Урта диңгез

диңгез
Урта диңгез
Урнашу Авразия белән Африка арасы
Мәйдан 2 500 мең км2
Иң зур тирәнлек 5121 м
Уртача тирәнлек 1541 м
Үтә күренмәлелек 50—60 м.га кадәр м
Күләм 3839 мең км3
Коючы елгалар Эбро, Рона, Тибр, По, Нил һ.б.


Урта диңгезАтлантик океанның бассейнына караган һәм аның белән Гибралтар бугазы ярдәмендә тоташкан материкара диңгез. Ул Альборан, Балеар, Лигурий, Тиррен, Әдрән, Ионик һәм Эгей диңгезләрен үз эченә ала. Аның бассейнына шулай ук Мәрмәр, Азак диңгезләрен һәм Кара диңгезне кертәләр.

Тарих үзгәртү

Бүгенге көндәге Урта диңгез борынгы Тетис океанының калдыгы булып санала. Тетис океаны Урта диңгездән күпкә киңрәк һәм көнчыгышка таба җәелгән булган. Арал, Каспий, Кара диңгез һәм Мәрмәр диңгезләре шулай ук Тетисның калдыклары булып торалар. Ихтимал, элек Тетис бар яктан да коры җир белән әйләндереп алынган булгандыр, Пиреней ярымутравын Африка белән исә коры җир тоташтырып торгандыр.

Физик-географик белешмә үзгәртү

Урта диңгез 21 илнең ярларын юа:

Аурупада (көнбатыштан көнчыгышка): Бөек Британия (Гибралтар), Испания, Франция, Монако, Италия, Мальта (ил), Греция, Төркия (Аурупадагы өлеше), Черногория, Хорватия, Албания, Словения;
Азияда (төньяктан көньякка): Төркия (Азиядагы өлеше), Сирия, Кипр Җөмһүрияте, Лөбнан, Исраил һәм Мисыр (Азиядагы өлеше);
Африкада (көнчыгыштан көнбатышка): Мисыр (Африка өлеше), Ливия, Тунис, Алжир, Марокко һәм Испания.

Мәйданы 2 500 мең км².

Суының күләме 3 839 мең км³.

Уртача тирәнлек 1 541 м, максимум — 5 121 м.

Иң эре утраулар: Балеар утраулары, Корсика, Сардиния, Сицилия, Крит һәм Кипр.