҗәсендә, хәл үзгәрә башлый. Сәнәгый өлкәдә төшү, ә хезмәт күрсәтү өлкәсендә үсеш күзәтелә. Крит икътисадының 3 өлкәсе дә(авыл хуҗалыгы, эшкәртү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре) үзара берләшкәннәр һәм бер-берсенә бәйлеләр. Эшсезлек 4 % тирәсе (Греция буенча 8 %). Грециянең башка өлкәлрендәге кебек үк, монда да зәйтүн үстерү икътисадта мөһим урын алып тора.

Транспорт

үзгәртү

Һава транспорты

үзгәртү

Утрауда өч аэропорт бар:

Диңгез транспорты

үзгәртү

Күпсанлы паромнар Критның төньяк яр буен Пирей һәм Эгей диңгезенең башка утраулары белән тоташтыралар. Төп портлар - Ираклион һәм Ханья. Шулай ук, Кроме того, Палеохора һәм Критның көньяк-көнбатышындагы Хора Сфакион һәм Гавдос утравы арасында диңгез юллары бар.

Автомобиль транспорты

үзгәртү

Критның төп автоюлы - бөтен утрау буенча, төньяк яр буеннан үтүче Яңа Милли юл. Ул Киссамостан алып Ситиягә хәтле төп шәһәрләрне тоташтыра. Аңа, утрауның үзәгендәрәк урнашкан, торак урыннарына җирле юллар чыга.

Города

үзгәртү
 
Айос-Николаос

Критның эре шәһәрләре:

Территориаль бүленеше

үзгәртү
 
Критның территориаль бүленеше

Крит утравы — Греция периферияләренең берсе. Дүрт номнан тора:

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү